Матурлыктан илһам туа

Матурлыктан илһам туа

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», – диләр. Әлеге мәкальне ир-атлар турында гына түгел, һичшиксез, хатын-кызлар хакында да әйтеп була. Хатын-кыз өй, бакча тирәсендәге тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрне төгәлләүгә, яңадан үзенә нинди дә булса шөгыль эзләргә ашыга бит.

Чуашстан Республикасының Урмай авылында туып, хәзер Татарстанда, Апас районында яшәүче Светлана апа Салаватуллина бер генә минут та эшсез тора алмый. Бакча, өйдәге көндәлек эшләрдән кала, ул күңеленә якын булган кул эшләренә дә вакыт таба. Күп кенә ирләр дә эшләргә иренгән, яисә бөтенләй дә эшли белмәгән эшләрне дә «җәлт» кенә башкарып чыга. Ир-ат эшеннән бер дә курыкмый, барын да булдыра: кадак кагу, җир казудан башлап, нигез салуга кадәр. «Кул эшләренә осталык әниемнән килсә, ир-ат һөнәрләрен әтиемнән үзләштергәнмен», – ди Света апа бу хакта.

Капканы ачып керүгә җиләк-җимеш агачы, кар астыннан баш калкыткан уенчык гөмбәләр, таштан ясалган кабак «гаиләсе» Света апаның бар эшнең дә тәмен белеп, ямь өстәп, җанландырып эшләвенең мисалы булып тора.

Өй эченә үтсәң, зәвык, җылылык белән эшләнгән бүлмәләргә тап буласың. Җанга әйтеп бетереп булмаслык соклану үтеп керә. Сокланмаслык та түгел бит! Света апаның кул эшләреннән зур күргәзмә оештырып була. Яндырып йолдызнамә итеп төшерелгән яки тозлы камырдан чәчәкләр җыеп ясаган картиналар, макроме белән үрелгән бизәкләр, көзгедән ясалган өстәл – боларның барысын да Света апа өендә очратып була.

Өй эчендә үскән алмагач күргәнегез бармы? Минем дә күргәнем юк иде. Ә менә Света апаларга кунакка баргач, шундый алмагачны күрдем. Алмалары кәгазьдән булса да, кошлары сайрамаса да, кыш көне дә алмаларны мулдан биреп торучы агач бик күркәм күренә.

Көзге, пыяла һәм берничә такта кисәге ярдәмендә Света апа кечкенә өстәл дә ясап куйган. Бизәкләренә карагач, әкияттәге хан сараенда урын алырга тиештер бу, дип уйлап куясың. Бер яктан, гади генә эшләнә торган, икенче яктан, әкияти булган бу өстәлнең барлыкка килүендә көзге кисәге зур роль уйнаган икән. «Өстәлнең үлчәмнәрен шул көзге үлчәменә китереп ясадым. Пыяла табу җиңел булса да, такта үлчәмен дөрес алу мәшәкатьлерәк иде. Кибеткә әллә ничә тапкыр барырга туры килде», – ди Света апа.

Изображение удалено.

Иң яраткан кул эше дип Света апа тозлы камырдан картиналар ясауны атый. Быел кыш көне генә дә кырыклап картина ясаган. Аны ясауга ике көн җитә икән. Беренче көнне камырдан бизәкләр ясап, мичтә киптерәсең. Икенче көнне исә аларны буяп, картина ясыйсың. Света апаның бу шөгылен күпләр яратып өлгергән. Якыннарына, дусларына бүләк итәр өчен заказ буенча ясатучылар да шактый.

Кул эшләрегез шундый күп. Идеяларын кайдан аласыз, Света апа?

– Хәзер интернетта бөтен әйбер дә бар бит. Күп очракта, интернетта берәр кул эшенең фотосурәтен күрәм дә, ясап карарга булам. Тик минем беркайчан да интернеттагы схемалар буенча эшләгәнем юк. Үз фантазиямә нигезләнәм.

– Илһам һәрвакыт килмәскә дә мөмкин…

– Әлбәттә. Тик мондый матур хоббидан арынып та булмый. Шунысы да бар, кемдер буш вакытын телевизор карап, интернетта утырып уздыра. Ә кемнәрдер бөтенләй дә эшсезлектән интегеп, начар юлга басарга мөмкин. Эштән кайтып, өй тирәсендәге эшләрне карагач, берәр кул эше белән шөгыльләнсәм, күңелем ял итә, – ди Света апа.

Яратып башкарган эш күңелсез уйлардан гына коткарып калмый, ә тирә-юньгә матурлык өстәп, якыннарың, дусларың өчен «менә» дигән бүләк тә була ала бит. Үзем дә кул эшләрен яратканга, Света апаның эшләренә сокланып, «Мин дә шулай ясыйм әле» дип карадым. Кунактан кайткач, мин дә өйдә алмагач «үстерергә» булдым. Кул эшләре матурлык та, күңел җылысы да, илһам да алып килә бит ул!

Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

Комментарии