- 06.06.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №21 (2 июнь)
- Рубрика: Архив
Казан дәүләт мәдәният-сәнгать университетының 4 курсында укып йөрүче Әлмәт егете татар эстрадасына “Ак каен” җыры белән килеп керде. Ул инде ничә еллар популярлыгын югалтмый, Мөнир башкаруында исә бөтенләй бүтән, яңача стильдә дә килеп чыккан. Сүз уңаеннан, Мөнир үзе бөтен төр җырларны яратып тыңлый, рок та, рэп та, классика да – сайланып тормый. Русия һәм чит ил җырчыларыннан Александр Панайотов, Энрике Иглесиас, Рики Мартин, Майкл Джексонны тыңларга ярата.
– Мөнир, җырчы профессиясенең уңай яклары нинди?
– Миңа барысы да ошый – үз тамашачым булуы, урамда танулары, автограф алу, фотога төшүләр…
– Кайсы яклары ошамый?
– Андый ягы юк, сәхнә белән яшим. Ошамаслык булса, музыка белән шөгыльләнмәс идем.
– Иҗатыңа төрлечә карыйлар: яраталар да, тәнкыйтьлиләр дә. Ә үзең иҗатыңнан канәгатьме?
– Әйе. Әмма кайчакта сәхнәдән кергәч: “Их, болай итә ала идем бит”, – дип, үз чыгышымны тәнкыйтьләгән чакларым бар. Шулай булганда гына, киләсе тамашаларга тагын да яхшырак әзерләнәсең.
– Эстрадага ничек килеп кердең?
– “Барс-Медиа” компаниясе уздырган “Йолдызлар фабрикасы” кастингында катнаштым. Залдагы тамашачылар чыгышымнан көлгән иде. Тик жюри оригинальлегемне бәяләп, эшләргә тәкъдим ясады. Калган катнашучылар, гадәттәгечә, чыгып җырлады. Ә мин бию хәрәкәтләрен кулланып, чыгышымны бизәргә тырыштым. Җитмәсә, башымда эшләпә дә бар иде (көлә).
– Эшләпәле, биеп җырлаучы егет имиджы ничек туды?
– Үзеннән-үзе.
– Киемдә нинди төсләргә өстенлек бирәсең?
– Стандарт булмаган төсләрне яратам: ачык яшел, күзгә ташлана торган булсын… Якын арада имиджымны үзгәртергә уйлыйм, әмма ачык төсләр һәм эшләпә калачак. Испанча стильгә йөз тотарга җыенам. Тирәмдә маракаслар белән кызлар биер дип күз алдына китерәм инде. Сальдо сикерергә өйрәнеп киләм менә. Шоу күрсәтергә әзерләнәм.
– Нинди телевизион тапшыруда катнашыр идең?
– Мин аралашучан кеше һәм теләсә кайсы тапшыруда катнаша алыр идем дип саныйм. Алсу Әбелханова белән “Хәерле иртә”нең русчасын алып барырга чакырганнар иде, әмма эштән болай да соң кайтам. Иртә торырга кирәк булгач, баш тарттым.
– Иҗатың турында әти-әниеңнең фикере нинди?
– Алар минем өчен шат һәм бик горурланалар.
– Сәхнә белән гаилә арасында сайларга туры килсә, кайсына өстенлек бирер идең?
– Сәхнәне. Ләкин андый сайлау алдында калмас өчен, сөйгәнеңнең сине аңлый белүе кирәк. Әгәр кыз ультиматум куя икән, димәк, ул минем өчен түгел.
– Тормышта Мөнир Рахмаев нинди?
– Мин ике яклы кеше. Гадәттә, сабыр, тыныч холыклы, ә сәхнәдә эшләпәмне киюгә, бөтенләй бүтән кешегә әвереләм, биисе, очасы килә башлый.
Мөнир – гаиләдә дүртенче бала. Кечкенә чакта бик елак булу сәбәпле, әтисе аның бишеге янына гел патефон куеп калдыра торган булган. Тәпи йөри башлаганчы музыка тыңлап үскән егет 5 яшеннән төрле җыр конкурсларында, фестивальләрдә чыгыш ясый башлый, кечкенәдән сәхнә тормышы турында хыяллана. Максатчан Мөнирнең хыяллары тормышка ашкан. Ул бүген татар эстрадасында якты һәм оригиналь йолдызларның берсе.
Рания САДЫЙКОВА
Комментарии