«Мәҗлеснең дә модасы бар»

«Мәҗлеснең дә модасы бар»

Белешмә

Тулы исеме: Ильяс Расим улы Галиев

Туган көне: 19 сентябрь

Туган ягы: Кукмара районы Яңа Сәрдек авылы

Белеме: Арча педагогия көллияте, Татар дәүләт гуманитария институты

Гаилә хәле: өйләнгән

Күптән түгел генә иң якын иптәш кызым кияүгә чыкты. Туй дигәч тә мул табын, уен-көлке, җыр-биюләр күзалдына килсә дә, бу хәбәр турында ишеткәч үк күңел тулды. Балачак дусты, мәктәптә ничә еллар бер парта артында утырган, сердәшче, киңәшче, җитмәсә, күрше дә булган иптәш кызны әллә кая, Яр Чаллыга ук кияүгә озату бик авыр иде миңа. Бу туй тормышымның иң матур, эчкерсез елларын урлый, иң газиз кешемнән аера, авылның иң якты почмагындагы ялкынны сүндерә кебек тоелды. Мәҗлестә дә күз яшьләремне тыя алмам дигән идем, тик… Тамаданың осталыгы бу уйларны бер мизгелдә куып таратты да, рәхәтләнеп күңел ачарга мөмкинлек бирде. Уйнадык та, көлдек тә, биедек тә, бер иптәш кыз әйтмешли, ашарга көчкә җитештек.

Үз гомеремдә туйларга аз йөрмәдем. Кәбисә елы булуга карамастан, алар быел аеруча күп булды. Тамаданы да юньле-юнсезгә аерырга өйрәнелгән. Бу туйдагы тамаданы исә юньле дип кенә түгел, ә бик яхшы дип бәяләдем. Кызыксынучанлыгым үзенекен итте, аның белән якыннан танышып, әзрәк сөйләштерәсе иттем.

Төркемнең әйдәп йөрүчесе, төп алып баручы Ильяс Галиев тамадалык белән күптәннән шөгыльләнә икән.

– 2004 елда абыйның туен бер билгеле алып барды. Аңарчы авылда андый туй булганы юк иде, безне байлар икән, дип сөйләделәр. Әни эшләми, әти гади колхозчы булган гаилә ничек бай булсын ди?! Тиздән үзем дә шушы юнәлештә профессиональ дәрәҗәдә эшләп карарга уйладым. Элегрәк егетләрне армиягә озату кичәләрендә, туган көннәрдә дә бар якны килештереп, елаганчы көлдереп, туйганчы күңел ачтырып, халыкны бәйрәм иттереп кайта идем. Бер карарга килгәч, бик күп сценарийлар өйрәндем, видеолар карадым, осталык чарладым. Үз алып бару стилемне, сценарийны булдырдым. Конкурентларны да күздән ычкындырмаска кирәк. Мәҗлесләрнең дә үз модасы бар, заманына күрә яңалыгы өстәлеп кенә тора.

– Эшли башлау – бер хәл. Мондый төркемне ничек туплый алдың?

– Дөресен генә әйткәндә, мин түгел, ә мине тупладылар бугай. (Көлә.) Хәзергәчә бергә эшләүче Фазылның миңа кадәр үк туйларда йөргәне бар иде. Ул тәкъдим итте дә, финанс ягына кызыгып чыгып киттем. Ни өчен дигәндә, аңарчы ссуда белән йорт алган идем, аны түләргә айлык хезмәт хакы китеп барды. Җырчыбыз Сиринәгә килгәндә, ул – минем укучы. Мәктәптә үк актив, тере, чая кыз иде. Аны сынап карадык, халык яратты һәм ул шулай төркемгә кереп китте. Ул чакта әле туйларның кеше гомерендә бер тапкыр гына була торган бәйрәм икәнен бәяләп бетермәгәмен. Хәзер бөтенләй башка мөнәсәбәт. Җаваплылык зуррак.

– Җаваплылык белән бәяләр дә арттымы?

– Бәя ягыннан, башкалар белән чагыштырганда, без бик арзан алабыз. Республиканың төрле районнарына йөрсәк тә, юл өчен дип, кайберәүләр кебек өстәмә меңнәр сораган юк. Казандагы алып баручылар кебек каерсак, айга бер белән дә рәхәтләнеп яши алыр идек, мөгаен.

– Соңгы арада хәләл туйлар уздыру популярлаша. Сезгә дә шундый туйлар алып барырга туры килгәне булмадымы?

– Әгәр соңгы 5 ел эчендә 200ләп туй алып барган булсам, шуның нибары 10ысы гына хәләл булды. Бер тапкыр казый Җәлил хәзрәт белән бер туйда булырга туры килде. Нинди диндәге халык, нинди төрдәге туй булса да теләп алынам. Биш-алты тапкыр керәшеннәрдә дә туй алып барырга туры килде. Алар белән бигрәк тә җиңел. Рәхәтләнеп, өстәл тутырып җырлап, бер-берсенең күңелен күреп утыралар, уеннарда бик актив катнашалар. Үз җырларын бик матур итеп җырлыйлар. Миллилек көчле, туйларда шул сизелә. Ә менә яшьләр кайда да берүк, ләкин шул ук вакытта һәр туй үзенчәлекле.

– Гомумән алганда, сценарийны еш үзгәртәсезме?

– Бер үк компаниягә (яки күпчелек инде бер тапкыр күргән) барырга туры килсә, җырчыны да, уеннарны да үзгәртергә тырышабыз. Ел дәвамында уеннар сынала, халык кабул итсә яшәп кала. Халыкның активлыгына, контингентка карап та сценарий үзгәрә. Кайчак әллә кайчан онытылган мәзәкләр дә искә төшеп куя, телгә кызык сүзләр килә. Иң зур үзгәреш «урак алдыннан», ягъни туйлар сезоны башланганчы, җәй башында була.

– Районнарда күп йөргәч, төрле җирдәге халыкның аерылуын беләм. Син кайсы районнар турында аерып әйтә аласың?

– Малмыж, гомумән, Киров ягы, Арча, Саба, Теләче халкы бик гади кебек. Шәһәр белән авыл халкы бик нык аерыла инде, әлбәттә. Авылда эшләү җиңелрәк.

– Тамадалык эшендә нинди кыенлыклар бар?

– Менә соңгы арада тамада эше белән салым хезмәте кызыксына икән дигән сүз генә ишеттем әле. Әгәр ай саен берәр мәҗлескә чакырып, эш табып торсалар, салым түләргә дә каршы түгел үзе. (Көлә.) Кыенлыклар һәр эштә дә бар, ир башым белән зарланып утыра алмыйм.

– Мәктәптәге укытучылык эшенә тамадалык комачау итмиме? Мәктәптәге чаралар, дәресләргә әзерләнү, кәгазь эше дә байтак…

– Күпчелек очракта, мәҗлесләр шимбә көнне булгач, әллә ни туры килми. Шулай да сирәк кенә чагыша да. 2010 елда мәктәпнең 25 еллыгына әзерләнгәндә, туй алып барырга китәргә туры килде. Директорыбызга рәхмәт, ул хәлгә керә һәм андый мәҗлесләр үткәреп йөрүемә каршы төшми.

– Үзең әйткәнчә, туй кеше гомерендә бер генә була торган зур бәйрәм. Тамаданы ничек итеп сайларга да, ничек алданмаска?

– Ул алып барган туйның видеосын карасаң, таныш-белешләрең сүзенә колак салсаң гына инде. Тамада сайлау уен эш түгел: бәйрәм күрке, кунаклар кәефе аннан гыйбарәт.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии