Чаллыдагы «чистарту»

Чаллыдагы «чистарту»

Хөкүмәттә утыручы карак җитәкчеләрне жәллим. И, мин әйтәм, боларның бөтен тормышлары кайдан ничек урлау турында уйлап, план корып үтәдер. Дәүләт эшенә вакытлары гел калмыйдыр, кәнәфиләрендә күз буяу өчен генә утыралардыр. Менә түрәләрен дә пыр туздырып аттылар. Аларның махинацияләрен барлап утырдым да: «Юләр кешенең моңа башы җитмәс иде!» – дип куйдым. Комсызлыклары гына харап иткән бахыр җаннарны…

Гадәти хәл түгел бу, республиканың икенче башкаласы мондый хурлыкка ияләнмәгән. Җитмәсә, Чаллыда акча мәсьәләсе аеруча четерекле иде. Шәһәр җитәкчелегенең хәерчегә сабышып, республика бюджетыннан өстәмә ярдәм теләнгән чакларын бармак бөгеп санарлык. Узган елны да 300 миллион сум дефицит белән ерып чыктылар – хәлләре мактанырлык түгел иде. Ләкин Чаллыны бу баткаклыктан өстерәп чыгарыр, аның чәчәк атуы өчен тырышыр урында шәһәр түрәләре тугызар урынлы суммалар үзләштереп яткан! Кала бюджеты елына 175 миллион сум югалтып барган. Күпме мескенне бәхетле итәрлек акчалар! Аларның кем кесәсенә шуышуын абайлау кыен түгел, әлбәттә. Бу – «Санта-Барбара»ның төп герое – Чаллының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе, Башкарма комитет рәисе урынбасары Рафар Шакиров. Хәер, бу очракта бер геройны гына зурлау дөрес булмас иде, аның «бырат»лары белән дә таныштырып китим.

Эш шунда: Чаллы хакимияте муниципаль җирләрне арендага бирү белән мавыгып киткән. Дүрт ел эчендә 2,5 мең килешү төзегән һәм казнага ике миллиард сум табыш китергән ул. Тикшерүчеләр игътибарын әлеге җир кишәрлекләренең ни рәвешле арендага тапшырылуы җәлеп иткән. Чиновниклар аукционнар уздырып азапланмаган, җир участогын билгеле бер кешегә тапшырган да вәссәлам. Бу хакта газетада белдерү басылганнан соң каршы килүчеләр булмаса, дистә елларга арендага бирү турында килешү төзелгән. Базар бәясеннән түгел – күпкә арзанракка, кадастр хакыннан гына. Соңыннан арендаторлар биредә ни дә булса төзеп, кишәрлекләрне шул ук кадастр бәясеннән бөтенләйгә сатып алган. Бер караганда, бар да закон кушканча эшләнгән кебек. Әмма документларда – бер дөнья, ә чынбарлыкта – икенче. Түрәләр бу кишәрлекләрне, «социаль-мәдәни объект төзер өчен арендага тапшырылды», дип, кәгазьдә рәсмиләштереп, кайберәүләрнең ул урыннарда болын кадәр йортлар, кибетләр төзеп ятуына күз йомган. Арендаторлар арасында төзелеш белән пычранып тормаучылары да шактый булган, алган урыннарын йөзәр мәртәбә кыйммәтрәк бәягә сатып кына җибәргәннәр. Участокларны әвеш-тәвеш китереп үзләштереп бетерү, шәхси милеккә әйләндерү процессы озакка сузылмаган – яшәсен йонлы куллар! Шундый тапталган схема буенча, 2010нчы елдан бирле арендага һәм шәхси милеккә Чаллының бер мең гектардан артык (!) җире «озатылган». Гадәти аукционнарда 13 сутыйны 1,7 миллион сумга сатсалар, монда 15әр сутый нибары 20-25 меңгә киткән. Кемнәр өчен ясалган мондый ташламалар, дисезме? Мисал өчен, А.Мәрдәншин һәм аның хатынына. Алар дүрт ел эчендә шалкан бәясенә сигез җир кишәрлеге алган! Бу әфәнденең Чаллы мэры Васил Шәйхразиевның туганнан туган абыйсы икәнлеген дә әйтсәк, барысы да сүзсез дә аңлашыла. Җирле Башкарма комитетның җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе җитәкчесе Ирина Сибекинаның улы да мохтаҗлар рәтендә. Аңа 118 сутый җирне автомойка һәм офислар төзү өчен 49 елга арендага биргәннәр. Сибекина үзе дә авызын ачып калмаган, сарай һәм мунчалары булган кишәрлекне сайлаган. Төзелеш башланган урын арендаторларга ташламалы бәядән сатылырга тиеш, дигән закон бар иде, әмма ул 2012нче елда гамәлдән чыкты. Тик Сибекина вакыт пространствосында адашкан, күрәсең. Үзенең җирләрен иске тәртип буенча рәсмиләштергән дә куйган. Иң кызыгы – сатучы да, алучы да үзе! Чаллы Башкарма комитеты рәисе дигән урынга да имза сырлап, алар исеменнән карар чыгарып куярга да онытмаган ул. Менә нинди түгәрәк баш!

Шәйдуллин атлы эшмәкәргә дә бәхет елмайган. Ул 2009нчы елда 2,4 гектар җирне өч елга арендалаган һәм шуның өчен казнага ел саен 4,5 миллион сум түләп барган. Әмма бу сумманы күпсенгән бугай, ярты елдан соң ук әлеге җир кишәрлеген икегә бүлүне һәм яңа килешү төзүне сорап килгән. Мэр Васил Шәйхразиев эшмәкәрнең гозерен канәгатьләндереп кенә калмаган, аренда бәясен дә 4,5 миллионнан 90 меңгә кадәр төшергән! Ә аренда срогы 3 елдан 49 елга кадәр озайган. Шәһәр хакимияте белән уртак тел тапкан Шәйдуллин озак уйлап тормаган, бу җирләрне үзе 23 миллион сумга арендага тапшырган. «ЕвроГрупп» дип аталган оешманы җитәкләүче Алексей Миронов та шул схема буенча дистә миллионнар каерып яткан. Хакимияттән арзан хакка алган да, бәясен унга тапкырлап, шәһәр түрәләре белән борчагы пешәргә өлгермәгән эшмәкәрләргә саткан.

Чаллы эчке эшләр идарәсенең элекке начальнигы туганы Фәйзулла Хөсниев өлешенә дә көмеш тигән. Иптәш Хөсниев 1,5 мең квадрат метр җир арендалаган, барлык документларда да: «Биредә спорт-сәламәтләндерү үзәге булачак», – дип күрсәткән. Әмма көннәрдән бер көнне әлеге урында «Челны-хлеб» кибете калкып чыккан. Бу ялганның да хикмәте бар икән – кибет тоткан арендатор дәүләткә 700 мең сум түләргә тиеш булса, спорт-сәламәтләндерү комплексы төзүчедән нибары 7 мең сум гына алалар. Димәк, бу очракта да Чаллы бюджетына тиешле сумманың йөздән бер өлеше генә кергән. Шулай, шәһәр бюджеты бөлгенлек сазлыгына батканда, җитәкчелекнең дус-ишләре акча эчендә йөзгән. Хәер, Шәйхразиев, Шакировлар кемнән ким? Бу урында Рафар әфәнденең гаилә бизнесы турында да тәмләп язып булыр иде, ләкин Чаллының «Паритет» дип аталган эре идарә итүче компаниясенең бер оештыручысы – аның кызы икәнен, улының да яхшы урынга кунаклавын гына әйтеп, бу урында нокта куям.

Бу әвеш-әвеш китерүләр республика дәрәҗәсендә яңгырагач, Рафар Шакировны берничә сәгать эчендә эшеннән кудылар. Ирина Сибекина да төенчекләрен төйнәде. Шелтә алган Васил Шәйхразиев йөгерә-йөгерә отпускка тайды. Аннары мэр әфәнде амбразура роленә кереп, яман аты чыккан хезмәткәрләрен социаль челтәрләрдә якларга кереште. Рөстәм Миңнеханов исә әлегә карар чыгарырга ашыкмый. Чаллы «чистартуы» ни белән төгәлләнер, анысын күз күрер. Тик шунысы бәхәссез: Ирина Сибекина белән Рафар Шакировның гына кәнәфидән колак кагуы – бик йомшак җәза.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

Казан–Чаллы–Казан.

Чаллыдагы «чистарту», 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии