«Татарлык ясалма рәвештә булдырылмый!»

«Татарлык ясалма рәвештә булдырылмый!»

яки балаларда ничек китапка мәхәббәт уятырга…

Мәктәптә бер укытучым: «Балалар, китап – ул белем чишмәсе», – дияргә ярата иде. Кешелек тарихында язу барлыкка килгәч үк, таш, гипс, папируска язылган китаплар да була башлый. Алар үз чор кешеләренә белем чыганагы булса, безнең заман өчен кыйммәтле тарихи чыганак булып торалар. Русиядә, СССР таркалганнан бирле, замана технологияләре кеше тормышына нык үтеп керде. Иң элек халык телевизорга мөкиббән китте, аннан видеотасмаларга язылган киноларны җыелышып карау модага керде. Соңрак, замана технологияләре камилләшкән саен, DVD-дискка язылган фильмнар карау популярлашты. Хәзер инде кешеләр буш вакытын еш кына компьютер каршында, интернетта үткәрә. Кайчандыр СССР дөньяда иң күп китап укучы ил булып саналган. Кызганыч, безнең көннәрдә китап укуга ихтыяҗ көннән-көн кими бара. Китапханәләргә керсәң, уку залларында семинарларга әзерләнүче яисә курс, диплом эше язучы студентларны гына очратасың. Хәер, алары да хәзер күбрәк материалны интернет челтәреннән алуны кулайрак күрә. Метрода, җәмәгать транспортында китап укып барган кешеләрне хәзер «Кызыл китап»ка кертергә мөмкин. Ә бит моннан 20-22 ел элек кенә китапханәләр тулы көченә эшләгән. Кулдан-кулга йөреп, китаплар таушалып бетә торган булган. Ә хәзер китапханәгә яңа китап кайтса, киштәдә тузан җыеп ята бирә.

Редакциябезгә түбәндәге эчтәлекле хат килде.

«Минем биш оныгым бар. Барысы белән дә телендә сөйләшәбез, китаплар укыйбыз. Ләкин китап кибетләрендә телендә әкият, хикәя китаплары юк дәрәҗәдә. Сөекле шагыйребез, якташыбыз (әнием Кырлай авылыннан иде) Г.Тукайның олы юбилей көннәрендә дә китап кибетләрендә бер әсәрен табып булмый. Челюскин урамындагы «Мир книги»да «Әсәрләр җыентыгы»н һәм «Алтын тарак» китабын алырга насыйп булды, алары да соңгысы иде. Кибетләрдә матур-матур тышлыкларда урыс телендә чыгарылган китапларның хисабы юк. Мич башыннан төшмичә, чуртан ясап биргән матур тормышта яшәүчеләр турында түгел, ә мәгънәле, тәрбияви, зәвыклы әсәрләр укыйсым килә оныкларыма. Бәлки, сез минем соравыма җавап табарсыз? Тукаебызның нәниләр өчен китаплары кайда бар икән?

Рәйсә ЙОСЫПОВА.

Казан шәһәре.

Укучыбыз соравын канәгатьләндерү өчен һәм үз сорауларыма да җавап эзләп, мин «Татарстан» китап нәшрияты директоры Шакиров Дамир Сабирҗан улы янына юл тоттым.

Дамир әфәнде, безнең заман кешеләре китап укымый диярлек. Сез, китап нәшриятының директоры буларак, моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

Китап укымау мәсьәләсе булган, бар һәм булачак та. Моны яшереп булмый. Миңа калса, бу кешенең тәрбиясенә бәйле. Без татар баласын ничек тәрбиялибез? Республикада ничә татар мәктәбе бар? Регионнар белән бүген эшләр ничек бара? Миңа калса, һәрбер татар оешмасы да дәүләт тарафыннан күзәтчелеккә алынырга тиеш. Татарча укыту ничек бара, дәреслекләр, китаплар җитәрлекме, укытучылар бармы, укучыларны ничек китап укырга, ана телен өйрәнүгә тарталар – болар барысы да тикшерелеп торырга тиеш. Китап уку мәсьәләсен мин генә хәл итә алмыйм һәм аны нәшрият җилкәсенә генә калдырып булмый. Китапка мәхәббәт уятуда кадрлар да зур роль уйный дип саныйм. «Мин үзем дә урыс мәктәбен тәмамладым. Татарча укыту мәктәптә нигә кирәк инде?» – дип утырган кешене эш урыныннан алу зарур! Татарлык бит ул ясалма рәвештә булдырыла торган нәрсә түгел. Аны балага гаиләдә, мәктәптә, югары уку йортларында укытырга, аңына, акылына сеңдерергә кирәк. Моның өчен югарыдагылар кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә һәм, әйткәнемчә, мәктәп, мәдәният йортларын ныклы күзәтчелеккә алырга тиеш.

– Димәк, китап уку популяр булмауга җитәкчеләр дә күпмедер дәрәҗәдә гаепле булып чыга?

Җитәкчелекне генә гаепләп калдыру дөрес булмас. Без һәркайсыбыз үз урыныбызда бу максатка таба барырга тиешбез. Әгәр халкыңа, туган телеңә файда китермисең икән, югары урындагы кәнәфидә утыруның файдасы нидә соң?! Китап нәшрияты директоры булып күп еллар эшлим. Мин шул нәшрият дип йокларга ятам, нәшрият дип уянам. Кайчак гаиләмә вакыт та калмый хәтта. Бу кәнәфидә утырганда, мин үз вазифама хилафлык китермәдем, дип ныклап әйтә алам.

Ботка яратмаган балага аны көчләп ашатып булмый бит. Китап уку-укымау мәсьәләсендә дә шулай. Кешегә аңлата белеп аңлатырга, өйрәтә белеп өйрәтергә кирәк. Бүгенге әти-әниләр – алар телсез буын. Андыйлар үз баласына ничек ана телен өйрәтә алсын ди?! Ныклап уйлап карасаң, бу да безнең эш нәтиҗәсе икәненә инанасың. Тик ана телендә сөйләшергә, татар китаплары укырга указ чыгарып кына ирешеп булмый.

Бәлки, укучыларны кызыктыра ала торган китаплар язылмыйдыр? Китап укуга ихтыяҗ булмауны язучыларга да бәйле дип уйламыйсызмы?

Әлбәттә, күп нәрсә язылган әсәрләргә дә бәйле! Әгәр бүген язучының әсәре укучыны кызыктыра икән, димәк, китаплар укыла дигән сүз. Ә кызык әсәрләр юк икән, без аны булдырырга тиеш. Язучы нәшриятка әсәрен китерсә, әсәрне бастыру, укучыга җиткерү һәм пропаганда алып бару – безнең эш. Язучылар әйбәт әсәрләр генә язып торсыннар.

Бүген язучыга китап бастыру якынча күпмегә төшә?

Китап чыгару язучы өчен бер тиен дә тормый. Аның барлык чыгымнарын да дәүләт каплый. Язучы исә тиешле гонорарын гына ала.

Сезнең нәшриятта жанр буенча күбрәк нинди китаплар дөнья күрә?

Ни сәбәпледер, безнең халык шигъриятне үз итеп бетерми. Юкса, бер генә концерт та, бер генә кичә дә шигырьдән башка үтми. Тик менә шигырь китапларын сатып алучылар юк дәрәҗәсендә. Бу халыкның шигырьне, шигъриятне аңлау-аңламавына да бәйледер, бәлки. Прозаны күбрәк укыйлар. Тарихи китаплар, төрле белешмәләр популяр.

Бер укучыбыз, редакциягә юллаган хатында, татарча китаплар, бигрәк тә китапларын таба алмыйм, дигән. Сездә басылган китапларны нинди китап кибетләрендә күрергә мөмкин?

Татар китапларын тарату, сату бүген шулай ук зур проблемаларның берсе булып тора. Бу мәсьәләне язучылар съезды алдыннан булган җыелышта да күтәрдек. Кызганыч, бу базар мөнәсәбәтләренә бәйле һәм китап нәшрияты гына монда берни дә кыла алмый. Киштәгә китап кую гына ул сату түгел бит әле. Китап кибетләре язучылар, китап авторлары белән даими очрашулар үткәреп торырга, укучыларга яңа китапларны тәкъдим итә белергә дә тиеш.

Безнең нәшрият чыгарган китапларга килгәндә, аларны Бауман урамында урнашкан «Нур-маркет» кибетеннән таба аласыз. Тукай китаплары да һәр ел саен даими рәвештә басылып тора. Әле менә 6 томлыгын бастырабыз, 2 томы инде дөнья күрде. Шулай ук күптән түгел генә, «Тукай иленә сәяхәт» дигән китап ике телдә, төсле, бизәкләп эшләнеп басылды. Анда Тукайның балалар өчен барлык әсәрләре тупланган һәм тормыш юлы турында язылган.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Дамир әфәнде. Алдагы көннәрдә дә эшегездә уңышлар теләп калам!

P.S. Нәшрияттан чыккач,әңгәмәдәшемнең фикерләре турында уйланып кайттым. Балада китапка карата мәхәббәтне инде анасының карынында вакытта ук тәрбияли башларга кирәк, минемчә. Өйдә әти-әни сабыен кечкенәдән татар халык әкиятләре укып үстерсә, балалар бакчасында тәрбиячеләр көнгә бер генә сәгать булса да китап укыса, балада китапка карата кызыксыну уянмас микәнни?! Мәктәпләрдә укучылар арасында китап уку буенча бәйгеләр оештырылса, районнарда, республикада чаралар үткәрелсә (олимпиадалар гына түгел), йөз баланың унысы гына булса да китап уку белән кызыксыначак. Бу китапка гына түгел, газета-журналларга да кагыла. Илебездә бер газета да яздырмаучы, айга бер генә тапкыр журнал да укымаучы кешеләр еллап түгел, айлап арта бара. Вакытлы басма матбугатның тиражы елдан-ел кими, абунәчеләр азая. Булганнары да өлкән яисә урта буын кешеләре. Яшьләр арасында кулына газета я китап тотучылар бик сирәк. Эх, белсә икән алар яңа чыккан газетаның исен! Әле берничә көн элек кенә басылган китапны кулга алгач, бармак очларына кадәр нинди рәхәтлек бирүен белсәләр, бәлки, шуны тояр өчен генә булса да, китап кибетләренә ешрак йөрерләр иде.

Лилия ЛОКМАНОВА.

И Тукай!

Ходайның һәр бирмеш көнен милләткә багышладыгыз,

Авыр шартларда яшәп тә, сез югалып калмадыгыз.

Милләтемнең моң-зарларын, һәр сулышын аңладыгыз.

Ялкынлы шигырьләр белән күңелләрне яуладыгыз.

Бөтен игътибарым минем, Тукай, сезнең шигырьләрдә.

Язлар белән илһам килде, шигырь язам бүген мин дә.

Укыган саен мин Тукайны яңа яктан ача барам:

Бөек Тукай милләтемә гомере буе тугры калган.

Кардәшем син, бөек шагыйрь, иҗатыңны санга сугам.

Күңелем сыза телем өчен, ләкин мин берүзем калмам!

«Туган телемне саклармын!» – дип сүземне әйтәм туры.

Чит телләргә соклансам да, татар теле – иң матуры.

Башларны горур күтәреп, киләчәккә таба атлыйк.

Тукай бүләк иткән телне – татар телен бергә саклыйк!

Иң дәһшәтле чорны узып, татар халкы исән калган,

Алдагы гасырларда да ул югалмас дип ышанам.

Равилә МУЛЛАБАЕВА.

Азнакай районы, Актүбә 2нче урта мәктәбе укучысы.

Бу нинди мәгънәсезлек?

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен – Шигырь бәйрәмен билгеләп үттек. Буласы бәйрәм турында газеталарга яздылар, радиодан да әйттеләр, 26 апрельдә Тукай һәйкәле янында узасын җиткерделәр. Тик кайсы һәйкәл янында, сәгать ничәдә буласын әйтмәделәр. «Татарстан» радиосы шул турыда сөйләгәннән соң, аларга шалтыраттым. Әмма алар соравыма җавап таба алмады.

Сәгать 10нар тирәсендә буладыр дип, Тукай мәйданындагы һәйкәл янына килсәм, анда минем кебек аптырап йөрүче өлкән яшьтәге кешеләрне очраттым. Һәйкәлгә чәчәкләр куелган иде. Сәгать 11гә кадәр көттек, ярый көн матур, утырып торырга урын бар иде.

Аннан минем бер танышым Язучылар берлегенә шалтыратып белешкәч, сәгать 12дә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында булачагын әйтеп шатландырды. Йөри торгач, тамак та кипте. Театр янындагы һәйкәлгә каршы торган пиццериядә чәй эчеп чыгып булмасмы дип керсәм, анда 1 стакан чәй 35 сум тора икән, эчмәдем, чыгып киттем.

Шигырь бәйрәменә кеше хәйран күп җыелган иде. Әгәр аңлатып, кирәкле мәгълүмат бирүче булса, халык тагын да күбрәк килер иде.

Һәр ел үткәрелә торган Хәтер көненә дә кеше күп җыелмый. Ул вакытта да халыкка аңлаешлы итеп мәгълүмат бирелми бит.

Халыкка бернәрсәгә дә кирәк булмаган рекламаның иге-чиге юк. Газета-журналлар, радио-телевидениене әйткән дә юк, бөтен стеналарда, баганаларда реклама. Шулай булгач, халыкка кирәкле мәгълүматтан сер ясамасыннар иде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

Казан шәһәре.

«Татарлык ясалма рәвештә булдырылмый!», 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии