«Улыбызны яхшы эшкә урнаша алмас дип армиягә җибәрдек»

«Улыбызны яхшы эшкә урнаша алмас дип армиягә җибәрдек»

Сарытауда армиядә хезмәт иткәндә һәлак булган 23 яшьлек Наил Акчурин, институттан соң гаскәргә барырга теләмәсә дә, авылда яшәүче әти-әнисе яхшы эшкә урнаша алмас дип уйлаганлыктан, барырга булган.

Сарытау өлкәсе Базарлы Караболак районы Шнәй авылында туган Наил Акчурин армиягә узган елның декабрь башында алына. Хезмәт итәренә ярты елдан да азрак вакыт калып барганда Наил һәм тагын өч солдат бензин бушатканда янгын чыгып, янып үләләр.

Мәгълүматларга караганда, 13нче июль көнне Сарытау өлкәсе Вольный районы Сенной бистәсендәге хәрби частька бензин тутырылган цистерна килә. Дүрт егет цистернадан ягулыкны ЗИЛ автомобиле нигезендә корылган суырту станциясе ярдәмендә бензин ташучы машинага агыза. Дүртенче рейс вакытында ягулыкка ут каба.

Наилнең әтисе Шнәй авылында яшәүче Таһир Акчурин сүзләренчә, бу фаҗиганең төгәл нечкәлекләре әле билгеле түгел.

«Иң яраткан баламны югалттым. Без ике кыз бер малай үстердек. Өчесе дә югары белемле. Наил улым Сарытау социаль-икътисад институтының икътисад иминлеге факультетында укыды. Укыганда ук Сарытауда затлы саналган «Жемчужина» отеленә эшкә урнашты. Индивидуаль программа белән эшләп укыды. Гомумән, белем алуга тартылды. Мәктәпне дә яхшы билгеләргә генә тәмамлады. Районда аккордеон классында музыка мәктәбен тәмамлады.

Наил өченче курстан соң армиягә барырга атлыкты. Әмма әнисе һәм мин, институтны бетергәч акыллырак булып барырсың, дип бу уеннан кире чигендердек. Ул беркайчан да безгә каршы төшмәде.

Бишенче курстан соң армиягә бару теләге бөтенләй сүнде. Әмма без инде югары белеме булгач яхшы эшкә урнаша алсын, безнең кебек авылда интекмәсен, кеше булсын дип, армиягә җибәрергә булдык. Хәзер бит армиягә бармагач, яхшы эшкә алмыйлар. Шуннан декабрьдә армиягә озаттык. Шулай буласын белсәк, аяк терәп каршы торыр идек.

Хәрби частьтәге офицерларга да әйттем: сау-сәламәт, спорт белән шөгыльләнгән, югары белемле егетне алып киттегез дидем. Гафу үтенәбез, диләр. Бу бит шимбә көнне төш вакытында булган. Ул аларның ял вакыты. Ник шулай килеп чыккан? Дневальный кайда булган? Мондый очракта махсус кием бирелергә тиеш, ник аны бирмәгәннәр?» – дип өзгәләнә Таһир абый.

Фаҗига булырга бер сәгать кала Наил әтисенә шалтыратып хәлләрен сорашкан.

«Әтикәем, әникәем ничек хәлләрегез, дип шалтыратты. Гел шулай хәлне сорашып шалтырата иде. Әле бер көнне генә телефоннан сөйләшкәндә: «Улым, менә кайгырган идең, ярты елың гына калып бара дигәч, «әти син күбәйтмә, миңа инде биш ай гына калды» диде. Ичмасам миңа кайчан булса да берәр дорфа сүз әйтеп үпкәләткән булса да бу кадәр авыр булмас иде. Гомерендә дә каты сүз әйткәне булмады.

Ул көнне «Аэродромда эшлибез, үлән йолкыйбыз» диде. Шуннан бер сәгать узды микән, мин чишмәгә суга барырга җыенып йөргәндә шалтыратты да: «Әтикәм, мин яндым бит. Миңа бик авыр», ди. Пештем дими, яндым ди. Шуннан артыгын сөйләшә алмадым. Абыем монда иде, тизрәк юлга чыктык. Ара 140 чакрым. 10 чакрым барган идек, тагын шалтырата: «Әтием чыктыгызмы инде?» ди. «Чыктык, улым. Ни булды, күзләрең исәнме?» дип сораша башладым. «Күзләрем исән, килгәч барысын да сөйләрмен» диде. Шуннан тагын баргач: «Әти сез кайда?» дип шалтыратты. Шул вакытта мин аңа беренче тапкыр ялганладым, «хәзер улым килеп җитәбез» дидем.

Ул әйткән Шиган хастаханәсенә бардык. Анда рота командиры, хәрбиләр тора иде. Яхшыга өметләндек. Тавышыннан сиздермәгәч, ул кадәр җитди дип уйламадык. Миңа бүлмәгә янына кереп хушлашырга кирәк булган шул. Кертмәделәр. Башта 80, аннары 95 процент янган булуы ачыкланды. Соңрак Сарытаудан пешкәннәрне дәвалау үзәгеннән килделәр. Шуннан безне янына керттеләр. Тулысынча бәйләгәннәр, ясалма сулыш алу аппаратын кабызганнар иде. Аннары Петербургка алып киттеләр», – ди Таһир абый.

15нче июль көнне Наилнең гомере өзелүе турында туганнарына хәбәр итәләр. Җәсадны очкыч белән хәрби частькә алып киләләр. Шуннан авыл зиратына алып кайтып җирлиләр.

«Хушлашуга күп кеше килде. Якын тирәдән урысы, мукшысы, чуашы да бар иде. Сарытау шәһәреннән килгән мулла бу кадәр күп кеше булганны күргәнем юк иде диде. Наил мәрхәмәтле иде, кешене хурлап бер сүз әйтмәде. Күршебездә инвалид малай бар, аңа рухи ярдәм итә иде. Һәрвакыт сәдака бирергә тырышты. Хәтта студент булганда Сарытаудан килгәндә-киткәндә мәчет тартмасына һәрвакыт сәдака сала иде. «Улым, син бит үзең дә студент» дия идем. «Юк, саласым килә» дип әйтә иде. Корбан бәйрәме җиткәч: «Әти корбан чалыгыз» дия иде. Хак Тәгалә аны ни өчен алды – белмим. 21нче мартта 24 яшь тулырга тиеш иде.

Сарытауда татар яшьләре хәрәкәтендә актив катнашып йөрде. Узган ел Казанда Дөнья татар яшьләре форумына да барды. Бик ошатып кайткан иде. Үзе яхшы булгач, дуслары да күп булды.

«Жемчужина» отелендә эшләде. Бер тапкыр Мәскәүдән режиссер Олег Табаков тукталган булган. Анасына шундый яхшы малай тәрбияләгән дип чәчәкләр җибәрде. Шулкадәр яхшы холыклы иде. Шуларны уйлыйм да йөрәгем яна, үземне кая куярга белмим. Ничек яшәргә – белмим», – ди Таһир әфәнде.

Гаиләгә әлегә бернинди компенсация акчасы түләнмәгән, әмма вәгъдә ителгән.

«Хатыным Фирүзә инде пенсиядә. Аңа хәрби әнисенә буларак югары пенсия билгеләнәчәк диделәр. Мин әле пенсиядә түгел. Путин карары белән бит хәзер пенсия яше арттырылды. Миңа пенсиягә чыгуны биш елга чигерәчәкләр дип әйттеләр. Без үзебез әле бу хакта беркая да мөрәҗәгать итмәдек» – ди Таһир Акчурин.

Наил Акчурин белән бергә уйнап үскән тагын бер туганы пешкәнне дәвалау өчен оештыру эшләре озак барды дип саный.

«Аларны Шиганга хастаханәгә алып киттеләр. Аннары төнлә генә, 12 сәгать узгач диярлек, өчесен дә боралак белән Энгельс шәһәренә, ә аннан Петербургка озаттылар. Ни өчен пешкәч үк Сарытауга пешкәннәрне дәвалау хастаханәсенә алып китмәгәннәр, гади машинада гади район хастаханәсенә озатканнар?» дип аптырый ул.

Туганы сүзләренчә, Наил сизенгән кебек армиягә һич барырга теләмәгән.

«Барырга микән, юк микән дип бик озак өзгәләнде. Бөтен дуслары белән киңәшләшеп чыкты. Бер дә барасы килмәде. Ул бит һәрвакыт хәрәкәттә булды. Армиядә булганда без телефоннан сөйләшеп тордык. Ул зарланмады. Аңа ошый иде», – диде ул.

13нче июльдә Наил Акчурин белән бергә булган 26 яшьлек сержант Валерий Мальковның тәне 100 процент янып икенче көнгә үлә. Джордж Авагян һәм Антон Финогенов берничә көннән Петербургта җан бирәләр.

Дәрвишләр бистәсе: «Хакимият генпланны тормышка ашырып, безне акрынлап юк итмәкче»

Казанның Дәрвишләр бистәсе халкы бистә аша магистраль уздыруны күздә тоткан Казанның генераль планына каршы чираттагы чарасын уздырды. Бистә активистлары Казан хакимиятенә генплан өчен үз вариантыбызны тәкъдим итсәк тә, түрәләр моңа колак салмый, алар безне акрынлап үтермәкче була дип белдерде.

4нче август кичендә Казанның Дәрвишләр бистәсендә Дәрвишләр, Нагорный, Әки, Киндери һәм тагын сигез бистә аша яңа юллар салуның генераль планына каршы чираттагы митинг узды.

– Бу Казан бистәләренең берләшкән митингы. Бүгенге чарага Казанның генераль планына эләккән барлык бистәләреннән кешеләр килде. Барыбыз да бистәләребез аша узачак магистраль төзелешенә каршы чыгабыз, – диде митингны оештыручы Денис Кропотов.

Яңгыр астында басып торган бер меңләп кеше бертавыштан, безне берни дә туктатмый, дип аны хуплап куйды.

– Узган митингта без генпланга, Дәрвишләр бистәсен әйләнеп уза торган юлны үз эченә алган альтернатив вариант яклы булуыбызны әйттек. Аны үзебез төзедек. Һәм бу вариантны рәсми формада Казанның Совет районы хакимиятенә җибәрдек, – дип сүзен башлады Дәрвишләр бистәсе активисты Андрей Осипов. – Кызганыч, безгә җавап бирмәделәр. 29нчы июльдән алып 4нче августка кадәр җәмәгать тыңлауларында катнаштык. Мин тыңлауларда кеше аз булыр дип курыккан идем. Әмма безнең альтернатив план өчен бер меңнән артык кеше үз тәкъдимнәрен җиткерде. Гомум фонда әлеге сан бик зур. Бу Казан буенча генераль планга карата бирелгән гомум тәкъдимнәрнең 25 процентын тәшкил итә. Безне моннан соң да ишетмиләр икән инде, җәмәгать тыңлаулары дөрес рәвештә уздырыла микән дип сорау куярга кирәк булачак. Җәмәгать тыңлауларын уздырганда без килештерү комиссиясенең дә эшләвен таләп иттек. Түрәләр мондый комиссия булдыру өчен вәгъдә биргәннәр иде башта, әмма соңыннан вәгъдәләрендә тормадылар. Бу комиссияләрдә генераль план кагылган бистәләрнең бер генә вәкиле дә юк булып чыкты. Ә монда кемнәр бар беләсезме? Казанның Совет районы хакимияте, федераль министрлык вәкилләре бар, тик Казан халкыннан берәү дә юк. Бу – оят. Безне алдадылар булып чыга. Ә хәзер безнең тавышны ишетергә теләмиләр.

Осипов чыгышын дәвам итеп, җыелган халыкка үз тәкъдимен дә җиткерде:

– Миннән соң Казан һәм Совет районы түрәләре сүз алачак. Сез алардан җәмәгать тыңлаулары системасы ни өчен шулай корылган һәм килештерү комиссиясендә ник бер генә булса да Казан халкы вәкиле юк, дип сорап карагыз әле. Конституция нигезендә Русиядә иң мөһиме – халык, ә идарә – халыкның теләкләрен тормышка ашыра торган идарә органы гына. Ә бездә киресенчә. Хәзер башкарма хакимият безгә, үзе нәрсә тели шуны боера.

Митингка Казанның Совет районы һәм Казан хакимияте түрәләре дә килгән булып чыкты. Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов сүзләренчә, хәзерге вакытта генпланга карата Казан халкыннан килгән барлык тәкъдимнәр дә тикшерелә. 29нчы августта барлык тәкъдимнәргә карата бер протокол бастырып чыгарылачак.

Казанның шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсе хокукчысы Анастасия Латыйпова генераль планга карата Дәрвишләр халкы тәкъдим иткән дүртенче вариантны тәнкыйтьләп, хакимиятнең өч вариантын мактап телгә алды:

– Юлның дүртенче варианты кайбер йортларны җимерүне күздә тота. Беренче өч вариантта мондый нәрсә юк. Җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәләре басылып чыккач моны тәгаен күрәчәксез.

Латыйпованың чыгышын халык артык тыңлап тормады, берсен-берсе бүлдереп аны тәнкыйть утына тотты, түрә белән халык арасында сәхнә астында кызу бәхәсләр булып алды.

Митингны алып барган Денис Кропотов ике түрәгә дә эндәшеп, сүзләрегездән аңлашылганча, сез юлны хәзер түгел, соңрак төзибез дип әйтәсез. Бу – без сезне бульдозерлар белән шунда ук таптатмыйча, акрынлап кына үтерәбез, дигән сүз була инде, дип җиткерде.

– Бу генплан бик «зур» кешеләргә кирәк. Бу кешеләр Казанның барлык җирләренә дә ия. Алар муниципаллар түгел. Фамилияләре бар, аларны бар кеше дә яхшы белә. Казанның генпланын мәскәүлеләр үз карашларыннан чыгып, Мәскәү бәяләре белән ясадылар. Бу генпланны тормышка ашыру ничә сум торганын беләсезме? Ике триллион сум тора бу генпланның бәясе! Бу Казан шәһәренең 100 бюджеты дигән сүз, – диде Салмач бистәсеннән килгән Мария Филина.

Яңгыр астында бер сәгатьтән артык барган митинг ахырында 12 таләптән торган резолюция укылып, бертавыштан кабул ителде.

Комментарии