Концертта Украина качакларына ярдәм җыелды

Концертта Украина качакларына ярдәм җыелды

Менә инде икенче ел рәттән Казанда Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чарасы уза. Быел аны «Казан Арена» стадионы каршындагы мәйданда билгеләп үттеләр. Тамашачылар өчен төрек җырчылары Месут Куртис һәм Седат Учан чакырылган иде.

Алдан бәйрәмне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда үткәрергә ниятләгән булганнар, әмма әлеге көнне башкаланың Үзәк стадионында «Рубин» һәм «Спартак» футбол командалары уйнау сәбәпле, концертны «Казан Арена»га күчергәннәр. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, журналистлар белән аралашканда, бу чараны традициягә әйләндерергә һәм Ураза гаетенә багышланган үзенчәлекле бәйрәм чарасын ел саен үткәрергә ниятләүләрен дә әйтте.

– Концертта катнашырга дөньяда бик күп тамашачыларның күңелен яулаган талантлы нәшид башкаручыларны эзләдек. Мөселман җырларын башкаручы Мәхер Зәйен белән дә элемтәгә чыктык, әмма аның башка урында чыгыш ясыйсы бар иде. Шуңа күрә төрек музыкантлары Месут Куртис белән Седат Учанны чакырырга булдык. Месут Куртис ул Мәхер Зәйен һәм Сәми Йосыф белән дә иҗади хезмәттәшлектә яши. Алар бик мәгънәле һәм моңлы җырлар башкара. Казанда тәкъдим ителәчәк программаны да бергәләп сайладык. Месут Куртисның, мәсәлән, төрек кенә түгел, гарәп һәм инглиз телләрендәге җырларын да яңгыратырга сорадык, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Концертта хәйрия акциясе дә узды. Ул акчалар Украинадан килгән качакларга тапшырылачак. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров: «Украина җирендә кан коелыштан качып, меңләгән халык йорт-милкен ташлап читкә чыгып китәргә мәҗбүр булды. Татарстан да йөздән артык качакны кабул итте. Аларга бергәләп ярдәм кулы сузыйк», – дип мөрәҗәгать итте. Хәер акчаларын 7715 номерына «Зәкәт» сүзен язып, түләүле смс җибәреп яки шунда мәйданда ук махсус тартмаларга салырга мөмкин иде. «Бу кичтә җыелган акчалар Диния нәзарәтенең «Зәкәт» фонды аша Украина качакларына булышуга тотылачак», – диде ул.

Концертны Татарстанның атказанган артисты, Г. Камал театры артисты Фәнис Җиһаншин алып барды. Сәхнәдә шулай ук Фәрит Хәләветдинов, Ильяс Халиков, «Риваять» ансамбле, Руслан Габитов, Илгиз Шәйхразиев чыгыш ясады. 8нче сыйныф укучысы моңлы җырлар яратучы Ильяс Мингазовны казанлылар беренче тапкыр тыңлады.

Казан кунаклары Седат Учан һәм Месут Куртис бәйрәм чарасының ахырында чыгыш ясады.

– Мин Аллаһыбызны мактаучы, динебезнең гүзәллеген күрсәтүче, мөселманнарны берләштерүче җырлар башкарырга тырышам. Аларны Татарстан халкына да ирештерә алуыма шатмын, – дип, Казанга сәяхәтеннән алган хис-тәэсирләре белән уртаклашты Седат Учан.

Концерт барышында Седат Учан Ильяс Халиков белән дуэт та тәкъдим итте. Ильяс төрек башкаручысы иҗатын бик тә хөрмәт итә икән, аның «Тәүбә кыл» әсәрен татарчага тәрҗемә иткән. Аны Седат бей белән алар төрекчәле-татарчалы итеп бергәләп башкардылар.

Месут Куртис исә концертта үзенең яңа җыентыгына кертелгән җырларын башкарды.

– Яңа альбомымда күтәрелгән төп тема – ихласлык. Бүгенге җәмгыятьтә нәкъ менә бер-беребезгә ихласлык күрсәтү җитми. Ислам кешеләрне ихтирамлы булырга чакыра, мин дә үземнең музыкаль әсәрләремдә шуның әһәмиятен искә төшерергә телим, – дип сөйләде Месут Куртис. – Казандагы кебек бәйрәмнәр бик кирәк, чөнки җырлар һәм көйләр аша диннәр һәм мәдәниятләр арасында бәйләнешләр арта.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии