Сабыйлыкка ни җитә?!

Сабыйлыкка ни җитә?!

Илфак ХАФИЗОВ, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты:

– Мин 5нче классны тәмамлагач, җәйге ял вакытында мәктәпкә ремонт ясадылар, эшчеләргә ярдәм итәргә мине дә чакырдылар. Бер ай эшләдем микән – хәтерләмим. Көз көне хезмәт хакы бирделәр. Ялгышмасам, 500 сум иде. Ул чакта зур акча инде. Аны яшереп куйдым да тагын да «үстерергә» теләдем. Хыялым магнитофон алу иде. Әти-әни ярдәме белән 700 сумга тутырып, язлыкта миңа магнитофонны алып кайтып бирделәр. Ул сөенгәннәрем! Мәктәпкә дә алып барам аны, урамда эш булганда да алып чыгып кушам. Кунаклар килгәч тә, түргә чыгарып куеп, музыкасын кабызам. Әлбәттә, олылар, үзе эшләп алган магнитофон, дип мактыйлар иде. Миңа нәрсә? Горурлык!

Комментарии