Тарих ясаучы рәссам

Тарих ясаучы рәссам

Инде февраль аенда ук, Казан Кремлендә, искиткеч күргәзмә ачылышында булдым. «Болгар риваятьләре» дип аталучы бу чарада, Татарстанның танылган рәссамы Булат Гыйльванов эшләре тәкъдим ителде. Берәүләр, бәлки, бу исемне беренче тапкыр ишетәдер, тик, чынлыкта, ул Русиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә танылып өлгергән рәссам. Әле яшь булуына карамастан, Булат – РФ һәм ТРның Рәссамнар берлеге әгъзасы, Бакый Урманчы һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты. Ул Франция, Англия, Төркия, Казахстан, Италия кебек илләрдә һәм Русиянең күпсанлы шәһәрләрендә булган күргәзмәләрдә катнашкан. Аның эшләре ТР Дәүләт музеенда, «Казан» милли мәдәни үзәгендә, Русия һәм чит илләрнең дәүләт һәм шәхси тупланмаларында саклана.

Булат Гыйльванов исемен күп китапларда да күрергә мөмкин. Чөнки ул китаплар графикасы остаханәсен тәмамлаган, Санкт-Петербургтагы И.Е. Репин исемендәге Рәсем, скульптура һәм архитектура институтының графика факультетында укыганда ук нәшриятта эшләп, бик күп китаплар тышлыгын бизәгән. Театрда сәхнә бизәүдә эшләп алган, «Бибинур» фильмын төшергәндә дә актив катнашкан. Ә кызыксынуларына килгәндә, ул бик эчтәлекле шигырьләр яза, гитарада уйный, Туфан Миңнуллин, Гаяз Исхакый китапларын укырга ярата…

«Болгар риваятьләре» дип исемләнгән күргәзмәдә нәкъ менә әлеге рәссамның эшләре тәкъдим ителү дә аның киңкырлы шәхес булуы хакында да сөйли. Булат Гыйльванов тарих белән бик нык кызыксына. Мәсәлән, «Алтынчәч» картиналар сериясендә ул күпләребез оныткан тарихны чагылдырып, кабат искә төшерергә омтыла. «Кыйссаи Йосыф» темасына мөрәҗәгать итеп, пәйгамбәрнең тормыш юлын күрсәтә…

– Сөембикә-ханбикәне бөтен кеше белә, ә менә Алтынчәчне белеп бетермиләр, – ди Булат үзе. – Монголлар явы вакытында Болгар ханы кызы Алтынчәч һәм аның 40 иптәш кызы Биләрне яклау өчен, хәрби киемнәр киеп, коралланып сугышта катнашкан. Әлбәттә, көчләр тигез булмагач, кызлар һәлак булган. Элеккеге Болгар ханлыгының башкаласы Биләр шәһәрендә Кызлар зираты дигән урын бар һәм сугышчы кызлар шунда җирләнгән. Алтынчәч образы – ул безнең халыкның баш бирмәс ихтыяр көче, иреккә омтылыш символы.

– Булат, ә син ул кызларның йөзен, тышкы кыяфәтен кайдан алып ясыйсың?

– Хәзер Татарстанда яши торган кызлар элеккеге Болгар ханлыгындагы кызлардан бик аерылып торадыр дип уйламыйм. Шуңа күрә аларның йөзе бүгенге кызлардан алына, ә менә киемнәре, тышкы тирәлек – барысы да археологик кызылмалар, тарихи исбатланган фактларга нигезләнеп ясала.

– Син – гаҗәеп талантлы рәссам – ни өчен Петербургта гына калмадың, яисә бөтенләй чит илгә күчеп китмәдең? Читтә синең иҗатны күпкә югарырак бәяләрләр иде.

– Чит илгә күчеп китү җиңел бит ул. Без бу җирдә туганбыз икән, димәк, без монда кирәк. Мин туган шәһәрем Алабуганы, хәзер инде Казанны да үлеп яратам. Иҗатымны да үз халкым тарихына багышладым. Аның бөек киләчәге барлыгына ышанам һәм аның тарихын да үз рәсемнәремдә булдыра алганча ачык һәм матур итеп күрсәтергә омтылам. Бүгенге заман кешесенә үз тамырларыбызны күрсәтергә телим. Бу минем тормыш максатыма әйләнде кебек.

– Булат, әгәр дә хәзер яшьлеккә кире кайтып, яңадан сайлау мөмкинлеге булса, нинди һөнәрне сайлар идең?

– Нефтьче булыр идем. (Көлә.)

– Ә нишләп баштан ук нефтьче булмадың?

– Үземне белә башлаганнан бирле, рәссам булачагымны белә идем. Балалар бакчасында ук рәсемнәр ясый башладым. Шишкинның музей-йортына бару да миндә зур тойгылар уятты, аның кебек итеп рәсем ясыйсым килә башлады. Элек бит сәнгать мәктәбенә 5нче сыйныфтан гына алалар иде, ә минем балачакта 2нче сыйныфтан башлап эксперименталь төркем тупладылар. Әти мине И.И. Шишкин исемендәге Алабуга сәнгать мәктәбенә илтеп бирде. Әтием үзе дә рәсемнәрне бик матур итеп ясый иде, аның армия альбомы гына да ни тора. Менә шулай итеп, ул биргән юнәлеш буенча киттем, дисәм дә була. Аннары 1991 елда Чаллының сәнгать училищесын тәмамладым.

– Ни өчен син нәкъ менә графика факультетын сайладың?

– Ул вакытта төрле графика техникалары белән кызыксындым. Литография, офорт, ксилография, линогравюра… Хәзер исә буяулар белән эшләнә торган рәсемнәр (живопись) белән күбрәк шөгыльләнәм.

– Булат, күпчелек иҗат кешеләренең төнлә эшләвен беләм. Шагыйрьләр, язучылар, әйтик. Рәссамнар бу яктан ничек?

– Рәсемнәрне көндез ясарга кирәк шул, чөнки лампадан төшкән ут яктысы буяуларның төсләрен дөрес күрсәтми.

– Димәк, рәссамнарның эш сезоны, балта осталарыныкы кебек үк җәй булып чыга? Кыш көне көннәр кыска, яктылык та аз бит.

– Дөрес. Җәй көне күбрәк эшләү мөмкинлеге бар, тик кыш көне дә ял итеп ятмыйсың инде.

– Иҗади һөнәр ияләре белән чагыштырып шунысын да сорыйм әле: күп язучылар, композиторлар иҗат иткәндә спиртлы эчемлексез эшли алмый. Мәсәлән, Высоцкий хәтта аракыга багышлап җырлар язган. Ниндидер шедевр иҗат итү өчен рәссамнар да спиртлы эчемлеккә үрелмиме?

– Үземнең беркайчан да эчкәнем юк, рәсем аек акыл белән генә туа ала. Мин белгән башка рәссамнар да, тормышта эчсә дә, эшләгәндә беркайчан эчмиләр.

– Журналист өчен язу – ул профессия. Үзеңне мәҗбүр итеп тә язарга өйрәтәсең. Ә рәсем очрагында, әгәр син эшләргә теләмисең икән, үзеңне мәҗбүр итеп эшләп буламы?

– Бик булмый шул. Бик-бик катлаулы, чөнки күңелеңне биреп эшләгәндә генә рәсем туа. Иҗат җимеше үзеңә кадерле булганда гына, башкаларга да якын була. Әгәр рәсем үзеңә ошамый икән, әгәр син аны бар җаныңны биреп эшләмисең икән, ул башкаларга да ошамаячак. Тик, ни кызганыч, эш барышында үзеңне мәҗбүр итәргә туры килгән вакытлар да булырга мөмкин, ләкин «аппетит ашау вакытында килә» дигән кебек, эшкә тотынгач аңа абайламый да кереп китәсең.

– Булат, инде бик күптән Марк Шагал эшләре күргәзмәсенә барган идем. Нишләптер синең иҗатны аныкы белән параллель куеп карадым әле. Ул да бит график булган, аннары буяулы рәсемнәр ясый башлаган. Инҗилгә мөрәҗәгать итеп, андагы образларны гәүдәләндерергә тырышкан. Синең иҗатта да пәйгамбәр образын, ягъни Кыйссаи Йосыф темасын күрдем. Син үз иҗатыңны ниндидер рәссамныкына якын дип саныйсыңмы? Ниндидер кумирың, охшарга тырышкан рәссамың бармы?

– Төрле рәссамнарны яратам. А. Серов, Фешин, Врубель, Эрнст Фукс, Гигер, Эндрю Уайет. Борынгы миниатюралар, борынгы Мисыр, Шумер һәм башкалар. Алар бик күп. Мин алардан өйрәнәм, үземә илһам алам, ләкин берсенә дә охшарга тырышмыйм, минем үз юнәлешем, үз юлым бар дип саныйм.

– Булат, әңгәмә өчен зур рәхмәт! Гел шундый гади, кешелекле, ихлас бул! Иҗат уңышлары телим!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии