Гимнны кая язарга?

Хөрмәтле газета хезмәткәрләре!

Хәтерем ялгышмаса, сезнең газетада Татарстан гимнына сүзләр кирәк дип язылган иде. Аны кайсы адреска җибәрәсе икәнен белмәдем, ләкин гимнга сүзләр иҗат иттем. Аны кая җибәрергә була? Тулырак мәгълүмат яза алмассыз микән?

Равилә ГАЛИМУЛЛИНА.

Алабуга районы, Морат авылы.

Җавап: Әлегә Татарстан гимнының көе генә бар иде. Шуны төзәтергә теләп, конкурс игълан ителде. Монда бар теләүчеләр дә катнаша ала.

Шигырьләрне татар һәм урыс телләрендә җибәрергә мөмкин. Иң мөһиме – алар Рөстәм Яхин иҗат иткән көйгә ятарга тиеш. Җиңүче танылу, мактаулар белән беррәттән 200 мең сум премиягә лаек булачак. Тигез мөмкинлекләре булсын өчен, хатлар барысы да бер көнне ачылачак. Сез язып җибәргән гимнны да бары тик шул өстенлегегезне чикләмәү өчен генә газетага басмадык.

Быел 1 октябрьдә җиңүчеләр өчлеге билгеләнер дип көтелә, ә инде 1 ноябрьдә Татарстанның яңа гимнын башкарачаклар.

Гимнга сүзләр 1 июльгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:

420060, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы.

Конверт тышына «Татарстан Республикасы дәүләт гимны» дип язарга онытмагыз.

Белешмәләр өчен телефон: 267-64-52.

Болгар радиосы нинди ешлыкта?

Хөрмәтле редакция! «Азатлык» радиосының эш режимын аңлатып биргәнегез өчен рәхмәт сезгә. «Болгар радиосы»ның да нинди ешлыкта, ничек эшләвен аңлатып язсагыз иде.

Әхмәтҗанова З.Ш.

Түбән Кама шәһәре.

Җавап. «Болгар радиосы» – мәгълүмати- музыкаль интерактив радио. Моңа кадәр ул «Яңа гасыр» дип аталып килде, ягъни хәзер исеме үзгәрде. Исеме үзгәртелсә дә дулкыны үзгәрмәде, аны 91.5 FM ешлыгында тыңларга мөмкин. Радиода эш режимы төрле өлкәләргә карый. Яңалыклар чыгарылышы ярты сәгать саен эфирга бирелә. Һәр иртә күңелле «Чәк-чәк шоу» радиотамашасыннан башлана.

Радиотапшыруларның 70% вакыты музыкага бирелә. Арадагы заманча җырлар халкыбызның милли, җуелмас җәүһәрләре белән баетылып, үрелеп барыла. Тыңлаучылар арасында даими конкурслар уздырыла, истәлекле бүләкләр беркемне дә битрараф калдырмый. Радиода шулай ук дингә кагылышлы тапшырулар да бар.

Җавапларны Алсу НУРГАТИНА әзерләде.

Комментарии