СОВЕТ МӘКТӘБЕ САГЫНДЫРА

СОВЕТ МӘКТӘБЕ САГЫНДЫРА

Русиялеләрнең яртысы СССР заманында бирелгән урта белем хәзергесеннән яхшырак иде, дип саный. «Ромир» тикшеренүләр холдингы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый. Һәр бишенче җавапта белем бирү сыйфаты үзгәрешсез калды, дигән фикер яңгырады. Бу өлкәдә вәзгыятьнең уңай якка үзгәрүен танучылар – нибары 15 кенә процент.

«Интерфакс»

АРАКЫГА БӘЯНЕ АРТТЫРМАКЧЫЛАР

Русия Финанс министрлыгы аракының минималь бәясен 7 сумга арттырып, 197 сумга кадәр җиткерергә тәкъдим итте. Моны күздә тотучы документ норматив-хокукый акт проектлары порталында урнаштырылган. Җитештерүчеләрнең бәясен 165 сумнан 177гә, күпләп сатып алучыларда 174тән 180 сумга кадәр күтәрергә җыеналар.

«Бизнес-Онлайн»

КҮЛӘГӘ ӨЧЕН ШТРАФ

Мәскәүдә джип хуҗасына машинасының күләгәсе өчен штраф килгән. Фото-материалда күренгәнчә, урамдагы юл сызыгын автомобиль түгел, ә аның күләгәсе «кисеп чыккан». Моңа охшаш хәл күптән түгел Татарстанда да булды – Түбән Камада эвакуаторга төялгән җиңел машина иясенә тизлекне арттырганы өчен штраф салмакчы иделәр.

Лента.ру

БАКЧА ЙОРТЫН РӨХСӘТСЕЗ ТӨЗЕП БУЛАЧАК

Тиздән сайланачак Дума депутатлары өчен Хөкүмәт бакчачылык хуҗалыгы турындагы закон проектын әзерләгән. Аның нигезендә гамәлгә «бакча йорты» аңлатмасы кертелә. Мондый биналар төзү өчен рөхсәт кирәк булмаячак, дип билгеләнә. Моннан тыш, документ җир кишәрлеген торак йорт яки даими яшәү өчен шәхси объект төзүдә кулланырга рөхсәт итәчәк.

«Интертат»

Изображение удалено.АЗЫКЛАТА РИШВӘТ

Чуашстанның «Цивильский» ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы полковник райондагы авыл хуҗалыгы предприятиесе белән үзенчәлекле килешү төзи: ул тракторчыларны эшкә чыгар алдыннан табиб тикшеренүеннән азат итә, оешма исә моның өчен үзләрендә җитештерелгән продукция – ысланган тавык һәм казылык белән түли. Хәзер аның эше судка тапшырылган.

«Правда ПФО»

Комментарии