- 07.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №13 (4 апрель)
- Рубрика: Архив
Беркөнне бүлмәдәшем белән Ркаил Зәйдулла иҗат иткән «Үлеп яратты» пьесасы буенча куелган спектакльгә бардык. Зал шыгрым тулы иде. «Үлеп яратты» гына диелгәч, кемне яисә нәрсәне яратуы хакында төгәл белеп булмый шул. Без берәр егетнең кызга булган мәхәббәте турындадыр дип уйлаган идек, әмма ялгышкан булып чыктык. Спектакль дөньяга, туган җиргә, яшәүгә мәхәббәт турында икән. Шулай да ул безгә бик ошады. Күзләр яшьләнеп, кайбер урыннарында эсселе-суыклы булып утырдык. Тик бернәрсә бар: бирелеп спектакль карап утырганда, кыштырдаган тавыш килә дә, бөтен игътибарны читкә юнәлтә. Янәшәбездә генә 40 яшьләр тирәсендәге өч ханым утырган иде. Баксаң, бу тавыш шулар яныннан килә икән. Әлеге ханымнар кыштыр-кыштыр пакет актарып, кәнфит ашап утыра. Бала-чага дисәң, аңлап та булыр иде, тик олы яшьтәге ханымнарның әлеге гамәлен бер дә хуплап булмый. Ярар иде бер тапкыр гына кыштырдасалар – юк бит, кәнфитләр күп. Бу бит тирә-яктагыларга карата хөрмәтсезлек дип атала. Җәмәгать урыннарында бераз тәртип саклау зыян итмәс иде.
Спектакль бетте. Бөтен зал аягүрә торып кул чаба. Әлеге дә баягы өч ханым гына китәргә ашыга. Рәт арасыннан этә-төртә чыгып, кием алырга «чабалар» икән. Югыйсә, барыбызның да кием аласы бар бит, биш минуттан гына берни дә үзгәрми.
Әлеге ханымнар балаларына тәртип, әдәп дигән төшенчәләрне өйрәтәсе урынга, үзләре үк әдәпсезлек үрнәге күрсәтә. Сәхнәдә пәрдә төшмәгән килеш, чыгып китәргә ашыгуны аңлый да, хуплый да алмыйм. Күп җирдә шундый хәл күзәтергә мөмкин анысы. Мәсәлән, район мәдәният йортында берәр чара булганда да, гел шундый очракка тап булам. Концерт барышында да, спектакль уртасында да тыз-быз йөрүчеләр бар. Еш кына берәрсенең телефоны кычкырып җибәрә. Тавышын кысып куеп булмый микәнни соң аның? Ә инде тамаша бетмичә кием алырга чабуны бөтенләй аңлый алмыйм. Казанда «маршруткага өлгермим дип» ашыгучылар да булсын ди. Ә бит районда һәркайсы үз машинасы белән килә, менә китәм, дип торучы автобус та юк. Өйгә ун-унбиш минут соңрак кайтудан нәрсә үзгәрә? Сәнгать әһелләренә дә, янәшәдәгеләребезгә дә хөрмәт белән карасак иде. Үзебез хакында начар фикер калдырмыйк. Игътибарлы һәм әдәпле булыйк.
Алинә ХӘБИБУЛЛИНА.
Әдәпсезлек үрнәге күрсәтмик ,
Комментарии