Кунакка хөрмәт кирәк

Шушы көннәрдә Уфада Казан кунаклары Нәҗибә Сафина һәм Радик Зәйнановлар булып китте. Дәрәҗәле кунакларны каршы алып, аларга игътибар күрсәтеп, яннарында татар иҗтимагый үзәге әгъзалары кайнашты.

Очрашулар бик тә күңелле булып истә калды. Анда җитдилек тә булды, көлкеле юмор да сөйләнде, җырлар да җырланды. Кызганыч, тамашачы гына бик аз санлы иде. «Шарк» радиосы аша игълан бирелгән булса да, халык килмәде дисәң дә була. Моннан нинди нәтиҗә чыгарырга кирәк?

Беренчедән: халык үзенең чын шәхесләрен белеп бетерми, аларны эстрада йолдызлары белән бутый. Бүгенге көндә чын шәхес ул – милләт өчен янып-көеп йөргән фидакарь кеше. Шуларга гына ияреп, аларны тыңлап, аларны күтәреп кенә без милләт булып кала алабыз. Эстрада җырчылары милләтне аз кайгырта, аларның бар уе – акча эшләү. Горурлык юк аларның иҗатында. Ә горурлык булмагач, милләт түбәнгә тәгәри.

Икенчедән: балык башыннан чери, диләр. Казан түрәләренә күз салырга кирәк. Алар безне, Башкортстан татарларын, бик өнәп бетерми. Хәер, аларның безнең хакта уйларга вакытлары да, хәлләре дә калмый. Татарстан бит бик «дәрәҗәле» вазифаны үти, ул – Русиянең доноры. Кая инде үз халкын кайгыртырга, бигрәк тә милләтне?!

Өченчедән: безнең түрәләр үзләренең бар дәрт-дәрманын, көч-хәлен җылы урыннарын саклап калуга сарыф итә. Юкса, алар бит алдан йөрергә тиеш иде. Бу очрашулар бәләкәй китапханә бүлмәсендә һәм дә Дёма бистәсендә түгел, ә зур Мәдәният йортында үтәргә тиеш иде. Ә очрашуда егерме-утыз кеше түгел, меңләгән кеше булырга тиеш иде.

Бу хәл безнең мескенлегебезне күрсәтеп тора. Соң, шулай булмыйча, өч якка ярарга тырышып эш алып бара безнең татар түрәләре. Русиянең шовинистик кануннарына буйсынырга кирәк. Башкорт туганнарыбызның да күңелен күрергә. Аннан калганы инде татар халкына. Тик калганы бик аз, бөтенләй юк диярлек. Шуңа күрә бер-беребезне танымый башладык. Мәсәлән, радио «Шарк»мы, «Роксана»мы, аның исемен алыштырып җисеме үзгәрми, Нәҗибә Сафинадан интервью алыр өчен акча сораганнар. Билгеле, барлы-юклы пенсиясе белән, Нәҗибә ханым ризалашмаган. Нәтиҗәдә татар һәм башкорт халкы аны ишетүдән мәхрүм калды. Бу инде, минемчә, зур югалту, тагын кайчан шундый мөмкинчелек туар икән? Бүген андый шәхесләребез икәү генә бит. Берсе – Нәҗибә Сафина, икенчесе – Фәүзия Бәйрәмова. Алардан ничек оялмыйча акча таләп итәргә кирәк?! Алар бит милли хәрәкәтнең чишмә башында торып, әле дә шул юлда хезмәт итеп килгән шәхесләребез! Ә без алардан акча сорыйбыз! Бу инде бернинди тәртәгә дә сыймый торган хәл?

Дүртенчедән: безнең дин әһелләребез милләтнең саклануын – телебез саклану дип күрмиләр. Шуңа күрә алар белән аңлашып сөйләшүләр бик җиңелләрдән түгел. Биргән сүзләрендә тормыйлар, шуның аркасында беренче очрашуыбызда кунаклар алдында оятка калдык.

Менә шулай эш итә безнең түрәләр, дин әһелләребез, радиобыз – «сокланып торырлык».

Ә шулай да бу хаталардан барыбыз да сабак алып, аны кабатламасак иде, дип теләп калам. Бер-беребезне тыңлыйк, хөрмәт итик, шунда гына уңышка ирешербез!

Илдар АБДЕЕВ,

Башкортстан

Комментарии