Чукракка сәлам бирмә

Бу хәл Медведев Казанга Сабан туена килгән елны булды. Без ул килә дигәч, шәһәрнең икенче читенә булса да Сабан туена «Каенлык урманына» барырга булдык. Радио, телевизордан да, «Килегез, бик күңелле була», – диеп чакырып тордылар. Шулай җыенып подъезд төбенә чыктык та, анда урындыкта агачлар ышыгында ял итеп утыручы әбиләр белән исәнләштек. Күршебез тетя Аняның: «Кая барасыз, Сабан туенамы?» дигән соравына, без «Әйе», – дигәч, ул янында утыручы Мәйсәрә әбигә: «Ты почему на Сабантуй не едешь? Туда Медведев приезжает, наш президент», дип сорап куйды. «Нәрсә ди, Сабан туенда батырга төп бүләккә медведь була диме? Карагыз әле моны, хикмәти Хода, ел да көрәшчеләргә бүләккә машина, я булмаса суыткыч шикелле әйберләр бирәләр иде, быел аю бирәләр икән. Ярар инде, көрәшеп алган аюларын зоопаркка бүләк итеп бирерләр, бер файдалары тияр ичмасам», – диеп үз алдына сөйләнеп алды да: «Көтеп торыгыз, балалар, машинагызда урын бар, мин дә аю булгач карарга барам», – дип, урыныннан тора башлады. Шунда без аңа: «Ул аю түгел, ул Мәскәүдән килгән президентыбыз Медведев», – дип, кычкырыбрак аңлаттык. «Әй балалар, ишетеп бетермичә әллә ниләр сөйләп, кеше көлкесенә калып хур була яздым. Дөрес әйтәләр шул, чукракка сәлам бирмә, әллә ниләр ишетерсең, дип. Юк инде, балакайлар, барыгыз үзегез генә, аю булмагач мин барып тормам, президентны телевизордан да күргәнем бар. Хәзер бераз утырып торабыз да, кешеләр Сабан туена китеп беткәч, күршем белән кереп чәй эчәрбез Аллаһы боерса, исән-сау йөреп кайтыгыз», – дип безне озатып калды.

Вакыйф КЫЯМОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии