КЫЕК АТЫП

Сиксәненче еллар башы. Бер төркем укытучылар Октябрь бәйрәме уңае белән авыл клубында концерт куябыз. Чират миңа да җитте. Сәхнә түренә эленгән дөнья картасы янына басып, Нури Арслановның «Әйтәсе килә» шигырен сөйли башладым.

Корап сырган иске юрган кебек

Чуарланган дөнья картасы,

Һай, шул кирәк түгел ямауларның

Барысын да сүтеп атасы…

Үзем сөйлим, үзем залга күз төшереп алам. Алгы рәтләрнең берсендә, миңа чекерәеп карап, авызын колагына кадәр ерган Хәйрулла абый утыра. Янында – хатыны Мәдинә апа. Әллә сагыз чәйни, әллә көнбагыш чиртә.

Яки аның бөтен буяуларын…

Буяуларын… аның… буяуларын…

Нишләптер тел көрмәкләнә башлады. Сөйлисе шигырь юлларын искә төшерә алмыйм. Туктап калам. Ләкин сәхнәдә болай басып торып булмый бит. Хәйрулла абый, зәһәр елмаеп, сәхнәгә табарак шуышты. Нидер сөйләргә кирәк. Тик ни сөйләргә? Тукта әле, тукта!.. Хәйрулла абый дигәннән, минем башка бер фикер килде. Шәүкәт Галиевның «Штраф кына ал лутчы» шигырен сәхнәләрдә күп тапкыр сөйләгәнем бар ич…

Хәйрулла агай счетчикның

Кайсы төшендер борган.

Белдерми, сиздерми генә

Ут урлап тормак булган…

Хәзер инде үзем Хәйрулла абыйга карап, шигырьне дәвам итәм:

Көтмәгәндә монтер кергән,

Агаебыз эләккән!..

Мәдинә апа, чәйнәвеннән туктап, терсәге белән иренә орынып алды һәм аңа нидер пышылдады.

Шуны гына көткәндәй, Хәйрулла абый, урыныннан сикереп торып, миңа кычкырып җибәрмәсенме:

– Синең ни эшең бар минем ут урлауда. Әллә үзегез бер дә урламыйсызмы? Монтер тоткан, имеш! Лыгыр булганчы эчте бит Гыйльмулла (һәм ул, монтерны эзләгәндәй, залга күз йөртеп чыкты). Миңа карап сөйли башлагач, башта ук шикләнгән идем аны…

Хәйрулла абый тагын ниләрдер сөйләнде дә, кепкасын батырып киеп, клубтан чыгып китте. Артыннан Мәдинә апа иярде. Залдагы халык көлә-көлә кул чабарга тотынды. Бу шигырьне сөйләп бетерүгә, баштагысы да искә төште.

Ике-өч көн үтте микән, кибет янында Хәйрулла абыйны очраттым.

– Бөтен авыл халкы алдында мине мыскыл иттең, – диде ул, миңа үпкәсен белдереп. – Минем счетчик борганны беркем дә күрмәде бит! Күрсәң, үземә генә әйтергә була иде. Бер ярты тоткан булыр идек. Монтерын әйтер идем…

Мин Хәйрулла абыйга аның бу шигырьгә бернинди катнашы булмавын аңлатырга теләдем. Тик юкка гына. Ул мин сөйләгәннәргә үзенчә нәтиҗә ясап:

– Анысы аңлашыла. Шәүкәт дисеңме әле? Ул каян күргән соң минем счетчик борганны? Гыйльмулла сөйләсә генә инде, – диде.

Рәим ГОБӘЙ.

Мамадыш районы.

КЫЕК АТЫП , 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии