- 06.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №39 (5 октябрь)
- Рубрика: Архив
Редакциягә Арча районыннан Гөлфирә апа шалтыратты. Ул күп бала анасы булуын һәм шуңа бәйле рәвештә «Мәрхәмәтлелек» социаль ярдәм үзәге юлын даими таптавын, анда нинди «мәрхәмәтле» кешеләр эшләвен һәм аларның аны ничек алдавын, нинди кимсетелүләргә дучар булуын ярсып сөйләде.
– Газета аша дөньяга кычкырырга оят, билгеле, ләкин башка чарам калмады, – диде ул.
«АЛТЫ АЙ ЭЧЕНДӘ ЙОРТЛЫ БУЛДЫК»
Бу гаиләне күп балалы дип әйтү генә аз булыр. Каюмов Айдар абый һәм Гөлфирә апа – 9 малай һәм 4 кыз – барысы 13 баланың әти-әнисе. Арада тәрбиягә алынган сабыйлар юк, барысы да үз балалары. Бу гаиләдә ай саен туган көн. Кайбер айларда хәтта – икешәр. Ике уллары инде хезмәт итеп кайткан, берсе – армиядә. Олы уллары өйләнеп, аның хатыны һәм ике баласы да шушы йортта яши. Кыскасы, йорт шау-гөр килеп тора.
…Айдар абый белән Гөлфирә апа 1983 елны өйләнешеп, башта әти-әни янәшәсендә төпләнә, аннары дуслар киңәшенә таянып, Курсага күченеп килә. Эш тә бар, торыр урын да булачак, балалар өчен бакча, мәктәп тә якын гына, поезд юлы да шул авыл эченнән үтә… Курсадагы авария хәлендәге баракка килеп төпләнгәч, Айдар абый урманчылыкка тракторчы булып урнаша, Гөлфирә апа бала тәрбияли. Бер-бер артлы балалар туа тора һәм 1992 елда гаилә башлыгы фатир артыннан йөри башлый. Биш-алты бала белән баракта тормыш итеп буламыни?! Ссуда алып йорт салырга дигән уй гына тормышка ашмый – ничә кат документ җыеп тапшырсалар да, аларның үтенече кире кагыла.
Айдар абый, аптырагач, Министрлар кабинетына, аннан Президент аппаратына юнәлә.
– Бар зарымны язып алып калдылар да, районга җибәрделәр. Район эш урынына җибәрә. Миңа андагы җитәкчеләр каршында оят, чөнки гел ярдәм иткән урманчылыкка тагын сүз тия бит. Саба районы – бай, эшләгән кешегә нәрсә сорасаң да бирә ул. Хезмәт хакы урынына, агач алырга мөмкин, шуңа гына йорт салырбыз, дип йөри башладык та. Ул чакта Нургали абый җитәкче иде. Аннары аның улы Рәис Миңнеханов калды. Менә шулар ярдәм итте. Бу урында агачлык иде. Монда килеп карап чыктылар да, агачын кисеп, төпләрен алып, бу урында 6 ай эчендә бөтен лапасы, каралты-курасы, мунчасы белән йорт салып бирделәр, – диде Айдар абый.
– 1994 елда шушы йортка унынчы балабызны алып кайттык. Ул декабрь аенда вафат булды. Инде башка алып кайтмам дигән идем, 2000 елдан соң, яңадан дүрт балабыз булды. Минем әни дә – 8 бала анасы. Аның өченче дәрәҗә Дан ордены бар иде. Советлар Союзы чорында бу. Ул чакта минем дә ул кадәр генә балам бар иде инде, ләкин без андый орден-медальләрнең берсен дә күрмәдек. Аның кирәген дә күрмим үзе, тик шуңа атап, интектереп, документын да җыйдырдылар, ләкин ул шул килеш онытылды. Һәрвакыттагыча. Яңадан сүз башына кайтыйм: 2000 елда кызым Гүзәл туды һәм менә шуннан башланды да инде безнең эшләр, – дип сүзнең асылына күчте Гөлфирә апа.
«МӘРХӘМӘТЛЕЛЕК» КӘГАЗЬ ҖЫЯ
– Гүзәлгә ике ай тирәсе булгандыр. Социаль ярдәм үзәгеннән шалтыратып, 10 балалы гаилә буларак безгә микроавтобус тиеш, диделәр, тагын документ җыярга кушылды. Алар документ җыясы дигән сүз: иремнең һәм минем хезмәт хакы, гаилә составы турындагы белешмә, барыбызның туу таныклыгы, паспорт күчермәләре, мәктәптән белешмә һәм башкалар. Алып барып тапшырдык. Шуннан соң ярты ел узгач, кабат шалтыраталар: «Сезгә фатир тиеш, документ җыегыз!» Җыйдык. Мин моны һич алдамыйм, бу үзәгемә үткән проблема. Балага хәзер 11 яшь, машина-фатирның тавыш-тыны юк. Гаилә елында тагын ниндидер программа китте һәм фатир бирелә, дип кабат документ җыярга куштылар. Конкрет срок – ике көн. Ничек итсәк иттек, җыеп тапшырдык. Эш бетте.
Шушы ук елда кызлар белән Сабантуй алдыннан өй юабыз. Үзебезнең социаль ярдәм үзәгеннән шалтыраталар. Сиңа нинди көнкүреш техникасы, мебель кирәк дип. Язлыкта документ җыеп биргәч, болар фатирга мебель тутырадыр, дип сөенәм бит инде. Бар кирәк әйберне санадым. Суыткыч, тузан суырткыч, стенка, микро дулкынлы мич… Менә балаларга йокларга карават җитешми, ике-өч карават булса да комачау итми, дидем. Шунда: «Балаларыгызга мәктәпкә канцтовар җыярбыз, ярдәм итәрбез, аяк киемнәре дә бирербез, ничәнче размер кирәк?» – диләр. «Бездә бөтен размер да бик яхшы үтә, нинди размер булса да ярый» , – дидем. Берсенә ярамаса, икенчесенә ярый ул. Июльдә социаль ярдәм үзәгеннән ике кыз килеп керделәр. Өйнең мәйданы күпме, нәрсә үстерәсез, консервылыйсыз, җиләк җыеп ябасызмы, бәрәңге утыртасызмы, сатасызмы, хезмәт хакларыгыз нинди, балаларга булган керем… Сорап чыгып китте болар. Ай ярым үтмәде, тагын ике партия килеп керде. Болар тагын шуны ук сорап утырды. Сезгә матраслар бирәбез, диделәр. Тагын бер-ике ай үтте, резин итектән, яңгыр явып тора, тагын ике кыз… Капкага гына килгәннәр иде, ирем пырлатып җибәрде. Сез килгәннән бирле берни үзгәрмәде әле дип… Кайсыгыз тора безнең фатирларда, кайсыгыз ул мебельләр белән эш итә, диде.
СУЫТКЫЧ КАПЧЫКТА ЯТМЫЙ
Улым Рүзәл (ул 2001 елгы – авт.) укырга барганда, безне «Мәрхәмәтлелек» социаль ярдәм үзәгенә чакырттылар. Өстәл әзерләгәннәр. Күп балалы гаиләләргә «Круг» фирмасы конверт белән материаль ярдәм буларак 4 мең сум акча һәм бер пакет тәм-том бирде. Шуннан күпмедер вакыт үткәч, Казанга Социаль яклау министрлыгына хат яздык. Теге автобус, фатир мәсьәләсе яңармасмы янәсе… Шунда безгә җавап килде. «Помоги собраться в школу» акциясе кысаларында сезгә 4 мең сум акча, ярдәм буларак, суыткыч бирелде» – дип язылган иде анда. Акчасын беләбез, ә суыткычы кайда? Шушы мәсьәлә белән «Мәрхәмәтлелек» Социаль ярдәм үзәге җитәкчесе урынбасары Резеда Әсхәт кызы янына киттем. Теге 4 мең сум акчаның безгә суыткыч алырга материаль ярдәм буларак бирелгәнен белдем. Советлар Союзы чоры булса, дөрестән дә, ул акчага суыткыч алып булыр иде, бәлки. Ә бүген ул акчага нинди суыткыч алыйм?!
Шуннан соң Казанга Путин идарәсенә киттем.
Депутат Роберт Миңнегалиев кабул итте, тыңлады, барын да язып алды, булышам, диде. Суыткыч та бирәм, дигән иде, кире кактым. Миңа аны район биргән бит инде, кайдалыгын гына табасы бар! Шулай да, ул мине жәлләде булса кирәк, балаларга бүләк итеп, компьютер бирде, прокуратурага барырга кушты. Хөкемгә тартырга жәлләдем аларны, бармадым.
Кабат Резеда Әсхәт кызына бардым. «Суыткычымны тапмыйча торып, мин тынычланмыйм», – дидем. Ул мине начальник янына алып керде. Ул – Руслан Солтан улы – кайчан эшли башлагандыр да, аңа нинди мәсьәлә буенча гына керәседер – анысын белмим, аны моңарчы бер тапкыр да күргәнем юк иде. Зарымны сөйли генә башлаган идем: «Ә, теге суыткыч мәсьәләсемени?» , – ди бу. Мин аңа «син» дип эндәшкәнмен. «Нишләп әле син миңа син, дип эндәшәсең, сез дип әйт, мин 4 бала атасы», – ди. Мин инде хәзер кемгә нәрсә дип эндәшергә дә белмим. «Минеке 13 һәм алар да эттән тумаган», – дидем. Барысын да беләм, мин ул вакытта эшләмәдем, шуңа белмим ди. Башта бу суыткыч «Эльдорадо» дан биреләсе булган, аннары ни өчендер «Татфойл»га калган, имеш. Аның начальнигының исемен әйтегез, табыйм ул суыткычны, дидем. Хәзер сүз артыннан куып тотып булмый, аларның идарәсе алышынды, диделәр. Менә шуннан соң йөрәгем чыдамады, киттем прокуратурага. Гариза язмадым, әмма Резеда Әсхәт кызы белән сөйләшергә куштым. Сөйләшкәннәр, күрәсең, икенче килүемдә бу теге Руслан Солтан улы янында әйтә: «Әйдә, бу хатынга материаль ярдәм итеп 10 мең акча бирик, алсын үзенә суыткыч, – ди. Аннары әйтә: «10 меңгә нинди суыткыч ала инде бу, әйдә 20 мең бирик, безне моның өчен үтермиләр бит, – ди. Ярый, ди теге. Үзе кәнәфиендә аякларын атландырып, әйләнеп утыра. Мин кем дә, син кем дигән кебек. Минем аннан башка да башым авырта, ә ул мине шул рәвешле мыскыл итте. Бер өстәлгә ята, бер әйләнә… Ул үзенең «Мәрхәмәтлелек» үзәгендә утыруын оныткан, ахры. Шуннан соң чыктык та миңа материаль ярдәм сорап гариза язарга куштылар. Мин андый хәлдә түгел, дидем. Әлегә яза алмыйм, дидем. Русланның шундый итеп сөйләшүе канымны катырды. Юкса, әллә кайчан хөкем иттерә ала идем инде мин боларны. Соңрак яңадан Резеда Әсхәт кызына бардым. Суммасын куймаска кушып, материаль ярдәм сорау турында гариза яздырттылар. 20 меңгә сөйләшәбез һәм мин сиңа ул акчаны җибәрәм, диде. Март аенда бу миңа 10 мең сум җибәрде. Ул чакта кызымның аягына операция булды. Авариягә эләгеп, аягы чәрдәкләнеп, шуны төзәтеп йөрдек. Ул акча шунда кереп бетте инде. Ә аның калган 10 меңе кайда соң? Аннан соң кабат барган идем, җинаять эше ачылган, диделәр. Миңа да шунда кереп, өстәп язарга кушканнар иде, язып тормадым инде.
Гөлфирә апа бүген Чүриледәге психоневрология интернатында 6 мең сумга якын хезмәт хакы алып эшли, ире Айдар исә Казанда сак хезмәтендә – 10 мең сумга якын акча ала. Шуңа күрә, бу 10 мең сум акча да алар өчен зур сумма санала.
Иң авырткан мәсьәләләре – фатир, ул хәл ителү алдында тора икән. Теге чакта ук фатир бирелмәү сәбәбе – районнан Казанга җибәрми калдырганнар, имеш. Бүген ике бүлмәле фатирга сертификат бирелгән инде. Анысын Арчадан алачаклар. Тик район үзәгендә дә эш юк бит әле, олы кызлары һәм уллары да Казанда эшли. Бу фатирда кем генә яшәр?!
ДӨРЕС АҢЛАМАГАННАР
Адашкан суыткыч мәсьәләсен ачыклау өчен, әлеге дә баягы, Руслан Солтан улы Низамовка керәсе иттем. Ничек бар, шулай әйтәм: аны дүртенче баруымда гына эш урынында туры китерә алдым.
– Гөлфирә Каюмованың минем янга берничә тапкыр кергәне бар. Мин монда 2007 елның апреленнән эшлим. Бу вакыт эчендә безгә пенсия фонды аркылы компьютерлар, аннары газ котеллары кайткалады, ләкин суыткычлар кайтканы булмады. Бу беренчедән, – дип башлады «Мәрхәмәтлелек» социаль яклау бүлеге җитәкчесе. – Икенчедән, Гөлфирә Каюмова гаиләсенә материаль ярдәм әле быел гына күрсәтелде бит. Күп балалы, мохтаҗ гаиләләр проблемасын мин бик якын кичерәм, чөнки үзем дә 4 бала атасы, ә аларда ул – 13. Аларның бит һәрберсен мәктәпкә дә әзерләргә кирәк. Министрлар кабинетының 541нче карары буенча, авыр хәлле, күп балалы, аз керемле гаиләләргә материаль ярдәм каралган. Гариза тутырылганнан соң, аны комиссия карый һәм материаль ярдәм турында карар кабул итә. Гөлфирә Каюмовага да без гариза яздырттык һәм комиссия аңа матди ярдәм бирергә дигән карар чыгарды. Аның нигезендә ул гаиләгә 10 мең бирелде, 20 мең түгел. Ул 10 меңгә суыткыч аламы, баласын мәктәпкә әзерлиме – аның үз эше. Миңа бернинди суыткыч килгәне юк. Бу хакта инде прокуратурага да аңлатма бирдем.
– Социаль яклау министрлыгы нинди суыткыч турында язган, алайса?
– Хата килеп чыккан. Төрле оешмалар, кайчагында, иганәчелек ярдәме күрсәтеп, авыр хәлле гаиләләргә безнең аша бүләк ясый. Кайсыдыр оешма суыткыч биреп, ярдәм күрсәтергә теләвен әйткән, күрәсең, һәм безнең белгечләр Министрлыкка суыткыч биреләчәк, дип хисап биргән. Алар аны суыткыч бирелде, дип аңлаган, ахры, һәм үзләрендә шулай, дип теркәп калдырган да. Ә теге оешма, ахыр чиктә, суыткыч бирмәгән булып чыга.
– Сезнең хезмәткәрләрнең Каюмовлар гаиләсенә даими рәвештә «кунакка» барып, керемен сораштырып, тормыш шартларын өйрәнеп китүе нинди максатлардан чыгып эшләнә?
– Материаль ярдәм бирелер алдыннан ул гаиләгә барып акт төзелергә тиеш.
Менә шундый сөйләшү булды безнең арада. Кем ялгыш аңлаганын вакыт күрсәтер, анысы, һәм суыткыч проблемасы да ачылмый калмас, чөнки бу язма шул ук Социаль яклау министрлыгына юлланачак.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
АДАШКАН СУЫТКЫЧ,

Комментарии