Макарон гадәтен ташлаткан

Макарон гадәтен ташлаткан

Армиягә киткәнче, «Казанстройтранс № 2» гаражында эшләгәндә, без «дядя Ваня» дип йөрткән бер шоферның сөйләгәннәре искә төште.

Элек халкында, машинасын гаражга куйгач, өч борынга кермичә, кайтып китү бик сирәк иде. Дядя Ваня, иптәше белән, Даурия урамында торалар. Инде балалары урнашып, таралышып беткәннәр – һәркайсының үз тормышы. Карт белән карчык күгәрченнәр шикелле гомер итәләр, икесе дә пенсиядә. Дядя Ваня, пенсиядә булуына карамастан, иске генә ЗИЛ машинасында эшләп йөри. Гаражда да аннан көләләр иде: «Син эшләми башласаң, машинаңны да пенсиягә озатабыз», – дип. Хатыны, ул эштән кайтканчы аш-суын әзерләп куя да, подъезд төбенә, үзе шикелле карчыклар янына чыгып утыра. Аның салып кайтканын әллә кайдан сизенә. Шоферлар теле белән әйтсәк, бер стакан аракы дядя Ваня өчен кече телгә дә йокмый, әллә бар – әллә юк! Туп-туры кайта, селкенми дә. Хатыны тетя Маруся, алай да, хатын-кыз сизгерлеге белән, аның салып кайтуын сизеп ала. Аңа шул җитә, картын бүген дә, үзе әйтмешли, акылга утыртып алырга сәбәп бар. Аларның подъезд подвалында ДНД штабы урнашкан, тиз генә йөгереп керә дә, яшьләрне чакырып чыга. Билгеле инде картны каршы алалар, бүлмәләренә алып керәләр, ул каршы килеп маташмый, файдасы юк. Карчыгы барыбер үзенекен итә, егетләр дә моны яхшы беләләр. «Ул исерек түгел, тимибез», – дисәләр, «Мин сезне начальникларыгызга әйтеп премияләрегезне кистерәм», – дип куркыта башлый. (Ул вакытта андый хәлләр бар иде.) Монда инде картка кисәтү ясыйлар, «Башка салып кайтмыйм», – дип әйттерәләр дә чыгарып җибәрәләр. Хатыны инде бик канәгать булып, дядя Ваняны култыклап ала да, фатирларына менеп китәләр. Бу хәл картны тәмам туйдыра, ничек итеп карчыгының мондый гадәтен ташлату әмәлен табарга дип уйлый башлый.

Беркөнне бу, өч борынга кермичә, эштән иртәрәк кайта. Подъезд төбендә карчыгы юк, өйдә дә күренми. Аш бүлмәсендә, газ плитәсе өстендә, пешкән макарон белән кәстрүл тора (суына башлаган инде), табада кәтлитләр. Тәрәзәдән башын тыгып караса, карчыгы кибеттән кайтып, урындыкка утырган. «Син кайда йөрисең, мин эштән кайттым, өстәл әзер түгел, күпме көтәргә була?» – дип кычкыра. Карчык чак кына урындыктан егылып төшми! Төшмәслек тә түгел шул, картының кайтканын күрми калды бит. Шулай да тиз генә сикереп тора да, тегеләр бүлмәсенә кереп китә. Менә бераздан ишек төбендә тавышлар ишетелә, кереп киләләр.

Дядя Ваня, өстәл артында утырган килеш, үрелеп макаронлы кәстрүлне ала да башына киеп куя. Күренеш: өстәл артында алыптай гәүдәле ир-ат утыра, башында кәстрүл. Яңа ел чыршысы кебек, кай җирендә тоткарланып кала ала, шунда макарон эленеп тора. Карчыгы: «Ай!» – дип, бер кычкыра да сүзсез кала, аның белән кергән ДНД егетләре дә аптырыйлар. Шунда арадан берсе: «Нәрсә булды, нишләп башыгызда кәстрүл?» – дип сорый. Дядя Ваня, әкрен генә, бушап калган кәстрүлне башыннан ала да: «Эштән кайттым, ап-аек, карчыктан ашарга сораган идем дә, «син исерек» дип, менә шушы кәстрүлне макароннары белән башка киертеп куйды. Үзе сезне алып керергә чыгып китте. Нишлим инде, утырам, макарон капкалап, сезне көтеп». Бу сүзләрдән соң ДНД егетләре бертавыштан: «Тетя Маруся, сезне бу хәл өчен 15 тәүлеккә ябабыз, тагын кабатланса күбрәккә дә», – дип әйтеп куялар. Шунда карчык «лып» итеп идәнгә утыра да, телгә килеп: «Улларым, алып китә күрмәгез, башка сезне борчып йөрмәм, зинһар миңа тия күрмәгез», – дип әйтә. Егетләр саубуллашып чыгып китәләр. Менә шул көннән башлап, карчыгы дядя Ваняның кайтканын өйдә, тәрәзәдән карап торып: «Кер картым, аш-су әзер», – дип, елмаеп каршы ала торган булган. «Тәки, тетя Марусягызның, теге начар гадәтен ташлату әмәлен таптым бит», – дип шатлана-шатлана сөйләгән иде дядя Ваня.

Вакыйф КЫЯМОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии