Ишегалдында – диңгез

Ишегалдында – диңгез

Күпләр диңгез ярында яшәү турында хыяллана. Күз алдыгызга китерегез: йорт ишегеңне ачып җибәрәсең һәм анда зәп-зәңгәр диңгез җәелеп ята. Ә менә Казанның Короленко урамы 15нче йортында яшәүчеләргә хыялларын тормышка ашыру өчен диңгез буеннан йорт алырга кирәк түгел. Берничә көн тоташ яуган яңгырлар аларның подъезд төбендә үк диңгез барлыкка китергән. Дөрес, суы сайрак, ләкин алдыңнан «выжт» итеп машина узып китсә, коенырга мөмкин. Тик кояш чыккач, бу «диңгез» кибәчәк, әмма озакка түгел: тагын бер яңгыр яуганчыга кадәр.

Комментарии