- 06.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №23 (7 июнь)
- Рубрика: Архив
1нче июньнән Казанның «Туган авылым» милли комплексында «Рамазан чатыры» эшли башлады. Беренче көнне авыз ачарга 100 кеше килде. Алга таба оештыручылар көн саен 200ләп кешене авыз ачтырырга җыена. Башка еллардан аермалы буларак, быел Рамазан чатырына талон белән генә кереп була. Аны мәчеткә кереп аласы.
«Кеше өерелеп килеп, бер-берсенә комачауламасын өчен шулай эшләдек. Узган елны 200 кешегә әзерләнгән табынга 350 кеше килгән көннәр булды», – дип аңлатты «Туган авылым» мәчете имамы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин.
Бу сүзләрдә хаклык бар. Беренче көнне үк күңелсез хәл килеп чыкты – ифтарга килгән апаларның берсе чатырны оештыручы Радик Габдрахмановка ачуланып: «Нигә безне кертмисез, монда бит президент акчасына ашаталар!» – дияргә ашыкты. Чатырның гади кешеләр, эшмәкәрләр акчасына оештырылуын аңлату авыр иде аңа.
«Авыз ачарга ураза тотканы да, тотмаганы да килә. Ураза тотканнарга кайвакыт урын җитми кала, ә безнең төп максатыбыз – Аллаһ ризалыгы өчен көне буе ураза тотып, авыз ачарга килгәннәрне тукландыру. Шуңа күрә быел талон белән генә кертәбез», – дип белдерде «Туган авылым» комплексы җитәкчесе Радик Габдрахманов.
Әйтергә кирәк, ураза вакытында оештырылган ифтарларда үзләрен әдәпсез тотучылар да очрый. Шул ук «Туган авылым» чатырында узган ел күрше-тирә йортларда яшәүче әбиләрнең, буш савытлар белән килеп, өстәлдә калган кайнатмаларга кадәр алып китүләрен күрергә була иде. Биштәрләренә кәнфит-печеньеларны да тутырып китүдән тайчанмадылар.
«Туган авылым»дагы «Рамазан чатыры» ачылышына килгәндә, быел мәдәни программа оештырып тормаганнар, узган елдагыча дәрәҗәле кунаклар чакырудан да баш тартканнар. «Без ураза тотучыларны тәмле ризык белән сыйларга телибез, ифтарның төп бурычы шул», – ди Габдрахманов.
Беренче көнне мәҗлесне имам Илнар Зиннәтуллин ачып җибәрде. «Туган авылым» – туристлар күпләп килә торган урын. Алар татар авылын, мәчетне күрәләр, мөселман-татарларның ничек яшәгәннәрен, аларның өйләрен, мәдәниятен, киемнәрен күреп китәләр. Монда без тәравих укыйбыз, ифтарлар уздырабыз», – дип әйтте ул.
Илнар хәзрәт мөселманнарны ифтарларда катнашырга, бигрәк тә ураза тотучыларны ашатучы буларак өлеш кертергә чакырды. Ул Рамазан аенда изге эшләр эшләп калырга өндәде, бу айда кылынган яхшы гамәлләрнең савабы 700 тапкыр артуын искәртте. «Ураза тоту – ашамыйча-эчмичә тору гына түгел, ә Аллаһы Тәгаләгә якынаю, яман эшләрдән, гөнаһлардан тыелу», – дип аңлатты имам. Ул әдәпле-тәртипле итеп ашау мәсьәләсенә дә аерым тукталды. Аерым-аерым түгел, ә бергәләп сөйләшә-сөйләшә ашарга чакырды. «Чатыр – безнең мәдәният. Ата-бабаларыбыз чатырлар корып яшәгән. Пәйгамбәребез ифтар мәҗлесләрендә катнашкан. 1400 ел элек мондый ифтарлар уздырыла башлый һәм бу матур гореф-гадәт хәзер дә дәвам итә», – дип йомгаклады сүзен Илнар хәзрәт Зиннәтуллин.
Динә НАГАЕВА
Медведев чит телләрне ил халыклары телләреннән югары куя торган карар имзалады
Документ нигезендә, чит ил гражданнарына фәнни дәрәҗә алыр өчен язылган диссертацияләрен үз телләрендә яклау мөмкинлеге бирелә. Әгәр оешмаларда диссертацияләрне башка телләрдә яклау мөмкинлеге бар икән, чит ил гражданнарына, фәнни эшләре нинди телдә язылган булса, шул телдә яклау рөхсәт ителә. Шул ук вакытта диссертация һәм автореферат барыбер урыс теленә дә тәрҗемә ителергә тиеш, диелә.
Әлеге үзгәрешләр Русия халыклары телләренә кагылмый. «Дәүләт туган телләрне беркайда да кулланып булмый торган шартлар тудыра. Чит телләр өчен бөтен ишекләрне ачып, безнең илдәге халыкларның туган телләре өчен аларны ябып куя. Гәрчә Конституция буенча ул халыклар телләрен якларга тиеш булса да», – дип яза этнолог Амил Саркаров, премьер карарына үз фикерен белдереп.
Билгеле булганча, Бердәм дәүләт имтиханын да бары тик урыс телендә генә бирергә мөмкин. Мәктәптә татарча яки башка милли телләрдә укыган балалар да, имтиханнарны урыс телендә генә тапшыра ала.
Казанда Явыз Иванга һәйкәл кую хәбәре расланмый
Владимир өлкәсенең Александров шәһәре хакимияте үзендә Явыз Иванга һәйкәл куюдан баш тарткач, «Московский комсомолец» газетасы, бу һәйкәлне Коломна өлкәсе белән беррәттән Казан да үзендә куярга әзер, дип язып чыкты. Һәйкәлнең авторы Василий Селиванов сүзләренчә, һәйкәлне Казанга кую тәкъдиме белән чыгучылар булмаган.
Җиздән коелган әлеге һәйкәл Владимир өлкәсендә 29нчы апрельдә ачылырга тиеш иде. Ләкин чарага ике көн кала, бер төркем җирле депутат эшчеләргә һәйкәлне ачудан баш тарту турында карар күрсәтә һәм монументны алып куярга куша. Ул әлегә Мәскәү янындагы Долгопрудный шәһәрендә таш эшкәртү комбинатында саклана.
«Һәйкәл Мәскәүдә, Мәскәү янындагы берәр шәһәрдә яки тагын ике шәһәрдә куелырга мөмкин», – дип язды «Московский комсомолец», Василий Селиванов сүзләренә таянып. Димәк, анда язылганча Казан турындагы хәбәр расланмады.
Былтыр көз Орел каласында татарларның Хәтер көненә туры китереп Явыз Иванга һәйкәл ачканнар иде инде. «Канлы патша»ны яратучы даирәләр шулай ук Мәскәүдә, Казанда һәм Коломна шәһәрләрендә дә аңа һәйкәл куярга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.
Һәйкәл куюга каршы булучылар да җитәрлек. Красноярск ягындагы Канск шәһәрендә Явыз Иванга канлы казык рәвешендә альтернатив һәйкәл куелды. Аның авторы рәссам Владислав Гультяев «Азатлык»ка: «Явыз Иван һәм Сталин кебекләргә һәйкәлләр кую репрессияләрне һәм җәзаларны хуплау», – диде. Орелда Явыз Иванга һәйкәл куелуга ике атна узуга, кемнәрдер аның башына капчык кидереп, муенына мыскыллы элмә такта асып куйды.
Чаллыдагы милли хәрәкәт вәкилләре төнге һөҗүмне тикшерүне таләп итә
30нчы май төнендә Чаллының Мәләкәс арты бистәсендә яшәүче Камил Җәләлиевнең өенә ике кеше бәреп керә. Берсе тәрәзәләрне вата башлый, икенчесе өй эченә үтеп керә. 75 яшьлек Җәләлиев булдыра алганча каршылык күрсәтә. Һөҗүм итүчеләрнең берсе кача, икенчесен полиция килеп кулга ала, ләкин соңыннан иреккә җибәрә.
Шушы вакыйга киң җәмәгатьчелеккә билгеле булгач, «Азатлык» хәбәрчесе, җинаять булган урынга барып, зыян күргән Камил Җәләлиев белән очрашып, вакыйганың нечкәлекләрен белеште.
Камил әфәнде әйтүенчә, төнге сәгать берләр тулып киткәч, ул өй ишеге төбендәге тавышларга куркып уянып китә. «Тиз генә утны яндырып карасам, бер кеше такта кисәге белән тышкы яктан өй тәрәзәсен ватып ята. Шул тактаны аның кулыннан тартып алмакчы булдым, такта сынды. Шул сынык белән бәреп керергә теләүченең үзенә сукмакчы булдым. Ләкин ватык тәрәзә аша моны эшләп булмады. Шуннан тиз генә бүлмәләрдән саклану өчен берәр зуррак әйбер эзли башладым. Ул арада тәрәзә буендагы тавыш тынды. Аның каравы, өйнең бер бүлмәсеннән чыгып килүче икенче кешене күрдем», – ди Җәләлиев. Үзе сөйләвенчә, ул кулына эләккән идән югычның сабы белән әлеге кешенең эченә нык кына итеп төртә. Өйгә кергән адәм эчен тотып сыгылып төшә һәм «бабай, үтермә» дип ялвара башлый. Камил Җәләлиев өенә бәреп кергән бу кешене кысрыклап кечкенә бүлмәгә кертә һәм полиция чакырта. Ярты сәгатьтән килгән тәртип сакчылары өй хуҗасын һәм өйгә бәреп кергән кешене полиция бүлегенә алып китеп, булган хәл буенча аңлатмалар, гаризалар яздыралар, сорау алалар.
Өенә булган төнге һөҗүмне Камил Җәләлиев үзе болай бәяли: «Булган хәлне милли хәрәкәттә катнашуым белән бәйлим. Мин 90нчы еллардан ук милли хәрәкәттә катнашам. Милли хәрәкәт оештырган урам җыеннарын, Хәтер көннәрен һәм башка чараларны калдырмадым. Төнлә өйгә бәреп керүне дә шул активлыгым белән бәйле түгел микән, дим. Заманында полиция, пикетка чыккан өчен, алып китеп изоляторга япкан иде. Дүрт сәгатьтән соң гына чыгардылар».
Камил Җәләлиевнең өенә һөҗүм ясаган адәмне полиция икенче көнне иреккә чыгара, тәрәзә пыяласын ватып керергә омтылучысын әлегә эзлиләр икән. Бу вакыйга турында Чаллы полициясе әлегә аңлатма бирми. Полиция идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллин 2нче июнь көнне безнең сорауларга: «Бу эшкә нинди дә булса бәя бирергә әле иртәрәк. Хезмәткәрләребез эшли. Әлеге эш шәһәрнең тикшерү комитетына тапшырылды», – дигән җавап белән чикләнде.
Милли хәрәкәт вәкиле Тәлгать Әхмәдишин һәм «Азатлык» татар яшьләре берлеге әгъзалары Дамир Шәйхетдинов, Булат Гатин, Илмир Салих исеменнән Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка Камил Җәләлиев өенә булган һөҗүм уңаеннан гариза җибәрелгән. Анда өйдә тотылган кешенең тиз арада иреккә чыгарылуы, икенчесенең билгесез булып калуына борчылу белдерелә һәм татар милли хәрәкәте вәкиленә карата явызлык кылучыларга тиешле чара күрү сорала.
* * *
Әйтергә кирәк, соңгы вакытта Чаллыдагы милли хәрәкәт тирәсендә сәер хәлләр күзәтелә, хәрәкәтнең вәкилләренә басым көчәйде. Чаллы Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Рафис Кашапов социаль челтәрләрдә сепаратизмга өндәүдә гаепләнеп өч елга ирегеннән мәхрүм ителгәннән соң, узган ел Чаллыда Рифат Бәдретдинов атлы активист тырышлыгы белән шул ук исемдә яңа оешма төзелгән иде. Бу оешма аягына да басып өлгермәде, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков шикаяте нигезендә 11нче май көнне Чаллы мәхкәмәсе тарафыннан экстремистик оешма дип табылды һәм аның эшчәнлеген Русия җирлегендә тыярга дигән карар чыгарылды.
Гафиулла ГАЗИЗ
Боингны кем бәреп төшергән?
Bellingcat тикшерү төркеме Малайзиянең Боинг МH17 лайнерын бәреп төшергән дип саналган «Бук» ракета корылмасының Русия зенит-ракета бригадасында теркәлгәнлеген раслады.
Бу – «Бук»ның Русиядән Украинага җибәрелгәнче төшерелгән фотосы. Фото 2013 елда төшерелгән, ләкин интернетка 2015 елның февралендә генә чыккан, дип яза РБК Bellingcat тикшерү төркеме хисабына таянып.
Боингны бәреп төшергән дип саналган «Бук» икәнлеген аның транспорт маркасы, габаритлары турындагы язу һәм ак төстәге номерлары күрсәтеп тора ди, Bellingcat. Әлеге язулар «Бук» Русиядә һәм Украинада 2014нче елның июнь-июлендә булган чакта төшерелгән фото-видеода да күренә, диелә.
Фотодагы хәрби техниканы төзәтүче ир әлеге фотоның чынлыгын раслады, дип яза РБК. Фотода шулай ук ракетаны йөртүче 3М8 ЗРК «Круг» кәрҗине дә күренә. Мондый контейнерны журналистлар Курск тирәсендәге 53нче зенит-ракета бригадасында курсант тарафыннан төшерелгән башка фотода да таба.
МН17 рейсы белән очкан Боинг Донбасс күгендә 2014нче елның 17нче июлендә бәреп төшерелде. Очкычтагы барлык 298 кеше дә һәлак булды.
Элегрәк Bellingcat тикшерү төркеме Малайзия очкычын бәреп төшергән дип саналган «Бук» ракета корылмасын Украинаның көнчыгышына илткән кеше – хәрби хезмәттән киткән, Хмурый кушаматлы Русия офицеры, дип белдергән иде
Комментарии