Нигә алар оялмый?

Нигә алар оялмый?

Апрель аенда, Воронеж өлкәсендә, кибеттә йөрәге ярылып үлгән пенсионер Нина Мартынованы күпләр хәтерлиләрдер әле. Җитмеш яшьлек Нина исемле карчык, кассада ипи белән сөткә түли, ә 3-4 сырокны кесәсенә тыгып, качырып кына чыгарга уйлый. (Күрәсең, акчасы җитмәгәндер инде мескенкәйнең). Сак хезмәткәрләре әбине кибеттән чыкканда тотып ала, ә карчык оятыннан йөрәге ярылып үлә.

Дөньяда әллә нинди хәерче илләр, дәүләтләр бар. Африканың күп илләре гомер-гомергә ачка интегүче дәүләтләр арасында алдынгы урынны алып тора. Русия пенсионерлары да Африкадагы халык дәрәҗәсенә төшеп җитте бугай инде. Ярый ла, Африкада җылы, коммуналь хезмәтләр өчен, фатирга түләргә кирәк. Шуннан калган тиеннәрне айдагы 31 көнгә бүлеп карасаң, тәүлегенә якынча 120-150 сум чыга. Ипинең берсе 20-24 тәңкә, бер литр сөт 30 сум дип исәпләсәк, калган 70-75 сумга әллә нәрсә ерак китә алмассың. Әле ипи-сөт белән генә дә торып булмый бит. Аз гына булса да ярмасын, итен, маен, җиләк-җимешен аласы килә. Ә кулыңдагы 70 сумга я 5 сосиска, я бер кило алма аласың. Бу очракта пенсионер халкының сайлау мөмкинлеге әллә ни зур түгел… Гомер буе авыр хезмәттә бил бөккән, сугышның ачысын-төчесен күргән, яшьлегендә дә ачлык-ялангачлыкны кичергән картларга матур картлык тәэмин итә алмаган җитәкчеләребез нишләп бер дә кызармыйлар икән? Әллә аларның йөрәкләренә мүк үскәнме? Үзләре кара уылдыкка кызыл уылдыкны сылап ашагач, илдәге барлык кешеләр дә шулай яшиләр дип уйлыйлар микәнни? Безнең республикада, башка өлкәләр белән чагыштырганда, хәлләр бөтенләй үк мөшкел түгел. Хөкүмәтебез азмы-күпме ветераннарны кайгырта, пенсиясен вакытында бирергә тырыша, бәйрәмнәрдә котлый.

Ел саен дәүләт депутатлары үзләренең керемнәре хакында декларация тапшыра. Депутатның еллык кереме 7-8 миллион сум булса, хатыны, туган-тумачасы, күрше-күләне, гадәттә, 300-400 миллион белән эш итә булып чыга. Моның өстенә, берничә чит ил машинасы, шәһәр үзәгендәге фатирлар, чит илгә елга 5-6 тапкыр сәяхәт тә килеп кушыла. Әмма моңа карап дәүләт эшлеклеләренең йөзенә кызыл йөгерми, һәрхәлдә оялудан.

Татарстан УБЭП җитәкчесе Илдар Сафиуллин күрсәткән мәгълүматларга карасак, 2011 елның гыйнвар-февраль айларында республикабызда 928 икътисади җинаять кылынган. Ә бит җитәкчеләребез ничәнче ел инде «коррупциягә каршы көрәш алып барабыз» дип кычкыра. Безнең илдә, берәр нәрсәгә каршы көрәш башланса, гадәттә, ул процесс тагын да көчлеләнә генә. Мисал өчен, март аенда интернетны һәм кайбер матбугат чараларын шаулаткан хәл булды. ГИБДД инспекторы Җ. Вәгыйзов эше иде бу. Инспекторны автомобиль йөртүчеләрдән алганда тоталар һәм җинаять эше ачалар. Бу Эчке эшләр министрлыгының «Менә без эшлибез!» дип «эш күрсәтүе» генә түгелме? Алай түгел икән, нигә башка ришвәт алучыларны да халыкка фаш итеп, бераз «кызартмаска»? Хәер, андыйлар кызара беләләр микән соң. Табиблар сине дәваласын өчен кесәләренә «шыпырт» кына акча салганда, балалар бакчасына сабыеңны урнаштырганда кемгәдер «тылсымлы» конверт төрткәндә, университетта имтиханны акчага алганда ришвәт алучының яхшысынмаганын күргәнегез бармы? 3-4 сырок урлап тотылган әби йөрәге ярылып үлгән, ә халыктан миллионнар суырып та чәч бөртекләре дә селкенми. Нигә алар халыктан оялмый соң?!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии