Урыс коды яки Татар коты

Урыс коды яки Татар коты

Соңгы вакытта матбугатта да, хакимият даирәләрендә дә «урыс мәдәни коды» дигән теманы куерталар, Русия халкын шуны кабул итәргә әзерлиләр. Русия Мәдәният, шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан хәтта шул исемдәге стратегик программа да әзерләнеп ята. Ягъни бөтен Русия халкын, бөтен милләтләрне шушы «урыс мәдәни коды» тирәсендә берләштерү турында сүз бара.

Сүзлекләрдә «код» сүзен «шифровка», «яшерен ачкыч» дип тә аңлаталар, ә теге яки бу милләтнең мәдәни коды булып, аның гасырлар буе аңында тупланган милли мирасы, рухи байлыгы, гореф-гадәтләре, кан күзәнәкләренә сеңгән тарихи сурәтләр һәм күренешләр тора. Мәдәни код һәр милләтнең һәм кешенең холкын-менталитетын формалаштыра һәм аны аңлауда ачкыч булып тора. Урыс мәдәни коды тарихтагы туктаусыз сугышлар (шул исәптән, татарлар белән дә), үз милли каһарманнарын идеаллаштыру, һәр очракта үзен хаклы итеп күрсәтү, бөек державачылык рухы белән сугарылган – аның бөтен әдәбияты, мәдәнияте, тарихы шул турыда. Явыз Иван урыслар өчен батырлык символы, империягә нигез салучы булса, татар хәтеренә ул канлы илбасар, Казан ханлыгын юк итүче булып кереп калган. Петр патша урыслар өчен Европага тәрәзә ачучы булса, татарлар өчен ул – көчләп чукындыручы карайөрәк, ислам дошманы. Башка урыс патшалары турында да шул ук сүзне әйтергә була. Урысларда горурлык хисләре уяткан барлык тарихи шәхесләр дә диярлек татарның йөрәк-бәгыренә төшкән, канын эчкән, милләт буларак аны юкка чыгару өчен көч куйган бәндәләр. Урыс мәдәни кодының терәү баганалары булып татарга каршы эшләүчеләр тора, без шул тарихи хәтер тирәсендә берләшикме?

Урыс мәдәни коды христиан дине белән аерылгысыз, чиркәү бәйрәмнәре, правослау йолалары аларның каннарына сеңгән, мәдәни кодларын калыплаштырган, ә бу безнең өчен ят нәрсә, татар рухы аны кабул итә алмый. Русия дәүләте тарафыннан гасырларга сузылган көчләп чукындырулар безнең хәтеребезгә канлы тамга булып уелган, урыска кадерле булган ул чиркәүләр, ул тәреләр, ул иконалар көчләп чукындырылган татарларның канлы яшьләре белән юылган, ислам дине өчен Себер төрмәләрендә, монастырьларда һәлак булган милләттәшләребезнең рәнҗешләре белән капланган.

Урыс мәдәни коды тирәсендә берләшү ул – аның тарихын, телен, мәдәниятен, җырларын, гореф-гадәтләрен, ризыгын, бәйрәмнәрен, кием-салымын, яшәү рәвешен, холкын үз теләгең белән алу. Гап-гади итеп әйткәндә, ул – урыс булу дигән сүз. Сугышып, чукындырып, мәктәпләр аша җиңә алмагач, хәзер мәдәният аша урыс ясауга күчтеләр. Уртак тел, уртак мәдәният, уртак яшәү рәвеше, уртак никахлар, уртак киләчәк, урыс тормышы – менә нәрсә көтә урыс коды тирәсендә берләшкән халыкларны. Югыйсә, бу халыкларның һәрберсенең үз милли коды, үз тарихи хәтере, үз рухи байлыгы, үз яшәү рәвеше бар бит.

Урысның үз коды булган кебек, татарның да үз коты бар. Аңлатмалы сүзлектән күренгәнчә, «кот» сүзе рух, җан, дигән мәгънәгә ия, аның шулай ук бәхет, шатлык, ямь, матурлык дигән төшенчәләре дә бар. Кот – бик борынгы төрки-татар сүзе, аның мәгънәсе бик тирәндә ята. «Коты чыкты, коты бугазына килде» дип әйткәндә, кешенең җаны чыгып китүе күздә тотыла. Шуңа күрә элек татарларда «кот койдыру» йоласы булган, бик нык авырган кешеләрне, дини әби-бабайлар махсус догалар укып, өшкергәннәр, «котын-рухын кире кайтарганнар». «Котлы булсын!» сүзтезмәсенә исә «Бәхетле булсын!» теләге салынган, ягъни рухлы-җанлы булсын, тере булсын! «Кот кунды» дигәндә, кешенең тернәкләнеп-терелеп, ямьләнеп китүе күздә тотыла, «котсыз» сүзе, киресенчә, рухсыз-җансыз, ямьсез-күңелсез дигәнне аңлата.

Әйе, татарның код-коты ул – һәрвакыт җанлы-рухлы булу дигән сүз. Без мәңге тере-исән булырга көйләнгән, бәхетле-шатлыклы яшәргә, дөньяга ямь бирергә, матурлык тудырырга программалаштырылган. Без, татарлар, моңа кадәр бу бөек бурычны, миссияне үтәп килдек, үз асылыбызда калсак, чит-ят код-программаларны алмасак, киләчәктә дә татар булып, мөселман булып, котлы, рухлы, иманлы милләт булып калырбыз!

ФәүзияБӘЙРӘМОВА,
язучы, Милли Мәҗлес оешмасы җитәкчесе.

Евразия илләрендә матбугат ирексез

Freedom House хисабында Евразия төбәгендәге илләрдә матбугат иреге торышына иң начар бәяләр бирү дәвам итә. «Матбугат иреге 2014: Матбугат иреге ун елдагы иң түбән дәрәҗәсенә төшә» дип аталган бу хисапта дөньядагы 197 илдә һәм территориядә 2013нче елдагы вазгыять бәяләнә.

Бу хисапта Русиядәге вазгыятьнең бик начар булып калуы, «РИА-Новости» мәгълүмат агентлыгының ябылып, аның урынына «Россия сегодня» исемле дәүләт пропаганда оешмасы төзелүе, интернетта сүз иреген чикләүче яңа кануннар чыгарылуы турында языла. Freedom House шулай ук Русия хакимиятенең җирле киңкүләм матбугат чараларын ныклы контрольдә тоту белән генә чикләнеп калмыйча, интернеттагы һәм чит ил медиасындагы иреклерәк карашларны да буарга керешүен тәнкыйтьли.

Украина, Евромәйданны яктыртучы журналистларга һөҗүмнәр аркасында, «ирексез» илләр төркеменә кертелгән. Беларусь, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Иран матбугат иреге торышы иң начар булган сигезлеккә керә. Хисапны әзерләү эшен җитәкләгән Кэрин Карлекар әйтүенчә, бу илләрдә матбугат бик нык чикләнгән, «дәүләт һәртөрле бәйсез тавышны репрессияли һәм буа». Ул шулай ук Үзәк Азиядәге башка илләрдә дә хәлнең бик шәптән булмавын әйтте.

Кыргызстан «ирексез»ләр арасында калса да, хисапта бу илдәге уңай үзгәрешләргә хуплау белдерелә. Карлекар Кыргызстанда 2013нче елда матбугат вәкилләренә карата физик көч һәм чикләүче кануннар куллануның кимүен телгә алды.

Әзәрбайҗанда матбугат өчен болай да репрессив шартлар тагын да начарайган, журналистларның һәм блогерларның интернеттагы эшчәнлеген һәм телефон сөйләшүләрен күзәтү арткан. Әзәрбайҗанда интернет иреген чикләүче башка чаралар да хисапта урын алган.

Евразия илләре арасыннан Freedom House бары ике генә илдә матбугатны «өлешчә ирекле» дип бәяли – Грузия белән Молдовада. Ә менә Европа илләрендә матбугат иреге дөньядагы иң югары дәрәҗәдә булып кала. Шул ук вакытта кайбер Европа илләрендә артка чигенеш тә күзәтелә.

Наиф АКМАЛ.

Кырымда бәяләр арта, украин, кырымтатар телләре кысылаx

Кырым Русиягә кушылганнан соң, ярымутрауда яңадан-яңа проблемалар барлыкка килә. Кырым кибетләрендә электр җиһазларына (кер юу машиналары, суыткычлар һ.б.), ашамлыкларга бәяләр көн саен арта бара.

Моны Украинада гривнаның долларга карата бәясе төшүе белән аңлатсалар да, бу һичшиксез төп сәбәп түгелдер. Моңарчы кырымлылар ягыннан аларга бернинди ажиотаж да сизелмәде, кибетләр тулы иде. Бәя артуның төп сәбәбе – Русиягә кушылу булса кирәк, һәм бу әле беренче җимешләре генә. Бәяләр үсә, чиратлар арта, Кырымнан каядыр читкә чыгу авырлаша.

Кырымда Краснодарга караганда бәяләр шактый арзан булган. Кырымдагы аннексиядән соң, Кырым юлларында Русия һәм Краснодар номерлы машиналар күбәеп китте. Алар инде Акмәчеткә дә килеп җитте, күпләп сату складларыннан Краснодар якларына машина-машина азык-төлек ташый башлады.

Кырым хакимиятенең, Кырымда гривна кулланылышы туктатылачак, дигән игъланы да бәяләргә тәэсир итә, чөнки кырымлылар куркып, булган гривналарын кирәк булган-булмаган товарлар сатып алуга тота. Русия телеканаллары исә Кырымда туктаусыз берьяклы Русия пропагандасын дәвам итә, Украина матбугат чараларының, Кырымда Бөтенукраин мәдәни үзәгенең эше туктатылды, Кырым хакимияте Акмәчеттәге украин гимназиясен дә рустелле гимназиягә әйләндереп бара.x

«Кырымның яңа Конституциясендә кырымтатар теле дәүләт теле дип игълан ителгәннән соң, 38 еллык тарихы булган, 1976нчы елда Ташкентта, сөргенлектә кырымтатар телендә дәүләт хисабына чыга башлаган, соңыннан Украинада дәвам иткән кырымтатарларның бердәнбер әдәби-нәфис «Йылдыз» журналының һәм «Яңа Дөнья» газетасының 2014нче ел бюджетларын кыскартырга кирәк дигән таләп куелды. Кырымның яңа Матбугат министрлыгы мондый «бүләк»не Конституция кабул ителгәннән соң, икенче көнне ясады. Моны Кырым бюджетында акча юклыгы белән аңлаттылар. Күпчелек банкларның эшләмәве, аларның ярымутраудан «китүләре», кешеләрнең, чиратларга басып, үз акчаларын кайтарырга маташулары, Акмәчет һава аланыннан очкычларның бары тик Мәскәүгә генә очуы, Краснодар-Керич паромында чиратларның 15 сәгатькә сузылуы, авыл хуҗалыгы продуктлары кыйммәтләнүе, МТС операторының 15нче майдан бәяләрнең үсәчәген игълан итүе, хәтта почта бүлекләрендә Кырымда нәшер ителгән газета-журналларга икенче яртыеллыкка язылу туктатылган булуы Кырым патриотларының кәефен төшерсә дә, алар тискәре үзгәрешләрне танырга теләми. Кырым урамнарында: «Без Русиядә!» – дип кычкырып йөриләр. Озакка микән?

Илгиз ШАКИРОВ.
Акмәчет, Кырым.

Мөфтият җитәкчелегенә һөҗүмдә шикләнелгәннәр тагын үтерелергә мөмкин

1нче май төнендә, Чистайда элеккеге мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм итүдә һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәгариф бүлегенең элекке башлыгы Вәлиулла Ягъкубны үтерүдә шикләнелгәннәр юк ителде. Бу операциядә өч полиция хезмәткәренең яралануы да җиткерелде.

Русиянең террорга каршы көрәш комитеты белдерүенчә, юк ителгәннәрнең берсе – 1976нчы елда туган Рәис Миңгалиев, ә икенчесе – 1979нчы елгы Беслан Назипов. Комитет, Миңгалиев Дагыстандагы яшерен бандитлар һәм чит илләрдәге халыкара террор оешмалары белән бәйләнештә булырга, ул 2012нче елда «Татарстан мөҗәһидләре» дип аталган террор төркеме оештырып, республикада эшчәнлек тә алып барган булырга мөмкин, дип белдерә.

Комитет фаразлары буенча, Миңгалиев 2013нче елда «Нижнекамскнефтехим»ның нефтьтән ясалган сыеклыклар саклау урынында мичкәне шартлатырга тырышкан. Үтерелгәннәр Татарстанда 2013нче елда биш чиркәүне яндырган булырга мөмкин, дип тә белдерә комитет.

Рәис Миңгалиевнең исеме беренче тапкыр гына дөньяга чыкмый. 1нче май вакыйгасына кадәр дә әлеге фамилия үлем-китемнәр белән бәйле булып алды.

2012нче елның октябрендә Татарстан мөҗәһидләренең юлбашчысын күмү видеосы интернетта таралды. Аңа кадәр үзен мөҗәһидләр әмире дип атаучы бер кешенең Казандагы террор гамәлләрен оештыруы турында видеоязма пәйда булган иде. Хөкүмәт канаты астындагы ММЧлар бу видеога багышланган хәбәрләрдә, мөфтият җитәкчелегенә һөҗүмдә татарстанлы Рәис Миңгалиев (ул мөҗәһидләр башлыгы булырга мөмкин), Рәфис Гәрәев, Роберт Вәлиев һәм Альберт Исмәгыйлев эзләнә, дип тә язып чыкты.

Чистай белән бәйле вакыйгалар бу кешеләрнең өченче җинаяте дип табылды. Башта, 2012нче елның 20нче августына каршы төндә Казан–Яшел Үзән юлында Яңа Чуаш авылыннан ике чакрым ераклыкта табылган янган машинада дүрт кеше арасында мөфтигә һөҗүмгә катнашканнар булу ихтималы турында хәбәр ителгән иде. Шартлаган ВАЗ-2110 машинасыннан 50 метр диаметрда машина калдыклары, Калашников мылтыгы һәм дини китаплар табылуы әйтелде. Әмма соңрак бу хәбәр кире кагылды.

2012нче елның 24нче октябрендә Казанның Химиклар урамындагы 25нче йортта террорда шикләнелгән кешеләргә карата махсус операция үткәрелде. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы өч кеше үтерелүен, аларның берсендә «шәһид билбавы» табылуын да хәбәр итте.

Русиядә иминлек мәсьәләләре белгече Андрей Солдатов фикеренчә, бу операцияләрдә кулга алырга тырышу түгел, юк итәргә омтылу ярылып ята.x «Без Татарстанда да Дагыстандагы кебек үк, махсус операцияләр сценариен күрәбез. Үтерелгәннәрнең кылынган җинаять белән бәйләнеше булды микән, дигән сорау ачык кала», – ди Солдатов. Аның фикеренчә, илдә шундый практика барлыкка килгән, бу җинаятьләрнең ничек оештырылганлыгы кара пәрдә артында һәм кем тормышка ашырганы да билгесез. «Аннан соң да бу җинаять белән бәйләнештәге тагын бер-ике кеше пәйда булырга мөмкин. Аларның җинаятьтә нинди роль уйнаулары шулай ук хәбәр ителмәячәк һәм алар да юк ителергә мөмкин», – ди Солдатов.

Наил АЛАН.

Комментарии