Беренче тиеннәр

Айдар ФӘЙЗРАХМАНОВ, җырчы, “Җырлыйк әле” тапшыруының алып баручысы, дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе, ТДГПУның музыка факультетында кафедра җитәкчесе:

– Беренче тапкыр эшкә 3 класста чыктым. Без үскәндә укытучылар гаиләсенә кырда борчак җире бүлеп бирәләр иде. Әти һәм без, 6 баласы, иртән чыгып китәбез. башына 10 га җир эшкәртәсе. Борчакны чабабыз, рәтләргә салабыз, суктырабыз, саламын чыгарабыз… Җәй буе эшлибез, ә акча бирмиләр, бары тик хезмәт көнен генә язып баралар. Сентябрьдә исә барысын да санап, исәп-хисап ясадылар. Бер өлешен – акчалата, калганын ашлык белән түләделәр. Монысы белән бергә йөреп эшләгән тәүге акчам булды. Ә 6-7 класста ат көтүе көтеп, хезмәт хакын җыеп, велосипед алдым.

Студент елларында уку белән бергә ит комбинатында, суыткычлар тирәсендә маташтым. Комбинат котельныена фундамент салырга да туры килде. Шунда әнигә – суыткыч белән телевизор, үземә радиоприемник алдым. 3 класстан эшли башлаган идем, гомер буе хезмәттән туктаган юк. Зарланмыйм. Әнием дә: “Улым, синең эштән бәхет бар” , – дия иде.

Хәзер дә дүрт урында эшлим. Һәр җирдә тырыш хезмәт итәм. Артык баемадым да, ач-ялангач та булмадым. Аллага шөкер, гаиләм, сөеп туя алмаслык оныгым, йөреп торырга машинам, авылда өем, бакчам бар. Ходай саулыктан аермасын.

Вера МИНКИНА, Камал театры артисты:

– Ходай саулыкны бирде. Быел 92 яшемне тутырдым. Барлык гомеремне театрга багышладым. Пенсионерларга акчаны айныкын айга биреп баралар, Аллага шөкер, мин дә канәгать.

Беренче тапкыр кулга акча мәктәптә укыганда керде. Мин Чистайның Бахта авылында туып үстем. Мәктәптә һәрберебезгә, чүп үләнен утар өчен, бәрәңге яки чөгендер җире бүлеп бирәләр иде. Шунда сентябрь, октябрьләрдә, уңыш җыю тәмамлангач, хезмәт хакын алдык. И сөенгән идем. Безнең балачак мул тормышка туры килмәде. Ул акчаны күлмәклек алуга тоттым. Билгеле, минем тиеннәр генә җитмәгәндер, өйдәгеләр дә өстәгәндер. Төгәл ничә сум булуы исемдә түгел, йөзенче яшь белән барам бит. Хәтерем бик начарайды.

Хәзерге буын андый тиеннәрнең кадерен белми дә. Артык рәхәттә яшибез бүген.

Лилия ЙОСЫПОВА сорашты.

Комментарии