Күренекле уку йорты сәхифәләреннән

Күренекле уку йорты сәхифәләреннән

1876нчы елда Русиядә, Санкт-Петербург һәм Мәскәү укытучылар институтларыннан кала, өченче уку йорты буларак ачылып, 140 елга якын Идел буендагы һәм Себер киңлекләрендәге мәктәп, гимназия, лицейларны укытучылар, мәгърифәт һәм мәдәният хезмәткәрләре белән тәэмин итеп торган, дөнья күләмендә мәгълүм академик-галимнәр Н.С. Державин, С.П. Обнорский, Б.Д. Греков, Е. Косминский, В. Мосолов, Е. Тарле, А.Е. Арбузов, К.Ә. Вәлиевләр эшләгән, герой-шагыйрь Муса Җәлил, Социалистик Хезмәт геройлары С. Габдрахманова, Г. Гыйматдинов, академик В. Хвостов, СССРның халык укытучысы Ә. Сәләхов, СССР халык артисты Г. Шамуков, генераллар-адмираллар Г. Антонов, В. Сәлимов, Л. Онянов, Г. Уткин, язучылар Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Сибгать Хәким, Петер Хузангай, Мөхәммәт Мәһдиев, Илдар Юзиев, Ренат Харислар, шөһрәтле спортчылар – дөнья, Европа һәм Русия чемпионнары белем алган Казан дәүләт педагогика университетының бәрәкәтле гамәлләренең кайберләрен газета укучыларына бәян итү урынлы булыр.

1990нчы елның истәлекле 30нчы августында, татар халкының гасырлар буена сакланып килгән хыялын тормышка ашыру юлында хәлиткеч адым ясалып, парламент тарафыннан Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителгәч, Казан дәүләт педагогика институты коллективы, укыту һәм тәрбия эшен республиканың алга баруына ярдәм итәрлек итеп үзгәртү, камилләштерү чараларын күрергә кереште.

Суверенлык декларациясе һәм Татарстан халыкларының телләре турындагы закон нигезендә, республикада татар һәм рус телләре дәүләт телләре дип игълан ителеп, мәктәпләрдә татар телен рус теле белән бер күләмдә укыту, тормышның барлык өлкәләрендә дә кулланылышын нык киңәйтү тәртибе кертелгәнлектән, Казан педагогика уку йортына татар һәм рус телләрен яхшы белгән белгечләр әзерләү бурычы куелды.

Бу бурычны тиз арада гына уңышлы үтәү җиңел эш түгел иде, әлбәттә. Чөнки моңарчы педагогларга югары белем бирү барлык вузларда да, нигездә, рус телендә башкарылып килде. Физика-математика, табигать-география предметларын һәм башка төгәл фәннәрдән татарча укытырга алынырлык кешеләр бармак белән генә санарлык иде. Ләкин бернинди кыенлыкларга да карамастан, Югары Совет депутаты, Казан педагогика институты ректоры сыйфатында суверенлык декларациясен һәм телләр турындагы законны әзерләүдә, аларны парламент сессиясендә кабул итүдә башлап йөрүчеләрнең берсе буларак, минем бу изге эшне гамәлгә ашырудан читтә калырга хакым юк иде. Һәм без, педагог-галимнәр коллективы, җиң сызганып эшкә керештек. Педагогларның татарча ярыйсы ук белгәннәренең шактый күп икәнлеге мәгълүм булды, туган телләрен яхшы үзләштергән һәм укыту тәҗрибәсе җитәрлек белгечләрне берникадәр читтән дә җәлеп иттек. Һәм тиздән Казан педагогика институтында барлык белгечлекләрдән дә диярлек студентларның рус группалары белән параллель рәвештә татар группалары да барлыкка килде. Бу эш татар мәктәпләрен туган телдә укыта алырлык педагоглар белән тәэмин итүдә зур яңалык һәм гаять игелекле гамәл булды. Ләкин без татар бүлекләрендәге студентларны, вузны тәмамлагач, рус мәктәпләрендә дә эшли алырлык булсын өчен, югары курсларда русча да укыттык. Нәтиҗәдә институт ике дәүләт телен дә яхшы үзләштергән һәм татар, рус мәктәпләрендә уңышлы эшли алырлык белгечләр әзерләп килде.

Узган гасырның 90нчы елларыннан Казан дәүләт педагогика институтында (1994нче елдан – университетында), Татарстанның дәүләт суверенлыгы декларациясен һәм телләр турындагы законын үтәү йөзеннән, татар телен белмәгән барлык студентларга да бу телне аралашырлык дәрәҗәдә өйрәтү өчен, бөтен факультетлардагы һәм бүлекләрдәге рус группаларында татар теленнән практик дәресләр үткәрелә башлады.

Ул елларда Казан педвузы коллективы алдына ректорат тарафыннан заманча нык белемле, киң эрудицияле, югары әхлаклы яшь буын тәрбияли алырлык укытучы-педагоглар әзерләү бурычы куелды, һәм бу бурычларны үтәү өчен күп кенә нәтиҗәле эшләр эшләнде.

Беренчедән, укытучыларга да, укучыларга да сыйфатлы белемгә ирешү өчен таләпләр катгыйландырылды.

Икенчедән, уку планнарына мәктәптә балаларга лаеклы белем һәм тәрбия бирү өчен кирәкле курслар (предметлар) кертелде һәм шуңа бәйле рәвештә яңа кафедралар, факультетлар ачылды. Мәсәлән, педагогик осталык, үз-үзеңне тоту әдәбе, сөйләм культурасы, риторика, эстетика нигезләре һәм тагын кайбер предметлар укытыла башлады.

Казан педагогика университетында, ректор инициативасы белән, булачак укытучыларга эстетика белемнәре һәм күнекмәләре бирүгә аеруча зур игътибар бирелеп, Русия педвузларында беренче буларак, махсус кафедралар ачып, барлык студентларга да музыка белеме нигезләре һәм хореография курслары өйрәтелә башлады.

Өченчедән, Казан педагогика уку йортында булачак укытучылар яшь буынга белем бирүчеләр генә түгел, балаларны лаеклы алмашчылар, чын кешеләр итеп тәрбияләүчеләр дә, шунлыктан алар үзләре дә югары кешелеклелек сыйфатларына ия белгечләр буларак әзерләнергә тиеш дигән принцип белән эш ителде. Ягъни студентларның үзләрен дә тәрбияләү эше югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бу уку йортында студентларга тәрбия кылу махсус комплекслы план буенча башкарылып килде. Тәрбия мәсьәләсенә җитди карауның нәтиҗәләре күренде: Казан педуниверситетында укучылар үз-үзләрен тотышы, кешеләргә мөгамәләсе, тыйнаклыклары, эшлеклелек һәм әдәп сыйфатлары белән башка уку йортлары студентларыннан уңай якка аерылып тордылар.

80-90нчы еллардагы Казан педагогика университетының бүгенге укытучылар әзерли торган уку йортлары өчен үрнәк булырлык гамәлләренең берсе – бик әһәмиятлесе ул – педагогика вузына һәм урта махсус уку йортына студентларны укырга катгый рәвештә педагоглык һөнәренә теләкләре һәм сәләтләре булганнарын сайлап алу. Хәзергечә, мәктәпне тәмамлаганда алган билгеләр буенча теләсә кайсы вузга, шул исәптән педагогика уку йортына да, укырга керү тәртибе үзен акламый. Педагог һөнәре ул – бик үзенчәлекле, үзенә бертөрле, нәзакәтле, югары кешелеклелек сыйфатлары таләп итә торган һөнәр. Бу белгечлек буенча теләсә кем уңышлы эшли алмый. Ул балаларны яраткан, хөрмәт иткән, аларның күңелен аңлый белә торган игелекле кешеләр һөнәре. Шунлыктан педагогика уку йортларында укырга яшьләрне, махсус тикшереп, аларның холкын, сәләтен мәктәптә укыганда ук өйрәнеп, белеп алырга кирәк. 90нчы елларда Казан педуниверситетына укырга абитуриентларны менә шулай, алдан ук тикшереп, булачак һөнәргә яраклымы-юкмы икәнлеген белеп, профориентация дигән махсус система буенча мәктәпнең соңгы классларыннан ук әзерләнеп килгәннәрен алдылар.

Профориентация эше бик җитди куелган иде. Ул мәктәпләр, район, шәһәр мәгариф бүлекләре белән бергәләшеп, Мәгариф министрлыгы белән килештерелеп, планлы рәвештә башкарылды.

Казан дәүләт педагогика университеты коллективының мәктәпләр өчен югары сыйфатлы укытучы-тәрбиячеләр әзерләү өлкәсендәге гыйбрәтле гамәлләре күп булды. Бер язмада гына аларның барысын да сөйләп бетерү мөмкин түгел, һәм андый бурыч куелмады да. Тик шулай да, Казан педагогика югары уку йорты тарихында беренче тапкыр эшләнгән бик әһәмиятле эшләрнең тагын берсен сурәтләп китмәсәк, аяныч булыр. Бу аның чит илләр вузлары белән мәгърифәт, фән һәм мәдәният өлкәләрендә уңышлы хезмәттәшлек итүе.

90нчы елларга кадәр Казан педагогика институтында чит илләр белән элемтәгә керү практикасы юк иде. Татарстанның дәүләт суверенлыгы декларациясе кабул ителгәннән соң, безнең вузларга чит ил уку йортлары белән, турыдан-туры бәйләнешкә кереп, хезмәттәшлек итү мөмкинлеге барлыкка килде. Без, Казан педвузы җитәкчеләре, бу мөмкинлектән иркен файдалана башладык: төрле илләрнең мәгариф, фән һәм мәдәният оешмалары белән хезмәттәшлек итү безнең вузның куәтен һәм дәрәҗәсен арттырачагын аңлап эш иттек. Кытай, Төркия, гарәп илләре, Германия, АКШ, Мисыр, Австралия һәм башка кайбер илләрнең уку йортлары белән хезмәттәшлек килешүләре төзеп, бер-беребезгә йөрешеп, үзара уңай эш тәҗрибәсе, яңалыклар алмаштык, төрлечә ярдәмләшү гамәлләре кылдык.

Казан педагогика университетында күп төрле чит телләр белгечләре әзерләнгәнлектән, студентларның тел белемнәрен чарлау өчен, шул телләр ияләре белән турыдан-туры аралашып өйрәнүләре кирәк. Бу мәсьәлә берничә төрле юл белән хәл ителде. Беренчедән, чит тел укытучысын шул тел ияләре дәүләтеннән чакыртып алу, икенчедән, студентларны чит тел ияләре яшәгән илгә стажировкага җибәрү. Казан педуниверситетында, мәсәлән, төрек, гарәп, япон, кытай телләрен студентларга чит ил укытучылары өйрәтте. Кытайдан Хе Хуа исемле ханым бездә берничә ел кытай теле укытып, безнең советта рус-кытай телләре бәйләнеше темасына диссертация яклады. Япон телен шулай ук бер ханым Япониядән килеп өйрәтте. Америка профессоры Чарльз Карлсон, вакыт-вакыт безгә килеп, студентларга инглиз теленнән теоретик һәм практик дәресләр биреп, аларны методик ярдәмлекләр белән тәэмин итеп китә торган иде.

Бу өлкәдә тагын бер нәтиҗәле эш алымы шуннан гыйбарәт булды: Пекиндагы чит телләр институтында рус телен өйрәнүче бер төркем кытай студентлары безнең педуниверситетка килеп, ярты ел рус теленнән белемнәрен камилләштерәләр, Казан педуниверситетының кытай теле өйрәнүче студентлары Пекин институтында шулай ук ярты ел кытай теленнән белемнәрен чарлыйлар иде. Кытай телен өйрәнүгә аеруча сәләтле берничә студентка, Пекиндагы стажировкалары вакытын озынайтып, кытай телен ныклап өйрәнү мөмкинлеге бирдек. Һәм шул студентларның кайберләре, Русиядә һәм Кытайда татар, рус, инглиз, кытай телләренә ия белгечләр буларак, төрле җитди эшләрдә эшләделәр һәм эшлиләр.

Чит телләр белгечләре әзерләгән һәм чит илләр белән актив элемтәдә торган вуз буларак, Казан педагогика университетын Татарстан хөкүмәте чит илләр белән хезмәттәшлекне җәелдерү эшләренә җәлеп итә башлады. Мәсәлән, безнең университетта Иран белән багланышлар үзәге ачылды, Франция илчесе Татарстанга килгәч, Казан педуниверситетына визит ясап, француз теле өйрәнүче студентлар һәм француз теле укытучылары белән очрашу уздырды, Япониянең мәдәният эшләре атташесы шулай ук Казанда булганда, безнең университетка килеп, япон телен өйрәнүче студентлар һәм укытучылар белән очрашты. Каһирә шәһәрендәге данлыклы Әл-Әзһар университеты ректоры Казан педуниверситеты чакыруы буенча безнең республика кунагы булып китте.

Йомгак сүзебез шул: республикабыз, илебез өчен күп меңнәрчә югары квалификацияле мәгърифәт һәм мәдәният белгечләре, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, төрле фән галимнәре әзерләүдә зур роль уйнаган 140 еллык тарихлы Казан дәүләт педагогика университеты Татарстан тарихында мактаулы урын биләп торырга лаеклы.

Рүзәл ЮСУПОВ,

филология фәннәре докторы, академик, 1986-2002нче елларда Казан педагогика университеты ректоры

(Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән әзерләнде)

Комментарии