- 06.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №23 (7 июнь)
- Рубрика: Архив
Наина ЕЛЬЦИНА, Борис Ельцинның хатыны:
– Минемчә, 90нчы елларны авыр дип түгел, ә изге дип атау дөрес булыр иде. Ул елларда яшәгән, эшләгән, дәүләткә ышанычны югалтмыйча, яңа ил төзегән кешеләр алдында баш ияргә кирәк.
«Интерфакс»
Римзил ВӘЛИЕВ, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе:
– Дәүләт кануннарын, программаларын нәтиҗәле итеп эшләтә алмаучылар, күз буяучылар кемнәр алар? Үзебез сайлап куйган һәм үзебез мактап ялагайланган эреле-ваклы чиновниклар. Димәк, хәлне яхшы якка үзгәртү дә кулыбыздан килә.
«Интертат»
Салават РӘХИМОВ, Татарстан Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе вәкиле:
– Кызганычка, безнең халыкта шоколад яки матур савытлы эчемлекләр бирүне ришвәткә санамыйлар. Бу гамәлне рәхмәт сүзе генә дип уйлыйлар. Ләкин болай уйлау дөрес түгел. Кешедә, мин ришвәтне алырга да, бирергә дә тиеш түгел, дигән фикер яшәргә тиеш.
«Татар-информ»
Комментарии