- 06.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Телефоннан шалтыратып очрашу сорады ул. Бүгенге вәзгыять, илебезне демократик юлдан алып бару буенча фикерләре булуын әйтте. Моның өчен әле моңарчы булмаган, җитди, эшлекле фирка төзергә йөргәнлеген хәбәр итте. Әлбәттә, бу кеше кем икән, дип кызыксынып, аның белән очраштым һәм озаклап сөйләшеп утырдым. Бик җанлы әңгәмә килеп чыкты. Илдус Ленар улы Хәйдәров үзен Сәяси мәгълүматлар һәм анализ үзәге җитәкчесе дип таныштырды. Чаллыда туып-үскән. Хәзер Мәскәүдә яши. Һәм милли мәнфәгатьләрне кайгырткан фирка төзү белән мәшгуль.
– Илдус Ленарович, гомумән, татарга аерым фирка кирәкме соң ул?
– Бүгенге вәзгыять бик сәер. Мәскәү тарафыннан билгеләнгән бер кулдан идарә итү системасы күп милләтле илебездә төбәкләр үзенчәлекләрен истә тотмый, милләтләр мәнфәгатен кайгыртмый. Бәхеткә, татарлар яшәгән төбәкләр икътисади яктан нык. Әгәр идарәчеләрне Мәскәү читтән китереп куйса, бу тотрыклылык анда да юкка чыгачак. Әлегә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исән-сау булганга гына бездә хакимият үзебезнеке. Әмма иртәме-соңмы хакимият алышыначак. Һәм аны Мәскәү үзе теләгәнчә алыштырачак. Читтән килгән кеше яңаны төзергә, булдырырга түгел, урларга, таларга килә. Шуңа күрә безгә тотрыклылык тәэмин итә алырлык, үз мәнфәгатьләребезне якларлык фирка төзү кирәк. Бу аерым милләткә генә өстенлек бирү түгел. Әйтик, Татарстанда мөһим вазыйфаларга татарлар гына урнаша ала, Чечняда чеченнар гына дигән сүз була алмый. Без Татарстаннан дибез икән, монда татарлар гына күздә тотылмый. Республикабыздагы урысларга да, украиннарга да, башка милләтләргә дә җиңел яшәлсен… Бу фирка бар милләтләрнең тигез хокуклы булуын кайгырта торган фирка булырга тиеш. Аның әгъзалары гадел сайлаулар аша хакимият башлыклары булачак яки башка урыннарга дәгъва итәчәк.
– Бездә демократик сайлауларга бик ерак бит әле.
– Мин алай өмет өзмәс идем. Әйе, административ ресурс бар, ул комиссияләрне үзе теләгән юнәлештә эшләттерә. Ләкин гаделлекне тәэмин итеп була. Әгәр сайлау участогына 50 күзәтүче килсә, административ ресурс берни эшли алмый.
– Сайлаулар турында соңрак сөйләшербез. Менә татар мәнфәгатен кайгырткан партия дисез. Әмма Русия күп милләтле бит, анда 100дән артык милләт яши. Бәлкем, ул шул ук башкортларны, мариларны һәм башка аз санлы халыкларны берләштерә алучы милли фирка була алыр.
– Ул аз санлы халыклар фиркасе. Шушы партия аркылы һәр халык милли мәнфәгатьләрен яклый алсын. Милли мәгарифен, милли сәнгатен үстерү өчен шартлар яуласын.
– Дөрестән дә, безнең белән яшәгән аз санлы халыклар үз милли хокукларын яклаганда Казанга, татарларга карап тора, безгә таяна. Моны истән чыгармаскадыр.
– Без аерым милләтне генә күздә тотмыйбыз. Безнең һәр төбәктә филиалларыбыз булырга тиеш. Һәм шул бүлекчәләр аша без шул халык мәнфәгатен кайгыртачакбыз.
– Кызганычка каршы, бүген милли мәнфәгатьләрне кайгыртучы бер куәтле көч юк. Хәтта оппозиция дә бу теманы читләтеп үтә. Әнә үзләрен көчле оппозиция итеп күрсәтергә тырышкан коммунистлар да бик еш кына милләтләрнең иминлегенә кизәнә.
– Коммунистлар турында сөйләп тә торасы юк. Алар хакимиятне үз кулларына алырга теләсә, моңа әллә кайчан ирешерләр иде. Бу фирка үзләрен фахишәләр кебек тота. Социаль киеренкелек, пролетариатны кыерсыталар, гади халык турында уйламыйлар, хезмәт хакы түбән… дип зарланалар. Мин аларга әйтәм, әгәр сез акыллы икән, Ленинның профсоюз турындагы хезмәтен кулыгызга алыгыз. Коммунистларның профсоюзын төзегез. Һәр предприятиедә шул бүлекчәләрне булдырыгыз. Русия законнары нигезендә якласын ул пролетариатны. Хезмәт хакларын тиешенчә түләүне таләп итсен. Бүген Зюганов һәм аның компаниясе, мигалкалы машинага утырып йөреп, рәхәт тормышка күнекте. Аларга берни кирәкми. Яңа көчләр килә икән, аларга иске гвардия ирек бирми. Бу фиркадә дә шул ук жуликлар. Бу да коммерция проекты. Алар да партиядән депутатлыкка исемлеккә керү өчен акча алалар. Алар хакимияткә дә бик файдалы. Кирәк чакта авызларын томалап була: кыңгыр эшләре мәгълүм. Зюганов шуңа да кирәк кадәр генә әйтә ала. Татарстанда коммунистларның элекке лидерлары Александр Салий һәм Нәсимә Столярова социаль сәясәт белән шөгыльләнә башлаган иде, аларны кудылар.
Питердагы «Форд» заводында, Калугадагы «Фолксваген»да эшчеләр забастовкага чыга, аларның хезмәт хакларын күтәрәләр. Чөнки анда бу реаль, кешеләр тәгаен эш белән шөгыльләнә. Бүгенге профсоюзларны сүгәләр, янәсе, хезмәт ияләре мәнфәгатьләрен кайгыртмыйлар. Соң, төзегез үзегезнекен, яклагыз хезмәт ияләрен.
– Мин инде язып та чыктым. Алар бит оппозиция дигән вазыйфада эштә.
– Әйе, алар түләүле хезмәттә.
– Халык та пассив бит. Миннән башка да сайлаталар инде дигән караш бар.
– Кешеләр белән эшләргә кирәк. Аңлатырга, аның үзаңын үстерергә. Һәркем җаваплылык тойсын.
– Шулай да, кешеләр активлаша да ала, дияр идем. Яңа сулыш, яңа кешеләр кирәк. Искеләр туйдырды. Әйтик, Прохоров пәйда булу гына да активлыкны ничек күтәрде бит.
– Прохоров ул өченче техник кандидат иде.
– Анысы шулай, ул да эшкә урнашырга теләде.
– Әйе, үз бизнесын сакларга теләде. Ул номенклатура кешесе.
– Мин бер елны Казан Думасы сайлауларында күзәтүче булдым. Һәм без гадел сайлаулар тәэмин итә алдык. Мине әле, түзә алмагач, милиция ярдәмендә участоктан куып та чыгардылар.
– Мин 2003 елда Башкортстанда Президент сайлаулары вакытында Еремеенко штабында күзәтүчеләр өчен җаваплы булдым. Башка төбәкләрдән 1200 күзәтүче килде. Мин 400 кешене Самарадан алып килдем. Безне чиктә туктаттылар. Борылыгыз, диләр. Бераздан шул ук милиционерлар, формаларын алыштырып килеп, протест белдерүче гади гражданнарга әверелде. Төнлә кирпеч төягән 2 «КамАЗ» машинасы килеп, автобусларны таш белән күмделәр. Җинаять эше кузгатылды.
Тик бүген башка мохит. Бүген теләсә нинди мәгълүмат оператив төстә теләсә кая барып җитә. Һәр закон бозылу күренеше шунда ук интернетка эленә. Хакимият бүген кешене тыңларга мәҗбүр. Без хакимияттән аерым түгел. Без аңа кешене ишетергә булышабыз.
– Бу фирканең структурасы нинди булачак?
– Аның структурасы инде анык. Без төбәкләрдә 50 территориаль оешма төзергә тиешбез. Тик безнең төп эшчәнлегебез, үзәк Татарстанда булачак. Әгәр марилар, башкалар ярдәм сорап килә икән, аларга булышачакбыз. Без диалог, конструктив сөйләшүләр аша үз эшләребезне хәл итәчәкбез. Шәхси амбицияләр булырга тиеш түгел бу фиркадә.
– Кызыксынучылар булыр дип уйлыйм. Мин, мәсәлән, бүген бернинди фиркадә дә тормыйм. Әгәр кемдер бу фиркагә керергә теләсә, нишләргә тиеш?
– Хәзер оештыру эшләрен башкара алсак, быелның декабренә, гыйнварларга фиркабезне теркәтә алырбыз, беренче корылтаен үткәрербез. Аннан соң инде фиркагә әгъзалар да туплый алабыз. Ә бүген инициатив төркем төзелә. Мин сезне дә шунда чакырам.
– Ник безгә мөрәҗәгать иттегез?
– Бүгенге көндә дөреслекне сөйләүче – сез. Мин газеталарны укыйм һәм күреп торам: сез заказ үтәмисез. Сезнең тавыш реаль. Һәм сез чынбарлыкны тарафсыз тасвирлыйсыз. Шуңа күрә сезгә килдем.
– Димәк, фикердәшләр туплау вакыты хәзер.
– Әйе, эшне җәелдерү өчен финанс чыгымнары да кирәк. Һәр партиянең иганәчеләре бар. Мин Прохоров түгел. Заказ алмадым. Шуңа күрә кемдер, безнең белән кызыксынып, матди ярдәмен күрсәтә ала икән, әлбәттә, алар да фиркадә тиешле урыннарын алып, аның структурасын коруда катнашачак.
– Инде яңадан фирканең эшчәнлегенә тукталсак, ул берләштерүче көч була алса иде. Әйтик, бик күп төрле вак иҗтимагый оешмалар бар. Аларны да җәлеп итәргә, конструктив диалог аша берләштерергә кирәк. Бердәмлектә бит көч. Шул ук Татар иҗтимагый үзәге һәм башка оешмалар белән ник диалогка бармаска?!
– Әлбәттә, безгә үз тавышыбызны ишеттерергә кирәк. Бүген Русиядә дә телиләрме, юкмы, демократия юлына басарга мәҗбүрләр. Ленин әйткәнчә, өстәгеләр искечә идарә итә алмый, ә астагылар искечә яшәргә теләми. Без зур үзгәрешләр алдында торабыз. Һәм бу үзгәрешләрне без бергәләп гамәлгә куярга тиешбез. Моның өчен безгә Русиядәге аз халыкларның мәнфәгатен яклаучы, гади кешене ишетә торган, аны кайгырткан фирка кирәк. Ул безнең фирка булачак.
– Сезгә сүнмәс дәрт-куәт телим. Максатыбызга ирешербез дип өметләнәм.
Әңгәмәдәш – Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
ТАМГАЛАР
Фирка, халыклар, татарлар, кандидат, ПрохоровТатарга һәм башка халыкларга яңа фирка кирәк ,

Комментарии