- 06.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №43 (З ноябрь)
- Рубрика: Архив
Ана белән бала арасындагы бәйләнеш иң көчле дип әйтәләр. Әле тумаган бала өчен иң якын тавыш – ана тавышы, чөнки ул аны гына төп-төгәл итеп ишетә ала. Ана сөте, ана назы, ана куллары… Болар бүген дә актуаль микән? Язмамның максаты – төрле чор “әниләрен” чагыштыру.
Иң беренче булып, дәү әни белән әбине мисалга китерәсе килә. Әни дә, әти дә 1959 елда дөньяга килгән. Димәк, чагыштыру өчен ХХ гасырның 40-70нче елларындагы “әниләр” алына.
Дәү әни сөйләгәннәрдән беләм: алар яшәгән чор бик авыр булган. Ул соңгы баласын гына больницада тапкан, калганнары өйдә дөньяга килгән. Инде үскәндә үк олы баладан калган киемнәрне бер-бер артлы кечерәкләре киеп үскәнен барыбыз да белә. Ул вакытта бала тудыру йортыннан юрганга төреп, матур киендереп алып кайту булмаган. Бала тугач, дәү әни өйдә дә озак ятмаган, баласын өлкәннәренә калдырып эшкә чапкан. Дәү әти дә эштә. 15 яше тулганнар Казанга укырга яисә эшләргә юл тоткан. Зур калага киткән көннән ул үз көнен үзе күрә башлаган. Укырга керүе, эшкә урнашуы, яшәү урынын табуы – болар барысы да яшүсмернең үз җилкәсенә төшкән.
Хәзер ХХ гасырның 80-90нчы елларына тукталыйк. Бу балаларның әни-әтисе теге 15 яшьтән үз тормышларын үзләре корырга өйрәнгән апа-абыйлар була инде. Әни сүзләренә караганда, минем белән йөкле булганда, әти белән алар безнең хәзер яши торган йортны төзеп йөргән. Әлбәттә, эшчеләр яллау өчен акча булмаган, шуңа күрә әтигә ничек булса да ярдәм күрсәтер өчен, әнигә 5 айлык йөге белән кирпеч ташырга туры килә… Ашарга пешерү, өйне чиста-пөхтә тоту – барысы да әни җилкәсенә төшә. Боларга карамастан, Аллага шөкер, әни дөньяга сау-сәламәт кызны – мине таба.
Бала тудыру йортыннан өйгә кайткач, бала мәшәкате барлыкка килә. Әнине бала ашатырга, киендерергә, юындырырга беркем дә өйрәтмәгән. “Тормыш барысын да үзе өйрәтте, кызым”, – ди әни. Якында гына ярдәм итәрдәй кешеләре дә булмаган. Әлбәттә, әти ярдәмсез калдырмаган. “Эштән кайту белән, аның кулыннан төшми идең”, – дип сөйли әнием. Шулай итеп, вакытның авыр булуына карамастан, әти-әни бездән кеше “ясый” алган.
Бүгенге әниләргә күз салыйк. Балага узганын белү белән, иреннән кибеттә булган бар әйберне сорый башлый, үзенә күп игътибар таләп итә. Әгәр эшли икән, аңа, әлбәттә, җәмәгать транспортында йөрергә ярамый, машина булсын. Больницага урамда һава сулап бару урынына шулай ук машинада баруны кулай күрә. (Дөресен әйткәндә, җәмәгать транспортында барганда начар булып китсә, беркем дә ярдәм итмәячәк, анысы да бар). Әгәр инде яшь гаилә кызның әни-әтисе белән яшәсә, өйдә нинди дә булса эш башкару турында сүз бетәчәк. Яшь әни диванда витаминнар ашап ятучы ролендә калды.
…Бала табу вакыты килеп җитте. Безнең бер укытучы: “Бүген хатын-кызның күбесе, гомумән, бала таба белми”, – дип әйткән иде.
Баланы өйгә алып кайту белән, яшь әти-әнигә башта, әлбәттә, авыр була. Гаилә тулылана һәм инде бер-берең турында гына түгел, кечкенә кеше турында да кайгыртырга кирәк. Яшь әнине өлкән әниләр бала тәрбияләү нечкәлекләренә өйрәтә башлый. Бар эшне дәү әни башкара, өйләрне җыештыра, ашарга пешерә. Яшь әни баласын кочып кына утыра: аның белән бергә көнозын йоклый, бар эше – бала. Әле бу гына түгел, ирен калдырып, әнисе янына кайтып китәргә дә мөмкиннәр.
Бу өч буын әниләрен игътибарга алып, бүгенге әниләр, минемчә, бала табарга, үз көнен үзе күреп яшәргә әзер түгел. Бәлки, тәрбиясе шундый булгандыр, ул үзенә шулай итеп игътибар җәлеп итәдер? Әмма әнисез бернәрсә дә эшли алмаган кыз бала – минемчә, коточкыч. Аннан күченеп китеп, үз тормышы үз җилкәсенә калса, мондый хатын-кыз ярдәмсез ашарга пешерергә дә, өен җыештырырга да, баласын, ирен карарга да өлгермәячәк.
Тик бу бар хатын-кызлар турында түгел, әлбәттә. Араларында назлы әни, иренә менә дигән хатын булырлык кызлар да бар.
Гөлназ ГАБДРАХМАНОВА,
КДУ студенты.
Назлансын бала
Кайсыбер аналар язмыш кочагына
Ташлап калдыра нәни баласын.
Онгытмасын алар: сабыеның
Ятимлек ачысын тоеп,
Бик авыр хәлләргә каласын.
Күп газаплар тоеп тудырган сабыең
Ничек артмак кирәк үзеңнән?!
Үзегез дә мәхрүм буласыз бит
Ана дигән бөек исемнән.
Ана назына тилмереп үсә
Приютларда ятим балалар.
Әле ярый, кайберләрен ала
Мәрхәмәтле изге аналар.
Ана назын күрмәгән балага
Рәхәт димәс идем яшәве.
Чынлап торып үксеп елаганда
Кемгә төшәр аның яшьләре?!
Кемнәр тапкан, шул үстерсен, дигән
Бар бит әле шундый әйтем дә.
Үз балагызны үзегез үстерсәгез,
Азрак булыр иде ятимнәр.
Һаҗәр ФАТЫЙХОВА.
Байлар Сабасы.
Онытылмый мәктәп еллары
Ягымлы, йомшак сүзле, озын толымлы чибәр укытучы Зәкия апаны бик тә ярата идем. Аллага шөкер, ул бүген дә исән-сау. Ире Рәфкать абый, малае, килене белән матур, тату гомер кичерәләр. Балалары, киленнәре дә югары белемле. Бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Зәкия Зиннур кызының Коръән укуын, 5 вакыт намазын калдырмавын белдем. Аның укучысы буларак, моның белән бик тә горурланам.
Берни белмәгән сабыйларны гыйлем юлына бастыру өчен, ай-һай, күп көч, сабырлык сорала. Асия Ивановна Петрова бу дөньяда юк инде. Аның белән танышкан көнем бүгенгедәй хәтердә: әти-әни эшкә киткән. Мин бәрәңге бакчасында уйнап йөрим. Яныма бер сөйкемле генә апа килеп басканын сизмәгәнмен дә. Ул мине мәктәпкә алып китте, укучылар белән таныштырды. Дәрестән соң китаплар күтәреп, үземне зур бер кешедәй хис итеп канатланып кайттым. Асия апа Петрова керәшен кызы иде. Мөселман егете М.Закиров белән тормыш кордылар. Балалары да югары белемле, тәртиплеләр. Кәүсәрия апам: “Асия мөселман диненә күчте, түшендә Коръән йөртте. Мөселманча җирләнде”, – дип сөйләгән иде. Тыныч йокла, Асия апа, иманың юлдаш, каберең нурлы булсын…
Рәшидә апа Әхмәтзариф кызы Мостафина – безне беренче тапкыр сәхнәгә менгезгән укытучы. Халык алдында такмаклар җырлатканы бүгенгедәй исемдә. Моннан берничә ел элек Рәшидә апа белән күрештек. Мәктәп елларын искә алып, рәхәтләнеп сөйләштек. Ул оныгы янына Казанга күченде. Соңгы сөйләшүебез булган икән, яз көне аның дөньядан китү хәбәрен җиткерделәр…
Башлангычта укыткан укытучы аеруча якын була икән. Чибәр Җиһан апа Батырованы, Саимә апа Фатыйховаларны искә алганда, балачакка кайткандай булам.
Укытучы хезмәте – иң авыр хезмәт. Аларга кадер-хөрмәт Укытучы елында гына түгел, һәрдаим булса иде.
Гөлфирә МӨНИПОВА.
Мамадыш районы, Олыяз авылы.
Авылымны сагынам
Чирмешән районы Яңа Кади, хәзер Утау Имән авылында туып, 8 сыйныф укыдым. Авылымның табигате бик матур. Ике ягында урман. Кайчандыр зур болыны булса, буа ясалгач, анда күл хасил булды. Күл уртасында алан калды. Анда күп итеп агач утырттылар. Бу күл уртасындагы урман авылга кергәндә ерактан ук матур булып күренеп торды. Сокланмаган кеше юк иде. Авылга кайтып бер төп тә агач утыртмаган берәү агачларны кисеп, мунча салып куйган. Бәлки, шул сәбәпледер дә (билгеле, корылык та булды) быел күл яртылаш кипте.
Укытучыларымны да еш искә алам. Алар 4-5 балалы, йорт тулы маллы, утын белән ягыла торган мичле, каенаталы-каенаналы иде. Ә мәктәпкә матур итеп киенеп киләләр. Ягымлы тавыш белән белем бирәләр. Тәнәфестә дә ял итеп тормыйлар – чын йөрәкләре белән аңламаган укучыга дәрестә өйрәтелгәнне кире төшендерәләр. Дамирә, Зөһрә, Мөслимә, Тәрҗемә, Гөләра, Оркыя, Фатыйма апаларга гомерем буе сокландым. Математика-геометрия укытучысы Мәрьям апа Зарипова: “Институтка керегез, белемле булыгыз”, – дип, күп көч куйды. Сыйныфташларым арасыннан гына да укытучылар, табиблар, инженерлар күп булды. Ботаника укытучысы Мәсхудә апага каян көч килгәндер – мәктәпнең зур бакчасы аллы-гөлле чәчәк иде. Мин әле андагы кайбер чәчәкләрне хәзер шәһәрдә дә күргәнем юк. 1971 елда 9-10 классны Иске Кадида укып таралыштык. Күрше Сара әби: “Кендек каны тамган җирендә кеше бәхетле”, – дип әйтә иде. Күп сыйныфташлар иститутта укып, кире авылга кайтты.
Без укуны тәмамлаганнан бирле 5 ел саен очрашабыз. Егетләр гармун уйный, иптәшләре җырлый. Авылдагы бар егет тә – гармунчы. 2006 елда 35 еллык очрашуга җыелгач, Иске Кади мәктәбенең матурлыгына, чәчәкләренә, яшелчәләренә сокланып, директор Әлфиягә: “Ничек шулай бар да тәртип белән тора соң?” – дип сорадык. “Без төнлә дә иптәшем белән килеп карап китәбез”, – ди ул. Ул бу сүзләрне әйткәндә эше, тормышы, укучылары белән чын күңелдән горурлануы сизелде. Бик яшьли җир куенына керде, урыны җәннәттә булсын. Укытучыларыбызның да, сыйныфташларыбызның да күбесе бу фани дөньяда юк инде. Бу язмам мәрхүмнәргә – дога, исәнннәргә сәлам булсын. Ә авылга кайтып капка ачып керә алам икән, мин моның өчен абыем Азат белән җиңәм Разия апага рәхмәтле.
Рауза МӘХМҮДОВА.
Яр Чаллы шәһәре.
Зирәк тә, кайгыртучан да…
Нинди генә танылган, атаклы шәхес булмасын – иң элек аның янәшәсеннән әти-әнисе белән беррәттән, дөньяны танып белергә өйрәткән мөгаллиме атлаган. Ул акыллы, төпле фикерләре белән укучысын белемле итәргә омтылган, башкаларны да үзе артыннан ияртерлек үрнәк кеше тәрбияләргә тырышкан. Әмма тәҗрибәле, зирәк укытучы бала күңеленә белем алу теләге белән бергә, яшертен рәвештә үзенә карата ярату, соклану хисләре дә тудыра белгән. Бәлки, бу хисләр мөгаллим йөрәгендә янган матурлыкның укучыларына төшкән чагылышы булгандыр?
Язмам герое – күп еллар үз көчен, вакытын балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы Роза Әмин кызы Асылгәрәева.
Әле дә хәтеремдә: безне, бер төркем беренче курс студентларын җыеп, булачак төркем җитәкчеләре белән таныштыру бара иде. Кинәт күзем башка укытучылардан читтәрәк утырган мөгаллимәгә төште: аның җылы, мәрхәмәтле йөзендә сабырлык, кайгыртучанлык күрдем. Ә ул апаның безнең төркем җитәкчесе булуы билгеле булгач, тагын да шатландым.
Күрәсең, студент җаваплылыгын үз җилкәсендә татып карарга өлгермәгән күңел төрле якка тайпылгандыр. Әмма тәҗрибәле җитәкчебез моны алдан сизгән сыман шунда ук дилбегәне үз кулына ала белде. Ә кайчакларда дәрестән калырлык, “бик мөһим” дип санаган җиргә җибәрмәсә, шаян күңелләребездә үпкәләү, канәгатьсезлек туа иде. Имеш, әнә нинди усал апа ул! Әмма бу гамәлне бүгенге акылым белән тулысынча хуплыйм. Әгәр яңа гына әти-әнисе яныннан китеп, контрольдән чыккан балаларга кырыс була белмәсә, бүген укучылары нинди булыр иде икән аның?!
Дүрт ел уку дәверендә Роза Әминовна бездә җаваплылык, бер-беребезгә карата ярату, хөрмәт хисе тәрбияләде. Хәзер дә аның киңәшләрен истә тотабыз. Рәхмәт аңа!
Буыннан-буынга тапшырылып килгән мөгаллимлек вазифасы бүген дә дәвам ителә. Әмма эшеңне чын күңелдән бирелеп, яратып башкарганда гына, үзең күрергә теләгән нәтиҗәгә ирешеп була. Әгәр инде укучы, чыннан да, мөгаллименең эшен хуплап, аны соклану, хөрмәт белән күзәтеп, киләчәктә гамәлләрен үзенә өлге итеп алса, укытучы үз бурычын җиренә җиткереп башкарган дигән сүз.
Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА
Комментарии