Татарстан белән бер яшьтәге ветеран

Татарстан белән бер яшьтәге ветеран

Татарстан Республикасы белән бер яшьтә ул. Төгәлрәк әйтсәк, республикадан 26 көнгә генә өлкәнрәк. ТАССРның рәсми туган көне дип 27нче май санала, быел шул көнне Татарстанның 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Ә Саба районы, Төбәк авылында яшәүче фронтовик Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы Әлмиев 1нче май көнне 100 яшен тутырды.

Язмыш, диген. Бер гасырлык гомер юлында Хаҗиәхмәт ага сугышын да, ачлыгын да, сугыштан соңгы җитешсезлеген дә, тормышның көйгә керүен дә күргән. Менә коронавирус дигән афәтен дә күрергә язган булган икән. 100 яшьлегенә балаларын җыеп Коръән ашы уздырырга ниятләп йөргән ул. Тик әлегә бу ниятен кичектереп торырга туры килә инде. Без дә йөзъяшәр ветеран белән телефоннан гына аралаштык.

Хаҗиәхмәт ага бүген Төбәк авылында килене Наилә тәрбиясендә яши. Наилә ханымның бу нигезгә килен булып төшкәненә дә 35 ел икән инде. Ә бабай белән икәүдән-икәү калуларына – 22 ел.

Башта Наилә ханым белән сөйләшеп алдык. Бабайның хәлләрен сорашам. «Бабай ярый әле, ярый. Бер дә 100 яшь биреп булмый үзенә. Аллаһка шөкер, йөреп тора. Хәтере дә сөбеханалла. Мин кичә нәрсә эшләгәнне дә онытам, ул әллә кайчан булганнарны да хәтерли. Менә, үзе белән сөйләшегез әле, үзе бик әйбәт сөйли ул», – дип, трубканы Хаҗиәхмәт аганың үзенә бирә.

Чыннан да, хәтере бик яхшы икән әле 100 яшьлек ветеранның. Сораганны да көтеп тормастан, сугыш еллары турында сөйли башлады.

1939нчы елда хәрби хезмәткә алынган Хаҗиәхмәтне сугыш башлануга Байкал аръягына алып китәләр. Анда шофер һөнәрен үзләштерә.

– 1942нче елда безнең 160нчы укчы полкны Мәскәүгә җибәрергә дигән приказ булды. Тик Мәскәүгә барып җитмәдек. Сталинградта калдык. Анда иң кызу бәрелешләр башланган чак. Тегендә снарядларны машина белән ташый идек, монда ат бирделәр – ат белән ташыйбыз. Немец бомбалары әле Иделгә төшеп шартлый, әле берәр метр читкә генә төшә. Коточкыч булды инде. Бик күп иптәшләрне үз кулларым белән җирләдем. Әле дә хәтерлим: бер бәрелештә безнең як бик күп сугышчысын югалтты. Мин шофер бит, төнлә бульдозер белән җир казып, шул иптәшләрнең мәетләрен унар-унарлап күмәргә туры килде. Ә иртән яңадан бәрелеш. Туктап тора алмыйсың. Ашарга ике-өч көнгә бер генә алып киләләр. Анда да йә сохари, йә бер тәлинкә аш. Алып килсәләр дә, шәһәргә керә алмыйлар – чолганышта бит. Немецлар безне уратып алганнар иде. Ашарга юк, дип ызгышып ята алмыйсың. Үлгәнче яшәргә, дип яшисең инде. Аллаһка шөкер, исән чыгу насыйп булды, – ди Хаҗиәхмәт Әлмиев.

Ике тапкыр яралана ул, 1943тә контузия ала. Шулай да сугышны ахырына хәтле йөреп чыга. Җиңү хәбәрен Краснодар краенда ала. Аңарчы Кубань елгасын кичәләр әле, аны да бик тетрәнеп сөйләде: «Башта елга аша танкларны чыгардык, аннары – артиллерияне. Пехота теге ярда калып торды. Берзаман солдатлар чалбардан гына калып чишенделәр, киемнәрен һәм әйберләрен төенчек итеп төйнәп, баш өсләренә күтәрделәр дә суны йөзеп чыга башладылар. Башка юлы юк бит. Чыга алганы чыкты, бик күбесе агып китте егетләрнең».

Хәтерегез сөбеханалла, бөтенесе исегездә икән, дим.

– Онытыла инде, исемнәрне хәтерләмим менә. Ә сугышы онытырлык булмады аның. Биш ел бит! Үзе бер гомер кадәр булды ул, – ди Хаҗиәхмәт ага.

Сугыштан соң Хаҗиәхмәт Әлмиев хезмәт юлын Төрекмәнстанның Челекен шәһәрендә дәвам итә, шунда үз авылы кызы Миңнисаны очратып, гаилә коралар. Барыбер туган як үзенә тарта. Төбәк авылына кайтып урнашалар. Җиде ул үстерәләр. 100 еллык гомерендә иң бәхетле көннәре дип тә уллары туган көннәрне атый ветеран:

– Карчыгымны эшләтмәдем, үзем көне-төне эштә булдым. Өйгә йокларга гына кайта ала идем. Иртүк торып, машинага утырып чыгып киткәндә, Аллаһка шөкер, мин әле бүген дә исән, балаларыма ризык насыйп ит, дип чыгып киттем. Машинадан туйдым, дигәч тә пенсиягә чыкканчы комбайнда эшләдем әле.

Бала кайгысын да күрергә туры килгән икән ветеранга: ике улын җирләгән. Шөкер, бишесе исән-сау. Икесе – Түбән Камада, тагын икесе – Сабада, берсе – Казанда. Бик бай бабай икән Хаҗиәхмәт ага: биш улы, 13 оныгы, 16 туруны бар. Үзе белән яшәүче килене Наиләне дә күкләргә күтәреп мактады, сүз саен рәхмәт белдерде:

– 100гә җитүемдә киленемнең өлеше зур – бик яхшы тәрбияли. Минем шәхси табибым да әле ул: уколын да кадый, даруларны да алып кайтып тора. Гомере озын булсын! Без дә гомер беткәнче яшәп торырбыз инде. Бер дә тегендә барасы килми бит әле.

– Әле хәзер дә эшләр идегез, име, Хаҗиәхмәт ага? – дим.

– Урманга барыр, утын кисәр идем. Барып җитеп кенә булмастыр шул.

– Күңелегезгә ничә яшь соң?

– Күңелгә 102 инде, кызым, – дип көлә.

Күпне күрсә дә, бер дә зарланып сөйләмәде Хаҗиәхмәт ага. Үзенә дә шулай дидем.

– Нәрсәдән зарланасың инде? Күрәсен күрдем. Алда Аллаһы Тәгалә тагын нәрсә күрсәтер. Исәнлек кенә булсын! Мин яшьләргә дә исәнлек телим. Хәзер ашарга-эчәргә бар, шөкер. Яхшы тормышлар насыйп булсын! – ди йөзьяшәр ветеран.

Хәзерге Татарстанның барлыкка килү көне буларак берничә дата карала ала, әмма республиканың рәсми туган көне булып 1920нче елның 27нче мае санала.

1917нче елда Идел-Урал Республикасы, 1918дә Татар-Башкорт Республикасы төзү ниятләре тормышка ашмый кала. Ә Татар Автоном Совет Социалистик Республикасын төзү турындагы карар 1920нче елның 20нче гыйнварында РКП(б) ҮК Политбюросы утырышында кабул ителә. Оештыру мәсьәләләре һәм республиканың чикләрен билгеләү буенча эшче комиссияне милләтләр эшләре буенча халык комиссары Иосиф Сталин җитәкли. Ләкин әзерлек эшләренең барышын тулысынча Владимир Ленин контрольлек итә. Ул татар коммунистик хәрәкәте вәкилләре белән дә очрашулар үткәрә. 1920нче елның 22нче мартында Мәскәүдә узган утырышта Казаннан РКП(б) ҮК каршындагы Көнчыгыш халыкларының коммунистик оешмалары Үзәк бюросы президиумы әгъзасы, «Эшче» газетасы мөхәррире Борһан Мансуров; Көнчыгыш халыкларының коммунистик оешмалары Үзәк бюросы рәисе урынбасары Мирсәет Солтангалиев; Көнчыгыш халыкларының коммунистик оешмалары Үзәк бюросы рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев катнаша. Шушы өч лидер республиканың төп оештыручылары була. Берничә айга сузылган киеренке фикер алышулардан соң, 1920нче елның 27нче маенда ТАССР төзелү турындагы Декрет басыла.

Республика төзелү хөрмәтенә аның беренче байрагы тегелә. Ул кызыл бәрхеттән эшләнә, аскы ягы алтын чуклар белән каймалана. Байракка төрле төстәге җепләр белән РСФСР гербы һәм алтын җеп белән гарәп шрифтында татарча: «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез. Татар Социалистик Совет Республикасы 1920 елда төзелде», – дигән текст чигелә.

(Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан алынды)

ХРОНОЛОГИЯ

100 еллык Татарстан тарихыннан

27нче май, 1920нче ел – Татар АССР төзелү турында декрет кабул ителә.

3нче май, 1933нче ел – Казан үзәк аэроклубы оештырыла. Шул ук елны 9 очучы укытып чыгарыла. Сугыш алды елларында Казан аэроклубының авиация-техник белемнәрне, авиаспортны пропагандалау, Ватанны лаеклы саклаучылар әзерләү буенча бай һәм данлы традицияләре формалаша. Шушы чорда 400 очучы, 120 очучы-инструктор, 1500дән күбрәк спортчы-парашютчы әзерләп чыгарыла.

6нчы ноябрь, 1933нче ел – К. Тинчурин исемендәге театр оештырыла. Театр Бөтенсоюз колхоз алдынгыларының соравы һәм Кәрим Тинчуринның шәхси башлангычы белән Татар дәүләт академия театрының күчмә филиалы буларак барлыкка килә. К. Тинчурин һәм К. Нәҗминең «Булат бабай семьясы» пьесасы буенча беренче спектакль 1933нче елның 6нчы ноябрендә Татар АССРның Питрәч районы, Шәле авылында куела. Труппа нигезен ул вакытта академия театрының Гөлсем Болгарская, Зариф Закиров, Ибраһим Шаһдалиев, Мәҗит Илдар, шулай ук Әзәл Яһүдин, Гөлсем Камская, Бибинур Галиуллина кебек танылган артистлары тәшкил итә. 1938нче елда театр Балтач авылында төпләнеп, мөстәкыйль колхоз-совхоз театры статусын ала. 1942нче елда театр Буа шәһәренә күчә, ә 1944нче елда Казанга күчерелә.

3нче гыйнвар, 1934нче ел – Татарияне Ленин ордены белән бүләкләү турында СССР Үзәк Башкарма комитеты Президиумы Указы.

25нче июль, 1934нче ел – Казанда I Бөтентатарстан язучылар җыены була, анда Татарстан Язучылар берлегенең беренче идарәсе сайлана. Шуннан бирле ТР Язучылар берлеге эшчәнлеген бер генә көнгә дә туктатмый.

21нче август, 1937нче ел – Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясе – Казан шәһәренең һәм Татарстан республикасының иң эре концерт оешмаларының берсе булдырыла. Филармония барлыкка килү милли музыка сәнгате үсешендә яңа дәвер башлануы турында сөйли. Шушы көннән алып, татар җырчылары һәм музыкантларының башкару культурасын максатчан рәвештә камилләштерү эше башлана.

1937нче ел – Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының Югары Советы оештырыла. 1937нче елгы Конституция буенча, ул дәүләт хакимиятенең иң югары органы булып тора.

1939нчы ел – татар язуын латин әлифбасыннан урыс графикасы нигезендә төзелгән алфавитка күчерү турында Указ кабул ителә.

7нче октябрь, 1939нчы ел – Татар теле, әдәбияты һәм тарихы фәнни-тикшеренү институты оештырыла.

Июль, 1943нче ел – ТАССРның Шөгер һәм Баулы районнарында беренче сәнәгать нефте чыгарыла башлый.

Август, 1954нче ел – Казан шәһәре урамнарына шәһәрне газлаштыру өчен беренче чакрым газүткәргеч салына.

19нчы апрель, 1961нче ел – ТАССР Югары Советы Президиумы Указы белән, ТАССРның Чаллы районы Афанасьево авыл советында барлыкка килгән торак пункт теркәлә, аңа Түбән Кама исеме бирелә. Ул вакытта анда 500ләп кеше яши.

1962нче ел – Болгар авылында музей ачыла, андагы экспонатлар Болгар чоры тарихы һәм мәдәнияте турында сөйли (хәзер – Болгар дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы).

1962нче ел – казанлылар үзәк телевидениенең беренче программасын карау мөмкинлегенә ия була.

1963нче ел – Зәй ГРЭСы кулланылышка кертелә.

1964нче ел – ТАССР Идел буе республикалары һәм өлкәләре арасында Бөтенрусия терлекчелек продукциясе җитештерү буенча 1нче урынны ала. Республикага күчмә Кызыл Байрак һәм 10 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырыла. Алдынгы җитештерүчеләрнең зур төркеме ВДНХда катнашу хокукы ала һәм медальләр, акчалата премияләр белән бүләкләнә.

13нче декабрь, 1969нчы ел – КАМАЗ заводлары комплексы төзелеше башлана.

1976нчы ел – беренче КАМАЗ йөк машинасы конвейердан төшә. Завод эшчеләреннән КПССның 25нче съездына бүләк итеп бирелә.

16нчы ноябрь, 1979нчы ел – Казанда миллионынчы бала туа. Казан метро өчен акча сорый башлый.

13нче март, 1989нчы ел – ТАССР Министрлар Советы халык мәгарифе системасында туган телне һәм әдәбиятны укытуны яхшырту чаралары турында карар кабул итә.

30нчы август, 1990нчы ел – ТССРның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларациягә кул куела.

12нче июнь, 1991нче ел – Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана.

Март, 1992нче ел – Татарстан суверенитеты турында референдум уздырыла.

6нчы ноябрь, 1992нче ел – Татарстан Республикасының яңа Конституциясе кабул ителә.

(Милли архив материаллары буенча)

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Татарстан Республикасы матбугат һәм масса-күләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән әзерләнде

Комментарии