Ач булсаң, сикереп булмый ул!

«Безнең гәҗит»тә басылган «Суга аккан «Мелиорация» (№33 (21 август, 2013) язмасын укыгач, бер дә гаҗәпсенмәдем. Ник дигәндә, хәзер нинди генә гәҗитне алсаң да, шундый темаларга язалар. Элек гөрләп эшләп торган машиналарны, СССРны таркатып, кайсын-кая таратып, бар нәрсәне үзләштереп бетерделәр. Югарыдан бернинди дә чара күрелмәде. Ә авыл халкы авызын ачып калды. Миндә сорау туа: язмада телгә алган Сарман районында булган хәлне министрлар ник күрмәгән икән соң? Түрәләр урлаша да, аннары, урлар нәрсәсе калмагач, оешманы банкротлыкка чыгарып калдыралар. Нигә сарманлыларны да шул көнгә төшергәнче, бер генә тапкыр да килеп тикшермәгәннәр икән?

«ВАМИН» хуҗасы Вәгыйз Минһаҗев күпме халыкны рәнҗетте. Ә үзен тагын да югарырак күтәреп куйдылар! Буа районының хакимият башлыклары да ни генә кыланмады. Әгъләм Садретдиновны да экология министры булган чагында эшләгән гамәлләрен язып чыктылар. Депутат итеп сайланган Илшат Гафуров турында да сүз күп булды.

Ул депутатлар берсен-берсе сайлашып утыра. Авыл кешеләре арасыннан сайланып куелган берәр депутатны күргәнегез бармы сезнең? Ничәшәр тапкыр сайланып та, бер генә тапкыр да авылга килеп, халык белән аралашкан депутат юк әле. Ә сайлау алдыннан ни генә сөйләмиләр дә, ни генә кыланмыйлар! Сайлаулар узгач, барысын да оныталар! Күңел ачып, әллә нинди спорт-Сабан туйларына кадәр үткәреп яталар. Ә авыл халкы турында ник бер сүз чыксын! Авыл кешеләре иртәдән кичкә кадәр җиң сызганып эшләмәсә, күптән ачтан үләрләр иде инде ул түрәләр! Ач булсаң, сикеренә алмыйсың ул!

Мөҗәһидан МОРТАЗИН.

Мөслим районы, Исәнсеф авылы.

Ач булсаң, сикереп булмый ул!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии