- 06.05.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №18 (3 май)
- Рубрика: Архив
– Казанның телефон кибетеннән бәясе төшерелгән кесә телефоны алырга туры килде. Аккумуляторы гына алыштырылган, бар җире дә тәртиптә булган телефонны арзан бәягә табу кыен түгел икән. Ләкин бер атнадан соң аның экраны эшләми башлады. Ремонтка тапшыру яисә алмаштыру нияте белән шул кибеткә бардым, тик сатучы мине «бәясе төшерелгән товар бу, алыштырмыйбыз» дип борып җибәрде. Сатучының болай эшләве дөресме?
Алия,
Казан шәһәре
Укучыбызның соравына Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан идарәсе эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Марсель Тәлгать улы ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә:
– Мондый проблемалар белән күпләргә көн саен очрашырга туры килә. Бәясе төшерелгән товар – ул нинди дә булса җитешсезлеге аркасында сатучы тарафыннан арзанайтылган товар. Кайбер сатып алучылар аның кимчелегенә игътибар итми, ташламалы булгач, сатып ала. Моны белгән сатучылар сатып алучыларга еш кына үзләренең товарларын кайтару мөмкинлеге турында дөрес мәгълүмат бирми.
Иң беренче чиратта, «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы Законның 10нчы маддәсендә, сатучы товарның кимчелеге булуы турында сатып алучыга алдан ук хәбәр итәргә тиеш, диелә. Моннан тыш бу мәгълүматның язма формада да булуы зарур. Товарны сатып аласыз икән, димәк, сез аның җитешсезлеге белән килешәсез дигән сүз.
Әгәр табылган кимчелекләр сатучы тарафыннан әйтелмәгән булса, Законның 18нче маддәсе буенча кулланучы менә нәрсәгә хокуклы:
– шушы ук маркадагы товарга алыштыруны таләп итәргә;
– артып киткән бәяне үзе түләү шарты белән, бүтән маркадагы товарга алыштыруны таләп итәргә;
– товарның бәясен төшертергә;
– товарга ремонт ясатуны яисә җитешсезлекне төзәткән өчен акчаны кайтаруны таләп итәргә;
– түләнгән бәяне кире кайтартырга.
Шуңа да сатучының «бу товар арзан бәягә сатылды, шуңа күрә алыштырмыйбыз да, акчасын да кайтармыйбыз» диюе закон нигезендә дөрес түгел.
Комментарии