Сөннәткә – дәүләт стандарты

Татарстанда сөннәткә утыртуга дәүләт стандартлары кабул ителәчәк. Моннан соң аны өйдә яисә мәчеттә үткәрү тыела – ул хастаханәдә генә башкарылырга тиеш. Бу хактагы боерыкны республиканың сәламәтлек саклау министры имзалады. Мондый адым – күптән түгел булган фаҗига нәтиҗәсе. Бер хирург Юдинода яшәүче биш яшьлек балага, өйгә килеп, сөннәт операциясе үткәрә. Ләкин анестезия даруы сабыйга килешми. Бала “Ашыгыч ярдәм” машинасында җан бирә. Хәзер табибка карата җинаять эше кузгатылды. Ә өйдә сөннәткә утырту тыелды.

Әллә нинди көн

Дүшәмбе балалар белән бәйле өч фаҗига булды. районына экскурсиягә килгән җиреннән Мари Илендә яшәгән 6 класс укучысы күлдә батып үлә. Маргарита Данилова классташлары белән бергә суга керә һәм кинәт кенә югала. Мәетне берничә сәгатьтән соң генә коткаручылар табып алды. Ә Саба районының Иштуган белән Каенсар станцияләре арасында товар поезды астына ике яшүсмер эләгеп һәлак булды. Мәрхүмнәрнең икесенә дә нибары 17 яшь иде.

Ятимнәрне талаганнар

Татарстанда 90нчы еллар башында ятим балаларга бирелгән “Газпром” акцияләрен урлау белән шөгыльләнгән җинаятьчел төркемне эзлиләр. Кыйммәтле кәгазьләр балалар йортында тәрбияләнүчеләргә хосусыйлаштыру вакытында ваучерга алмаштырыла. 2007 елдан башлап җинаятьчеләр ул үсмерләрне эзләп табып, куркыту, янау, алдау юлы белән акцияләрне үзләштергән. Хәзергә билгеле фактлар буенча, мондый юл белән залимнәр 100 миллион сумлык хәрам мал җыйган.

Хәерче “миллионер”

башкаласы үзе җыеп алган керемнәр күләме буенча башка миллионер-шәһәрләр арасында иң хәерчеләренең берсе. Бездә казнага керүче акчаны бүлсәң, кеше башына 2415 сум килеп чыга. Күрше Самарада ул – 3722, Екатеринбургта 4 мең сум. Шул ук вакытта Казанда җыелучы барлык түләүләр һәм салымнарның 12 проценты гына башкала бюджетына керә, 52 проценты – республика, 36 проценты казнасын тулыландыра.

Чукындырып кына калмасыннар!

Календарьдә Русияне чукындыру көне белән беррәттән кабул итү көне дә барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта тәкъдимне Татарстан кертте. Узган атна уртасында Федерация Советы каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр комиссиясе утырышында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илнең истәлекле көннәре календарендә бары бер генә дин искә алынуы белән килешмәвен белдергән иде. Югары палата рәисе Сергей Миронов мөселманнар мәнфәгатен дә якларга вәгъдә итте. Быел Русиядә чукындырылу көне беренче тапкыр дәүләт югарылыгындагы бәйрәм булып билгеләнәчәк. Ул указы белән расланды. Вакыйга 28 июльдә узачак. Төбәкләрдә инде бәйрәм чараларын әзерләп яталар.

Уңыш булмас кебек

Татарстанда 800 мең гектарда чәчелгән көзге культураларның 460 мең гектарын корылык юк иткән. Иң зур зыян Зәй, Тукай, Түбән Кама районнарында. Бу як зонада узган ел җәйдә булган корылыкны да исәпкә алганда, авыл хезмәтчәннәренә бигрәк тә авырга туры киләчәк. Аларга аз булса да ярдәм итәр өчен, республика хөкүмәте өстәмә бер миллиард сум бүлеп бирде. Җитәкчеләр терлек азыгын әзерләүгә зур игътибар бирергә куша. Гади халыкның мал-туары да кыш көне ач калмауны кайгыртырга кирәк. Тулаем алганда, быел республикада әллә ни югары уңышка өмет юк.

Тупыл мамыгы, эссе, июнь…

Казанны кар кебек тупыл мамыгы басып алды. Дөрес, бусы кардан әшәкерәк. Ул сулыш алырга комачаулый, күп кешедә аллергия чыгара, җитмәсә, балалар ут төртсә, янгын чыгуын көт тә тор. Хәзер халык мөрәҗәгате буенча ишегалдындагы ана тупыллардан арынырга мөмкин – нәкъ менә алардан мамык оча да инде. Агачны кистерер өчен идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итәсе. Быел инде 5 мең гариза буенча чистарту уздырганнар. Хәзер утыртылучы агачлар исә мамыксыз дип ышандыра яшелләндерүчеләр.

Транспорт салымы бетерелерме?

Русия хөкүмәте 2011 елда нефть продуктларына акцизларны арттырып, транспорт салымын юкка чыгармакчы. Ягъни, салым бензин бәясенә кертеләчәк. Шулай итеп, өчен түләү аның двигателе күләменә карап түгел, ә күпме йөргәненә бәйле рәвештә алына. Бу бигрәк тә җәен генә рульгә утыручы пенсионерлар өчен җайлы булыр дип саный түрәләр. Ә менә буш вакытта “бомбить” итәргә чыгучылар өчен тормыш авырлашачак. Шулай ук авыл хуҗалыгы тармагы да катлаулы хәлдә калырга мөмкин.

Ходай саклаган

Липецк шәһәре янында “ЯК-130” хәрби-өйрәнү самолеты һәлакәткә очрады. Экипаж катапульт ярдәмендә котылып калган. Хәзер әлеге гадәттән тыш хәлне махсус комиссия тикшерә. Шунысы бар: бу самолет быел 9 майда Мәскәүдә Кызыл Мәйдан өстендәге һава парадында катнашкан иде. Белгечләр очкычның ул вакытта бәхетсезлеккә тарымавын бәхетле очрак дип атый. Парад вакытында “МиГ-29” самолетының двигателе исә Мәскәү өстеннән очып барганда ук сафтан чыга. Ул көч-хәл белән хәрби базага кайтып җитә алган.

Мәскәүдә Тукайга һәйкәл куелачак

Шундый ният турында Татарстанның Русиядәге вәкиллегендә вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин үткәргән Җәмәгать шурасы утырышында әйтелде. Тукайга һәйкәл кую Җәмәгать шурасының һәм вәкиллекнең Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә тормышын җанландыру чаралары планының бер өлеше диелә.

Милицияне – судка

31 майда «Ризасызлар йөреше”ндә тоткарланган кешеләрнең барысын да җибәрде. Мәскәүдә барлыгы 170ләп кешенең тоткарланганлыгы хәбәр ителә. 150ләп административ тәртип бозу очрагы теркәлгән. Оппозицион сәясәтче Эдуард Лимонов чараны оештыручыларның гамәлләрен судка бирергә җыенуын белдерде. Җыеннар үткәрү хокукын яклап, урам җыеннары Русиянең берничә шәһәрендә үтте. Мәскәүдә хакимият бу чараны үткәрергә инде 9 мәртәбә рөхсәт бирмәде.

Русия “алдынгы”

Үсмерләр арасында тәмәке тарту буенча Русия алдынгы урында. Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне уңаеннан, бу турыда Роспотребнадзор хезмәте белдерде. Әлеге оешма әйтүенчә, илдә тәмәке тартучы 15 яшькә кадәрге үсмерләрнең өчтән бере диярлек -кызлар. Быел бу көннең төп максаты – хатын-кызлар арасында тәмәке тартуга каршы көрәшне көчәйтү. (Теманың дәвамы 9нчы биттә)

Бакыев туганнары өчен акча түләнәчәк

Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте башлыгы Роза Отунбаева хакимияттән төшерелгән президент Корманбәк Бакыев туганнарын табарга ярдәм итүчеләргә түләү турында фәрманга кул куйды. Түләнәчәк акчаның күләме хәбәр ителми.

Бакыев 7 апрель канлы бәрелешләр нәтиҗәсендә хакимияттән төшерелде. Көч куллануда 80нән артык кеше һәлак булды. Бу хәлләрдән соң Бакыев үзе һәм аның гаиләсенең бер өлеше илдән Казахстанга китте. Аннары Бакыев президент Александр Лукашенко чакыруы белән Белоруссиягә барды.

Вакытлы хөкүмәт Бакыевка, аның туганы – президентның иминлек көчләре башлыгы Җанышка һәм олы малае Маратка “күпләп үтерүдә” гаепләү белдерде. Бакыевның икенче улы Максим финанс җинаятьләрдә гаепләнә. Аны әтисе президентлыгы чорында 70 миллион доллар үзләштерүдә гаеплиләр.

Комментарии