Негр күреп шаккаттым

1980нче елларда эшләгән җирдән Мәскәүгә барып кайтырга бушлай 2 көнлек юллама бирәләр иде. Төне буе поездда барасың, көне буе әлсерәп кибеттән кибеткә чабасың да, кич тагын поездга утырып кайтып китәсең. Шул юлламага Мәскәүдә ашханәдә бушлай ашау да керә иде.
Менә шундый юллама алып, Наҗия исемле хатын белән Мәскәүгә киттек. Кибетләрдә йөреп арыгач, ашханәгә барырга булдык. Ул ашханәдә (кайсы урамда икәне онытылган) талоннар белән ашаталар иде. Наҗия мохер шарф алырга кибеттә чират торып калды, мин ашарга киттем. Кердем, озын гына ашханә, ике рәт итеп өстәлләр куелган, кеше дә әллә ни күп түгел. Ризык бирә торган урынга бардым. Шулчак, шау-гөр килеп, 9-10 керделәр дә чиратка бастылар. Мин бу негрларга исем китеп, авызымны ачып карап торам. Озын-озын егетләр, тешләре генә ялтырый. Болай якыннан беркайчан да күргәнем юк иде, азрак шүрләбрәк тә куям.
Бу ашханәдә төшке аш комплекслы иде. Барыбызныкы да бер төсле. Мин ашарга алып өстәлгә куйдым да, подносны илтергә киттем. Килсәм, минем төшке ашны бер негр ашап утыра. Мин дә килеп ашый башладым. Негр салат ашый, мин каймак ашыйм. Негр аш ашый, мин второйны тартып алдым, негр нәрсәдер мыгырдый. Ә мин үзем куркам, үзем ашыйм. Шулай итеп аннан-моннан капкаладым да өстәл яныннан торып киттем. Узып барганда күрше өстәлгә күзем төште, анда минем орынмаган да төшке ашым тора иде. Ничек итеп оятлы булуымны һәм көлкегә калуымны соңыннан гына аңладым.
Роза апагыз ШАҺИДУЛЛИНА.
Казан шәһәре.

Йокылы-уяулы кызык

Беркөнне эштән кайтканда, көчле яңгырга эләгеп, манма су булдым. Көзге яңгыр салкынчарак та иде. Кайткач, кайнар чәй эчеп, ашап алдым да газеталар укыйм әле дип утырдым. Газеталардан аерылып булмый. Укый-укый йокы килеп төште дә бераз ятып алыйм дигән идем, йоклап кителгән.
Менә берзаман уянып китеп торып бастым да сәгать ничә икәнен һич кенә дә чамалый алмыйм. Иртәме, кичме? Сәгатькә карыйм да, икенче ярты кебек. Эх, мин әйтәм, эшкә соңга калганмын. Тыз-быз килеп, киемне алыштырырга эзлим. (Төшке ашка кайткач, халат кия торган гадәтем бар). Эштән киеп кайткан итәгем идәндә ята. Исемә төште: мин бит яңгырда чыланып кайттым, итәкне юарга уйлаган идем. Кайчан чыланып кайттым соң? Тагын искә төшерә алмыйм. Сәгатькә карадым, 3нче ярты кебек. Кай арада 3нче ярты булды соң әле, дим. Ничек бу вакытта эшкә барам инде? Йоклап калынган дип әйтәмме? Юк, бармыйм, дим. Соң, бүген бармасам, иртәгә барыбер барырга бит инде. Иртәгә нәрсә әйтермен, дим. Тагын яхшылабрак сәгатькә карасам, 6 тулып киткән икән. 10 минутта торганмын, миңа икенче ярты булып күренгән ул. Әздән генә сәгать 7нче киткәч, эшкә чыгып чапмадым.
Фәридә ХАЛИКОВА.
Буа.

Комментарии