«Кунаклар» башкаласы – Казан

“Вьетнам базары да кыйммәтләнгән икән. Элек Колхоз базары шундый саналса, хәзер икесе дә бер дәрәҗәдә”, – дип уртаклашкан иде базарларны биш бармагыдай белүче дустым. Сәбәбен сорагач, Вьетнам базарында аренда бәясе кыйммәтләнү, аның товар бәясенә дә турыдан-туры тәэсир итүе турында хәбәр итте ул. Сатучылардан кызыксынган, күрәсең. Бер-ике ел элек әлеге базарлар ябылачак икән дигән гайбәт тә таралган иде, тик чынга ашмады.

Узган атнада шул базарга бәйле тагын бер яңалык ишеттерделәр. Октябрь аенда Казанның ике Вьетнам базарында (берсе – Нариманов, икенчесе Журналистлар урамында) хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үткәрелгән һәм бик күп хокук бозулар ачыкланган. Әйтик, 41 вьетнамлы, 91 таҗик, тагын берничә үзбәк һәм азәрбайҗанлы миграция турындагы законда каралган хокук бозу очраклары өчен тоткарланган. Шулай ук шул тирәдә эшләүче кафелардагы шакшылык, тараканнар көтүе дә хезмәткәрләрен битараф калдырмаган. Эчке эшләр министрлыгында журналистларны җыеп, шушы пычраклыкны, закон бозуларын белә торып качып ятучы чит ил вәкилләрен, “Адидас”, “Найк” маркалы контрафакт продукцияне алуларын фильм итеп күрсәттеләр. Ярый әле шул ашханәләргә кереп ашаганым юк иде. Чүп чиләге дә, тәмәке төпчеге савыты да, ашарга әзерли торган куна тактасы да бер өстәлдә анда. Идәне мәңге юылмаганга охшаган. Кыскасы, җирәнми хәлең юк. Шул базарга чүпрәк-чапрак җыярга килеп, әлеге кафеларда тамак ялгарга мәҗбүр булган авыл кешесен кызганып куйдым.

Дөресен әйткәндә, жәллим мин ул чит илдән килгән кешеләрне. Башкача тормыш итәрлек чаралары булса, туган җирдән аерылып, тамырдан кубып бирегә килер иде микән алар? Әйтик, быел Татарстанга 110 меңнән артык чит ил вәкиле озак вакытка “кунакка” килгән. Болары документлары тәртиптә булган һәм закон буенча чикне үткән кешеләр. Шуларның якынча 31 меңе – үзбәк, 11 меңе – таҗик, 10 меңе – азәрбайҗан, 7 меңе – казах, 4 меңе – кыргыз… Ераграк илләрдән килүчеләрдән 4,5 мең төрек, 1 мең француз, 1700 америкалы, 1300 итальян, 900 кытай, 500 вьетнам һәм башкалар да бар. Ә документларсыз “кунаклар” күпме? Күптән түгел бер сириялене бөтенләй документсыз килеш тоткарлаганнар. Үземне, мәсәлән, вьетнамнарның шулай аз теркәлүе гаҗәпләндерде. Юкса алар адым саен бит. Берничә вьетнамның бер паспорт белән йөрүе хакында да ишеткән бар. Имеш, төс-кыяфәткә бер-берсеннән әллә ни аерылмыйча безнең күз аларны “аермаганга”, шуннан файдаланып, берничә кеше бер паспорт белән йөри икән. Кемдер үлеп китсә, аның урынына башкасы килә һәм аның паспортына ия була. Бу хакта үзәк телеканалларның берсе сөйләгән иде. Татарстанда андый мисаллар әлегә юк.

Икенче яктан, республикабызны басып алуларына ачу да килә кебек. Алар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең күплеге дә – кайберәүләрнең инде “майларына” чыдый алмавына дәлил. Әйтик, бер ел эчендә чит ил “кунаклары” тарафыннан 6 – үтерү, 11 – кыйнау, 64 – караклык, 13 – талау, 22 – законсыз наркотик тарату һәм башка, гомумән алганда, 229 закон бозу очраклары күзәтелгән. Безнекеләр дә йоклап ятмый. Чит ил гражданнарына карата 87 закон бозу очрагы теркәлгән.

Документларсыз килүчеләрне туган якларына озату очраклары быел безнең республикада гына да 470кә җиткән. Бюджетның күпме акчасы китә шуларга, уйлап карасаң исең китәр.

Шулкадәр кеше килеп, алар кайларга гына урнашып бетә дип уйлыйсыздыр. Автобус йөртүчесенең үзбәк икәнен күреп: “Үзебезнекеләргә дә эш юк, җитмәсә, алар елдан-ел арта”, – дип зарланучы бер пассажир апа искә төште. “Кунакларның” 10 мең тирәсе генә бирегә акча эшләү максатын күздә тотып килә икән. Тагын шулкадәре эш сәфәре өчен дисә, тагын бик күбе сәбәп итеп биредә белем аласы килүен әйткән. Акча эшләргә дип килгән халыкның бары тик 5 меңе генә төзүчелектә тир түгә, ә менә калганнар башка өлкәләргә чәчелгән. Шуңа күрә базар, юу урыны, кафе-рестораннарның алар кулына күчүенә гаҗәпләнәсе дә түгел. 110 мең кеше быел килде дә, күчеп килүчеләр шулкадәр генә дигән сүз дә дөрес булмас. Узган елларны да кимрәк килмәгәннәрдер. Тора-бара гражданлыгы алып, биредә яшәргә калучылары күпмедер… Уйладым-уйладым да аларны түгел, үзебезне жәлләп куйдым әле.

Аларның бирегә килүе белән беррәттән, теркәлү (регистрация) мәсьәләсе баш калкыта. Фатирына вакытлыча теркәтеп, шуның өчен акча алып ятучы хуҗалар да Казанда байтак. Мәсәлән, башкалабызда бер үк фатирга 50-100 кеше теркәлү очраклары да бар икән. Ул фатирда яшәмәсәләр дә, штамп тора, ә аның өчен түләргә кирәк.

Берәр кайчан “кунаклар” бетәрме, ничек уйлыйсыз? Бәлки, киләчәктә, Универсиадага дип планлаштырылган төзү эшләре бетсә, теге 5 мең төзүчегә кытлык булмаса, алар китеп тә барыр. Ә базарлар кайчан үзебезнекенә әйләнер? Беркайчан да дип җаваплыйсы килә, чөнки бу сорау хыял дәрәҗәсендә. Урам тутырып чабулаучы, шәһәренең маршрут автобусларында дога укып акча җыючы таҗик, азәрбайҗан һәм башка балаларын Универсиадага кадәр “чүпләп” бетерә алырлармы? Әллә мәртәбәле кунаклар алдында зиннәтле спорт сарайлары янындагы хәерче халкы белән оятка калырбызмы? Меңьеллыкта чегәннәрне шәһәрдән җыеп вакытлыча читкә илтеп урнаштырган кебек, боларын да җыеп берәр җиргә “куеп торырлар”, бәлки. Кыскасы, Универсиадага кадәр Казанда эшлисе эшләр күп әле. Ахыр чиктә, нәкъ менә шушы проблема иң авырлар рәтендә калыр кебек.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Алдыйлар да соң!

Кай җирең авыртса, шул урының белән күбрәк бәреләсең, диләр. Дөрес сүз. Тик хәзерге тормышта ничек бәрелсәң дә, авырткан урынга туры килә. Адәм баласын Аллаһыдан да, законнан да курыкмыйча, йөз кызартмыйча алдап була торган замана. Бу турыда радио-телевидениедән көн саен бер гади нәрсә кебек кенә әйтеп торалар.

Мисал өчен, бермәл “Татарстан – яңа гасыр” каналы никадәр кешенең, “долевой” ипотекага дип биреп, 400-500 мең сум акчасын югалтуы турында сөйләде. Җитмәсә, бу мескен халык үзе гаепле икән. Чөнки ул оешмаларның документларын тикшермәгәннәр, шуңа күрә алданганнар. Хөкүмәтне, прокуратураны, милицияне, салым органнарын алдый алган адәмнәрнең гади халыкны көпә-көндез кычкыртып талаулары көн кебек ачык бит. Мескен гади халык хәләл акчасына азапланып салган өен еллар буе паспортлаштыра алмый югыйсә. Ә нигә андый ялган оешмаларны, йөзләрчә мең сум акча урлап ала торган бандаларны хөкүмәт органнары рәсмиләштерә? Ни өчен аларны җентекләп тикшермиләр? Кем юл куйган, беренче шулардан сорарга кирәк ул җавапны. Югыйсә 100 сумлык ГИБДД штрафы яисә берәр салым түләнми калса, бик тиз эзләп табалар. Монда гади халык гаепле түгел. Аны төрлечә алдап була.

“Бер куллы бандитлар”дан котылдык дип тынычландык кына, аның урынына икенчеләре чыгып тора. Әйтик, “Татарстан – яңа гасыр” каналында “Хан хәзинәсе”, “Музыкаль табышмак” һәм башка шуның ише акча җыюга корылган тапшырулар күрсәтелде. Алып баручы егет белән кыз кешеләрне акча отарга үгетли. “Мә, алыгыз инде, бушлай бирәбез”, – дигән сыман ялыныпмы-ялыналар. Бушлай сыр капкында гына була дигән мәкаль бу очракта бик туры килә. Сораулары гади, балалар да белерлек. Әмма әлеге акчаны берәрсе отканчы, тегеләргә мең кеше шалтырата, менә шулар арасыннан компьютер берсен сайлап алырга мөмкин. Кеше көне буе шалтыратып акчасын әрәм итсә дә, эләгә алмавы бик ихтимал. Бәхеткә, шундый тапшыруларның гомере озын булмады. Әмма башка каналларда да шуңа охшашлар күп әле. Кәрәзле телефонга корылган уеннарның һәммәсе ялган.

Борчыган мәсьәләләрнең тагын берсен язам: ул да булса халыкны сәламәтләндерү турында (народные целители). Боларның да күбесе халык алдауга нигезләнгән. Кайберәүләре кая барып бәрелергә белмәгән, өметен өзгән авырулардан, 10-20 сеанс үткәреп, акча сава. Авыруларны тилмертмәскә, актык акчасын тартып алмаска иде. Андый көчкә бары тик Аллаһы Тәгалә генә ия булырга тиеш. Үзе бирә, Үзе ала дип уйларга гына кала.

Фәндияр ГЫЙЛЬМАНОВ.

Яшел Үзән районы, Югары Урысбага авылы.

Галимнәр кайда безнең?

Уйлавымча, Русия артта калган илләрдән саналып килде. Бу техникага да, бөтен кирәк-ярак уйлап табуга да кагыла. Ватан сугышы булмаса, без ат сабаны да күрмәгән булыр идек. Кайда булды икән соң безнең галимнәр? Хәзер дә чит ил галимнәре Русияне техника белән тәэмин итә. Авыл хуҗалыгы буенча гына да ниндиләре генә кайтмый. Без исә акчаны миллиардлап коябыз. Үзебездә бер чәчкеч уйлап табучы галим юк. Нәрсәгә генә тотабыз соң ул югары уку йортларын? Бишәр ел ыштан туздырып ник укыйлар? Җитмәсә, “Без булдырабыз”, – дип мактанабыз бит әле. Ярый әле илебез нефтькә бай. Чит илгә су кебек ага. Аларда пыяла ватыгына кадәр җыялар, бездә шешәсе җирдә аунап ята.

Колхозчы хезмәтен игътибарга алучы юк. Авылда алтын куллы егетләр эшсез. Ә читтән яллап эшләтәләр. Чөнки хәзер яңа система. Аңа инвесторлар хакимлек итә.

Тормыш белән компьютер ярдәмендә генә идарә итәләр. Аларын да, билгеле, японнар уйлап тапкан. Берәр кнопкага басып, сугыш кына башламасыннар инде.

Зыятдин ШӘВӘЛИЕВ.

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы.

Җитәкчеләр – маңкорт?

Телебезнең дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алмавына бик борчылам. Безнең хөкүмәт җитәкчеләренең башкаларга ярарга тырышып, һәрвакыт кабатлап әйтә торган сүзләре бар. Имеш, безнең республика күпмилләтле, бөтенесе дә дус-тату яши. Шулай мактана, шапырына торгач, телебез үлеп, бетеп бара бит инде. теленең дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алмавына дә, мәктәп тә түгел, фәкать үзебезнең исем-фамилиясен йөрткән җитәкчеләр генә гаепле. Күреп-ишетеп торабыз: алар елдан-ел татарча сөйләмне аз куллана. Язучы Айдар Хәлим әйтмешли, сөйләр алдыннан бисмилла урынына берничә сүз үзебезчә әйтәләр дә аннан сәгать буе русча сөйлиләр. Алар, күрәсең, татарча сөйләүне түбәнчелек дип саный. Әллә бу русларга ярарга тырышумы? Кайчандыр телебез дөнья күләмендәге иң әһәмиятле 14 тел арасында рус теле белән бер дәрәҗәдә булганын хөкүмәт җитәкчеләре беләме икән? Әллә белергә теләмиме? Шәһәрләрдә, район үзәкләре урамнарында татарча язылган сүзләр кими бара. Кая гына керсәк тә, рус язуына маңгай белән төртеләбез. Моңа кем гаепле? Мәскәүме? Аннан килеп: “Русча гына языгыз”, – дип китмәгәннәрдер бит?! Телевизордан күреп торабыз: Казанда төрле җитәкче урыннарда утыручы татарларның яртысы диярлек татарча белми. Чеп-чи маңкортлар. Бу – читтә яшәүче милләттәшләребез алдында да хурлык. Алар безнең Казан маңкортларына караганда татарча әйбәтрәк сөйләшә.

Салих МИҢНЕГӘРӘЕВ.

Минзәлә шәһәре.

Киңәш

Дөньяга килгәнсең,

Уйларга иренмә!

Беренче эш итеп,

Син үзеңне эзлә!

Әгәр син иренсәң,

Эзләүче күп бездә.

Алар тиз табалар,

“Утар”га ябалар.

Андагы мутлыкны

Син һич тә сизмәссең.

Гомерең буена

Бер рәхәт тә күрмәссең.

Мөгътәсим ГЫЙМАЕВ.

Баулы шәһәре.

Комментарии