Хакамада Татарстанны Кытай белән чагыштырды

Хакамада Татарстанны Кытай белән чагыштырды

Ирина Хакамада 12 елдан соң кире сәясәткә әйләнеп кайта. «Үсеш фиркасе» («Партия Роста») сафларын тулыландырган күренекле оппозиционер белән Казанда очрашу узды.

Сәясәтче икътисади фаразлар, милли республикалар, Илбашы Владимир Путин турында фикерләрен җиткерде. Аларны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Русиянең бурычлары зур түгел, ләкин чыгымнары гаять зур: Сүриядә хәрби операцияләр, Кырымдагы мәшәкатьләр, төрле олимпиадалар, дөнья беренчелекләре, ришвәтчелек. Бездә бит, бәясенә караганда, юллар да алтыннан яки бриллианттан ясалган.

Сез – бәхетле, сездә хакимият Кытайдагы кебек. Демократия юк, ләкин хакимияттә барыбер сәяси намус, җаваплылык бар. Төбәкнең үсүен телиләр. Мәскәү белән чагыштырганда, Татарстанда эшләр күпкә яхшырак.

10-15 елдан нефтьнең актуальлеге бетәчәк. Күрерсез, «Вайбер», «УотсАп» кебек мобиль кушымталар тарихка кереп калачак, элемтә гомумән бушлай булачак. Шул ук вакытта нефтьне эшкәртүгә ихтыяҗ үсәчәк. Ә чи нефтьнең кирәге калмаячак.

Хәзер Русиянең бай төбәкләре федераль үзәккә акча җибәрә, шулай итеп фәкыйрь төбәкләрне туендыра. Татарстан да күпләрне туендырып ята. Болай дәвам итсәк, ул төбәкләр бөтенләй ялкауланып бетәчәк. «Ни өчен без тырышырга тиеш соң әле?» -диячәкләр. Алар өчен иң мөһиме – Мәскәү белән яхшы мөнәсәбәттә булу. XIX гасырда, мәсәлән, керемнең 30 проценты гына үзәккә киткән, калган 70не губерния үз бюджетына калдырган. Хәзер дә шуңа якынлашырга кирәк, шул вакытта гына дотацияләнүче төбәкләр калмаячак. Нефть булмаган төбәкләр күршеләреннән сатып алып эшкәртү белән шөгыльләнергә, инновацияләрне үстерергә тиеш. Яшьләр дә Мәскәүгә агылуны туктатачак.

Бездә Җириновскийның алга барган милли республикаларны богаулау принцибы әле дә эшли. Аның максаты – империяне саклау. Империяләр бит нәкъ менә провинцияләрне сыгу аркасында җимерелә. Ә аңа икътисади иреклек, тиешле дәрәҗәдә бәйсезлек бирсәң, дәүләт ныгый гына.

Фәнне, гыйльми институтларны мәсхәрәләргә, кимсетергә ярамый. »Сез эшләгез, уйлап чыгарыгыз, ә ул уйлап чыгарган әйберләрне без сатарбыз, акчасы безгә булыр», – дип эш итәргә ярамый. Түрәләр фәнне сатып акча эшләде, шуңа хәзер галимнәрнең аларга ышанычы юк.

Кече һәм урта бизнес элек тә, хәзер дә иң элек салым түләүче, бюджетны баетучы буларак исәпләнә иде. Бу – хата. Бу хатаны күп илләр инде төзәтте. Кече бизнес – ул иң элек эш урынын тәэмин итүче. Болай булганда халыкның акчасы була, сатып алу мөмкинлеге арта, икътисадның башка өлкәләре җанлана, баланс барлыкка килә. Хәзерге кебек кече бизнесны салым түләүче буларак тоту, аны җентекләп тикшерү, салым түләттерү, аны «күләгә артында» эшләүгә этәрә, салым түләмичә эш итүне уйлый башлыйлар.

Путинны алыштырырлык кеше юк. Шул ук вакытта һәр халык үз җитәкчесенә лаеклы. Халык күпме тели, җитәкче шул кадәр хакимлек итә. Халык үз җитәкчесе өчен җавап та тотачак. Халыкның 85 проценты Путинны яклый. Владимир Путинга альтернатива күрмим. Кем? Алексей Навальный президент булсынмы? Көлке бит бу!

Бүгенге 13 процентлы ипотека һәм торакның артык югары бәяләре – зур проблема. Сәбәбе – төзелеш ширкәтләре арасында көндәшлек булмау, монополия хөкем сөрә. Алар төзеп куялар да, сату булмаса да көтеп утыралар.

Илдар ГАБИДУЛЛИН

Мортазин Билгилдиеваны мәхкәмәгә бирә

Дума сайлауларыннан читләштерелгән «Яблоко» фиркасе кандидаты Ирек Мортазин Татарстанның Югары Судына мөрәҗәгать иткән. Ул сайлау кәгазьләрендәге «Гадел Русия» фиркасе кандидаты Раушания Билгилдиева турындагы мәгълүматка ачыклык кертүне сорый.

Ирек Мортазин гаризасында белдерүенчә, Раушания Билгилдиева эш урынын дөрес күрсәтмәгән. Кәгазьләрдә ул «Справедливое ЖКХ» халык кулланучылар хокукларын яклау Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасының идарә рәисе булып эшли, дип язылган. «Ләкин бу Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРЮЛ) алынган мәгълүматка каршы килә, биредә «Справедливое ЖКХ» оешмасын бөтенләй икенче кеше җитәкли, дип күрсәтелгән.

Шул ук реестр нигезендә, Билгилдиева гамәлдә булган тагын ким дигәндә ике оешмада ликвидатор вазифасын башкара, ди Мортазин. Ул моны да сайлау кәгазьләренә кертүне таләп итә. Бу – «Комлы Коваль» бакча берлеге һәм «Радужный» коттедж бистәләре җәмгыяте.

Узган атнада «Гадел Русия» кандидаты Раушания Билгилдиева мөрәҗәгате нигезендә Татарстан Югары мәхкәмәсе Ирек Мортазинны сайлау алды кампаниясеннән төшереп калдырды.

Билгилдиева фикеренчә, Мортазин сайлау алдыннан әзерләгән документларында үзен Җинаять Кодексының 182нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартылды, дип күрсәткән. Ә «яла ягу» – 129нчы маддәне яшергән.

«Яла ягу» турындагы гаепләвен Русия Конституция мәхкәмәсе Мортазиннан төшергәнгә, ул аны сайлауга теркәлгәндә күрсәтүне кирәк санамаган.

Быел яз һәм җәй айларында матбугат чаралары Казан янындагы «Радужный» бистәсе тирәсендә җәнҗал кубу турында язган иде. Биредә җир биләмәләрен Раушания Билгилдиеваның «Пассаж» күчемсез милек агентлыгы сатты. Вәгъдә ителгән газ һаман авылга кертелмәгәне өчен җир сатып алучылар Билгилдиеваны гаепли.

Арбалар җитмәсә дә, инвалид ярышлары уздырмакчылар

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлованың Чаллыдагы очрашуы барышында инвалидлар үзләренең авыр хәленә зарланса, депутат Казанны Русиянең инвалид спортчылар ярышлары башкаласы итү турында сөйләде.

Очрашуга Чаллы инвалидларының арбалы баскетбол командасы да чакырылган иде. Тренерлары Елена Тимофеева спортчыларның авыр хәлен бәян итте. Аларның спорт киемнәре тузган, яңартырга акчалары юк. Инвалид баскетболчыларга заманча спорт арбалары да кирәк. Һәрберсе миллион сум тора, диделәр. Тренерларга да түләү булмаган. Шәһәр хакимияте әлеге чыгымнарны күтәрергә теләми.

Ольга Павлова, үз чиратында, бу күренешкә нинди дә булса бәя бирә алмавын, шулай да булышырга нияте барлыгын белдерде һәм зуррак күләмдә эш башларга тәкъдим итте.

«Русия паралимпиячеләре бик авыр хәлдә калды. Шушы вазгыятьтә Казан аларның партнерлары була ала. Моның өчен безгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Казан, гомумән, инвалидлар спорты буенча алдынгы рәттә булырга тиеш. Чөнки биредә Универсиададан калган менә дигән спорт корылмалары, биналары бар. Чит илләрдә инвалидларга, инвалид спортчыларга игътибар зур. Алар ярышларга килгәндә тулы бер автобус булышчы хезмәткәрләр дә килә. Инвалидларның утырган арбаларына исләрең китәрлек. Ә бездә әле проблемалардан күп нәрсә юк. Хәтта инвалидлар үз проблемалары турында кая да булса мөрәҗәгать тә итә алмый.

Риодагы Уеннардан читләштерү белән бәйле җәнҗаллардан соң инвалид спортчыларга борылырлар, яңарыш чоры башланыр, дип уйлыйм. Инвалид спортчылар белән булачак яңарышны Татарстан башкаласы белән бәйлим», – диде депутат.

Гафиулла ГАЗИЗ

Кәримов бушлык калдырып китте

Үзбәкстан – Үзәк Азиядә иң күп халыклы элекке совет республикасы. Шимбә көнне Сәмәркандта җирләнгән Ислам Кәримов аны соңгы 27 ел буе җитәкләде.

Элекке коммунист җитәкче Советлар Союзы җимерелгәннән соң бәйсез булып калган дәүләттә үзләренең рәхимсезлеге белән һәркемдә шом уятучы иминлек хезмәтләрен куллану, Русия белән Көнбатыш арасында геополитик балансны саклау һәм президент хакимиятен даими арттыра бару ярдәмендә дилбегәне нык тотты.

Аның җитәкчелеге сәяси ризасызлык белдерүчеләрне систематик эзәрлекләүләр, кешеләрне мамык басуларында мәҗбүри эшләтүләр, тәртип һәм иминлек саклау хезмәтләренең газаплауларны еш куллануы белән тарихка кереп кала.

Белеме буенча икътисадчы Ислам Кәримов 1989нчы елда ук Коммунистлар партиясенең Үзбәк Совет Социалистик республикасындагы Үзәк комитетына беренче секретарь итеп билгеләнә. Тагын бер елдан соң ул формаль сайлау нәтиҗәсендә совет Үзбәкстанының президенты вазифасын ала һәм 1991нче елда барлыкка киләчәк бәйсез дәүләтнең алдагы чирек гасырлык сәясәтен билгели.

Яңа бәйсез дәүләтнең беренче президент сайлавында җиңеп чыкканнан соң ул тагын өч тапкыр, халыкның 90 процентка якын тавышын яулап, чираттагы срокларга уза ала. Халыкара күзәтүчеләр ул сайлауларның берсен дә ирекле һәм гадел дип танымый. Конституциядә бер кеше ике мөддәттән артык президент була алмый, дигән маддәнең бозылуы да зур җәнҗал чыгара.

Мәкерле сәясәт остасы Кәримов ул чакта хакимиятне шикле референдумнар оештыру, сәяси оппозицияне нейтральләштерү, бәйсез медианы юк итү ярдәмендә үз кулына туплый.

ГАЗАПЛАУ ГАЕПЛӘҮЛӘРЕ

Халыкара кеше хокукларын күзәтүчеләр Үзбәкстан хакимиятнең тоткыннарга карата газаплау ысулларын даими рәвештә кулланып килүдә гаепли.

2007нче елда Human Rights Watch Үзбәкстандагы газаплаулар турында хисап чыгара. Оешманың Женевадагы мөдире Жульет де Риверо «Азатлык»ка бу хисапның максаты «газаплауларның гадәти күренешкә әверелгәнен һәм хөкем системасының барлык өлешләрендә дә тоткыннарның басым астында булганлыгын һәм аларның газаплаулар куллану мөмкинлеге булган шартларга куелуын күрсәтү», дип белдерде.

Кайберәүләр Кәримовны иминлек көчләренең рәхимсезлеген аклар өчен ислам сугышчылары куркынычын куллануда гаепли. 1999нчы һәм 2004нче елдагы шартлаулардан, илдә тыелган Үзбәкстан ислам хәрәкәтенең ул еллардагы ике күтәрелешеннән соң исламчы төркемнәр рәхимсез рәвештә бастырыла.

Кәримов шулай ук илнең Әфганстанга якын булуын Вашингтон белән мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен файдалана, 11нче сентябрь һөҗүмнәреннән соң әл-Каидәгә каршы сугышучы АКШ хәрбиләренә логистика ярдәме тәкъдим итә.

Хокук яклаучы активистлар АКШ рәсмиләрен транзит өстенлекләренә алмаш буларак Үзбәкстан Президентының хокук бозуларына күз йомуда гаепли, Вашингтон бу гаепләүләрне кире кага.

2005нче елның маенда Үзбәкстанның көнчыгышында урнашкан Әндиҗан шәһәрендә зур халык күтәрелешен иминлек көчләре аеруча рәхимсез рәвештә бастыра, йөзләрчә кеше үтерелә. Кәримов халыкара тикшерү уздыру тәкъдимен кире кага һәм бу күтәрелешне чит илләрдә күнегүләр узган исламчы сугышчылар оештырган, дип белдерә.

Үзбәкстан Үзәк Азиядәге барлык элекке совет республикалары һәм Әфганстан белән чиктәш. Җир астында аның шактый нефть һәм газ ятмалары бар.

Кәримов җитәкчелеге дәверендә ил төбәктә төп көч булырга омтылды һәм бу кайвакыт күршеләре белән көндәшлеккә, чикләрне ябуга, су низагларына да китерде.

Ташкент чикләрне ябу өчен күп тапкыр ислам экстремизмы сылтавын кулланды. Бу сәясәт чикләр һәм туганлык мөнәсәбәтләре нык үрелгән Фирганә үзәнлегендә яшәүчеләр өчен бик зур проблемалар чыгарды.

Газ экспортын Кәримов ярлырак күршеләре Кыргызстан һәм Таҗикстанга басым ясау өчен файдаланды, акча түләмәү һәм башка каршылыклар сылтавы белән газ ябып кую очраклары да булды.

Күрше илләр үз җирләрендә Кәримов көчләре тарафыннан һөҗүмнәр оештырылуга, Үзбәкстан иминлек көчләренең чик бозып кереп үзләренә кирәк кешеләрне алып китүенә зарланды.

Үзбәкстандагы кеше хокуклары торышы каты тәнкыйтьләнсә дә, илнең урнашкан урыны һәм энергия ресурслары Ташкентка Русия һәм Көнбатыш илләре белән якын мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкинлеге бирде.

ГАИЛӘ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Кәримовның ике кызы – Гөлнара белән Лола илдәге хакимият системасыннан шактый файда күрде. 2011нче елда аның ике кызы да Швейцариядә чыгучы «Билан» бизнес журналының Швейцариядәге иң бай 300 кеше исемлегенә керде.

Өлкән кызы – күренекле кәсепче һәм киләчәктә президент булырга мөмкин дип фаразланган Гөлнара Кәримованың инде 2014 елдан бирле беркемгә дә күренгәне юк. Аның халыкара коррупция җәнҗалына бәйле рәвештә Үзбәкстанда өй сагы астында утыруы турында сүзләр таралды.

Татар кызы-2016 бәйгесендә Башкортстан кызы җиңде

Изображение удалено.

Татар дөньясын ду китереп, быел да Чиләбедә бик купшы тамаша уздырып, татар дөньясының иң булган, иң уңган, иң чибәр кызын сайладылар. 3нче сентябрь көнне Чиләбедә дистәләрчә мең кеше сыйдырышлы тамашалар залында «Татар кызы-2016» халыкара бәйгесенең финал ярышы үтте. Анда Башкортстаннан Эдельвейс Ихсанова җиңде. Аның белән бергә финалга чыккан 14 кызның һәркайсы «Иң зирәк», «Иң нәзәкатьле», «Иң җитез», «Иң тормыш сөючән» кебек аерым исемнәр алды.

«Татар кызы-2016» бәйгесе быел халыкара статуста үткәрелә, дип игълан ителде, чөнки быел бәйгегә Русия төбәкләреннән тыш Казахстан һәм Латвиядән дә катнашучылар кушылды. Кырымнан да бер катнашучы булды, әмма ул Русия төбәген вәкиллек итте.

Бәйгенең финал өлешенә килеп җиткән 14 кыз Казанда үткән ярымфинал ярышларында сайлап алынган иде. Август башында алар туган телне, тарих һәм әдәбиятны никадәр белүләрен, кул эшләренә һәм милли ашлар пешерүгә никадәр оста булуларын күрсәтте. Шушы бәйгеләрдә үз төбәкләрендә «Татар кызы» бәйгесендә җиңеп чыккан 24 кыздан 14е сайлап алынды.

Шулай итеп, финалга Төмән, Томск, Чиләбе, Рига, Петербург, Актүбә һәм башка шәһәр һәм авыллардан берсеннән-берсе чибәр, уңган кыз ярышты. Алар Көньяк Урал башкаласында бергә җыелып, 10 көн өстәмә сынаулар үтеп, бәйгенең финал өлешенә әзерләнде.

Быелгы чара Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланды, һәм финал тамашасы шигырьләр-әкиятләр белән үрелеп барды. Гадәти милли костюм, милли бию ярышларыннан тыш, тагын спорт ярышы да булды, кызлар катлаулы номерлар куюда да катнашты.

Биюләр Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән бергә куелды, тамашачыларны «Голос» тамашасы җиңүчесе Динә Гарипова, Башкортстаннан татар эстрадасының популяр артисты Айдар Галимов үз җырлары белән рухландырып торды.

Татарстаннан бәйгегә Президент Рөстәм Миңңнеханов көтелсә дә, республикадан рәсми төркем парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә килде. Анда мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм башка рәсми кешеләр керде.

«Татар кызы-2016» бәйгесенең җиңүчесе итеп Башкортстаннан Эдельвейс Ихсанова танылды һәм җиңел автомобиль белән бүләкләнде. Ул үзенең республикасында да шундый ук бәйгедә җиңгән иде.

Җиңүче бер генә дип саналса да, финалга кадәр барып җиткән 14 кызга аерым исем һәм иганәчеләрдән, реклама йөзеннән финанс ярдәм күрсәткән аерым ширкәтләрдән бүләкләр бирелде. Шулай итеп һәр чибәркәй үз төбәгенә кызыл тасма белән кайтып китә.

  1. Иң зирәк кыз– Алсу Хафиз (Төмән)
  2. Иң сөйкемле кыз– Сиринә Садыйкова (Чиләбе)
  3. Иң тормыш сөючән кыз– Лилия Газишина (Латвия, Рига). Лилия бәйгенең рәсми интернет-сәхифәсендә барган тавыш бирүдә җиңде. Тамаша барган мизгелдә аның өчен 1020 балл бирелгән иде
  4. Иң гүзәл кыз– Эльвира Насыйбуллина (Казахстан, Актүбә)
  5. Иң илһамлы кыз– Лиана Гайнетдинова (Удмуртия, Ижау)
  6. Иңсерле кыз– Айгөл Шәмсиева (Томск шәһәре)
  7. Иң нәзәкатьле кыз– Гөлчәчәк Хәбибуллина (Ставрополь өлкәсе, Кече Барханчак авылы)
  8. Иң нурлы йөзле кыз– Эдельвейс Ихсанова (Башкортстан, Уфа)
  9. Иң сәләтле кыз– Эдаль Сәит-Аблаева, (Кырым Республикасы, Симферополь шәһәре)
  10. Иңҗитез кыз – Оксана Сариева (Әстерхан)
  11. Иң тырыш кыз– Светлана Габбасова (Мәскәү)
  12. Иң ялкынлы кыз– Вероника Кантуганова (Пермь крае, Барда авылы)
  13. Сандугач телле кыз– Адилә Заһидуллина (Петербург).
  14. Камиллек иясе– Эльвина Нәҗипова (Казан), шулай ук татар телен иң камил белүче кыз буларак та Бөтендөнья Татар конгрессыннан бүләк алды.

«Татар кызы-2016» бәйгесенә нигез салучы һәм төп оештыручы булган Чиләбе татар конгрессы Башкарма комитеты башлыгы Лена Колесникова чара уңаеннан оештырылган матбугат очрашуларында бу татарларның гореф-гадәтләрен саклауга багышланган иң уңышлы иҗтимагый проект булып тора, дип белдерде. Әмма бәйге бер иҗтимагый оешма көчләре белән генә үткәрелми.

«Татар кызы-2016» бәйгесенең интернет сәхифәсе хәбәр иткәнчә, чара Чиләбе губернаторы, өлкә һәм Татарстан хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы, күпсанлы иганәчеләр ярдәме белән уздырыла.

Бикә ТИМЕРОВА

Комментарии