- 06.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №43 (З ноябрь)
- Рубрика: Архив
Лидия Каткова хәрби иминият компаниясеннән улы үлеме белән бәйле пособиене 3 елдан артык ала алмый.
2006 ел язында Денис Катковны Казаннан Приморье краендагы Новосысоевка авылына хәрби бурычын үтәргә җибәрәләр. Берничә айдан солдатны ремонт ротасының өлкән слесарь-монтажчысы итеп куялар.
Әмма 2007 елның июлендә егетнең әнисе Лидия Каткова хәрби частьтан телеграмма ала. “Денис командировкада вакытта елгада батып үлде”, – диелә анда. Хәрби тикшерүчеләр фаҗигане бәхетсезлек очрагы дип таба һәм җинаять эше кузгатудан баш тарта. Әмма часть командиры Лидия Катковага язган хатында “Денисның үлеме аның хәрби хезмәтен үтәү белән бәйле”, – дип искәртә. Һәм бу – хәрбинең әнисенә пособие түләргә нигез булып тора. Ләкин “Хәрби-иминият компаниясе” ширкәте вәкилләре “Солдатның үлеме үз белдеге белән частьне калдырып киткән чагында булган, шунлыктан акча түләргә бурычлы түгелләр”, – дип белдерә.
Казан хокук яклау үзәге юристлары ярдәмендә Лидия Каткова Мәскәүнең Кунцев район судына (ширкәт шул районда урнашкан) бер тапкыр түләнә торган пособиене һәм суд, юл чыгымнарын түләттерүне сорап мөрәҗәгать итте.
Узган ел 30 ноябрьдә суд Каткова файдасына – 219867 сум 70 тиен түләнергә тиеш, дигән карар чыгарды. Мәскәү шәһәр суды да ширкәтнең шикаятен кире кагып, бу карарны үз көчендә калдырды.
Бүген Лидия Каткова хокук яклаучыларга акчасын алуы турында хәбәр итте.
Педагог хөкем ителде
Татарстан Югары суды балалар сәламәтләндерү лагере начальнигы урынбасары Гөлнара Меркуловага карата район суды тарафыннан чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды. Аның гаебе буенча 2008 елда 11 яшьлек бала суга батып үлгән иде, дип хәбәр итә Казан хокук яклау үзәге.
5 июльдә Казанның Киров район суды аңа 2 елга колония-җирлек билгеләп, ирегеннән мәхрүм иткән иде һәм ул 2 ел дәвамында педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә алмый. Хөкем карары гаепләнүченең баласына 14 яшь тулганнан соң гына үтәлергә тиеш. Әлегә аның улына 1 яшь тә юк. Федераль судья Виктор Гужов шундый карар чыгарды. Меркулова үзе бу хөкем карары белән килешмичә, Югары судка шикаять иткән.
Исегезгә төшерәбез: 2008 елның июль аенда 11 яшьлек Аня Дмитриева лагерьдан читтәге күлдә батып үлә. Соңыннан аның йөзә белмәве дә ачыклана. Тикшерүчеләр лагерьда куркынычсызлык кагыйдәләренең тупас бозылу очракларын ачыклаган. Киров район суды Казан шәһәре башкарма комитеты тарафыннан да закон бозуларның күплеген, хезмәткәрләрнең вазифасы тиешенчә рәсмиләштерелмәгән булуын искәрткән.
Ходай саклаган
Атна башында Казандагы “Мега” сәүдә үзәгендә гадәттән тыш хәл булды. Андагы “Оби” кибетендә янгын чыга. Тиз арада бинадан ике йөзләп кешене эвакуациялиләр. Ут сатуга куйган ишекләргә каба. “Кызыл әтәч” сигез квадрат метр мәйданны ялмап ала. Бәхеткә, аны тиз арада авызлыклыйлар. Хәзер янгын чыгу сәбәбе ачыклана, тикшерелә торган версияләр арасында махсус ут төртмәгәннәрме икән дигәне дә бар.
Ут булмаса, төтен бар…
Казанның Авиатөзелеш районындагы баракта өч кеше төтеннән буылып үлде. Фатирдагы мичнең морҗасы тыгылган була. Мәрхүмнәрнең берсе – 22 яшьлек таҗик егете. Ул әлеге бүлмәдә ике атнадан чак кына озаграк яшәп калган. Фатирны арендага йөргән кызы белән бергә алалар. Ул да гомере белән бәхилләште. Кызга нибары 15 (!) яшь. Тумышы белән Яшел Үзән районыннан. Гөнаһ шомлыгына каршы, фаҗига булган көнне яшь парга кунакка 17 яшьлек тагын бер кыз килгән. Төтен аны да аямаган.
“Аю”ларга “контакт” кирәк түгел!
“Бердәм Русия” партиясе тирәсендә кызык кына ыгы-зыгы туды. Әлеге фирка вәкиле Роберт Шлегель бөтен партиядәшләренә дә “Вконтакте” сайтында үз битләрен булдырырга тәкъдим иткән. Мавыгып китеп, бер көн эчендә социаль челтәрдә 300 партиядәше өчен исемле битләр дә әзерләп куйган. Тегеләргә парольләрне генә аласы калган. Ләкин бик күп “аю”лар моның белән килешмәгән. Аерым алганда, Дума депутаты Игорь Игошин партиядәшенең әлеге батырларча кылынган фидакарь адымына тиешле бәя бирми, “Миңа “контакт”та сәхифә кирәк түгел”, – дип белдерде ул. Аңа башка “аюлар” да кушылды. Барысын да эшләп, ясап, кулга тоттырып бирәләр, анда да канәгатьлек юк бит, әй!…
Укытучыларны яклагыз!
Интернеттагы proshkolu.ru сайтындагы укытучылар Русия хакимиятләренә мөгаллимнәрне яклауны таләп иткән мөрәҗәгатькә электрон имзалар җыя. Шау-шу кубуның сәбәбе – Санкт-Петербургның бер мәктәбендә булган гадәттән тыш хәл. Бер укучы кыз баланың үги әтисе, белем йортына килеп, яшь мөгаллимә Ольга Харитонованы класста ныклап кыйный. Нәтиҗәдә, укытучы хастаханәгә эләккән. Мондый агрессиянең сәбәбен мәктәптә болайрак аңлаталар. Бер атна элек кыз бала икенче бер укучы белән ялгыш бәрелеп, авызын каната. Мөгаен, кызның әнисе белән яшәүче ир-ат укытучыдан шуның үчен алгандыр, диләр. Мөгаллимнәр исә үзләрен дәүләт яклавын таләп итә. Хәзер хатын-кызга кул күтәргән иргә карата җинаять эше кузгатылды.
Талаш судка барып җитте
Түбән Каманың юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары бөтен Русия алдында көлкегә калды. Алар, махсус радарлар урнаштыргач, штраф кәгазьләрен… “Ашыгыч ярдәм” һәм янгын сүндерү хезмәтләренә җибәрә башлаган. Нәтиҗәдә, махсус хезмәтләргә ике мең сумнан өч йөз сумга кадәрле “бәхет хатлары” килеп төшкән. Ә тизлек режимын алар еш боза – янгын сүндерүгә яки авыр хәлдәге пациент белән барганда, кагыйдәләр турында уйлап торып булмый бит. Беренче булып янгын сүндерүчеләрнең түземлеге шартлаган: инспекторлар гамәленә ачыклык кертер өчен, алар Татарстанның Арбитраж судына мөрәҗәгать иткән.
Су күпме торачак?
Татарстанда су бәясе киләсе елда 12 процентка күтәреләчәк. Мондый хәлне коры җәй аркасында чыгымнарның артуы белән аңлаталар. Шунысы да бар: Мәскәү төбәкләргә бәяләрне 20 процентка арттырырга ризалык биргән. Бездә алай ук кыланмаска булганнар.
Ирина җиңә алмады
Кытайда узган “Дөнья миссы” бәйгесендә Русиядән безнең Татарстан кызы, нәсел тамырлары Апас районына барып тоташкан Ирина Шәрипова катнашты. 120 катнашучы арасында ул бары тик беренче егермелеккә генә эләгә алган. “Дөнья миссы” таҗын исә Кушма Штатларга Александрия Миллз алып кайтып киткән.
Мәскәү Казан арасы
Казаннан Мәскәүгә яңа автобус маршруты ачылды. Ул 7 ноябрьдән көн саен йөри башлаячак. Казаннан 16 сәгать 30 минутта кузгалып, Мәскәүнең Казан вокзалына иртәнге 7гә килеп җитәргә тиеш.
Ни ашыйбыз?
Русиядә туклану продуктлары сыйфатсыз булырга да мөмкин. Бу нисбәттән кулланучылар яклаучысыз калды. Чөнки азыкның ничек әзерләнүе, рецепты куркынычсызлык ягыннан тикшерелми, җитештерүчеләргә төгәл чикләүләр юк. Моңарчы җитештерүчеләрнең нинди состав куллануы Русия куллану күзәтчелеге оешмасы белән килештерелергә тиеш иде. Хәзер ул бетерелде. Бу хакта Татарстан кулланучылар берлеге тарафыннан оештырылган конференциядә җитди сүз булды.
Белгечләр фикеренчә, бүгенге сатып алучы ике төркемгә бүленде. Берәүләр кыйммәтрәк булса да, азмы-күпме сыйфатлырак, натураль продуктлар сатып ала, тик андыйлар аз. Ә күпчелек түбән сыйфатлы ризык белән тукланып, сәламәтлеген какшата, авырулар җыя.
“Кәҗә бистәсе” булырмы?
Метро станцияләре арасында бәхәс тудырган исем – “Кәҗә бистәсе” буенча Казан метросының рәсми һәм рәсми булмаган сайтында сораштыру бара. Әлегә күпчелек (сораштыруда катнашучыларның 60%ы) “Кәҗә бистәсе” яклы. Икенче урында – “Энергоуниверситет” исеме. Шулай ук “Елга буе”, “Чистай” “Энергетик”, “Ибраһимов проспекты” һәм башка исемнәрне яклаучылар да бар.
Комментарии