- 06.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №13 (2 апрель)
- Рубрика: Архив
Мин кечкенә чакта ук «эшмәкәр» идем. Балалар бакчасыннан кайтканда минем бер генә дә буш кул белән кайтканым булмады. Бакчадан кайтканда, юл уңаенда кибет кала иде. Шул кибеттә эшләүче сатучы апалар минем бакчадан кайтканны гына көтеп тора да, мине йә җырлатып, йә шигырь сөйләтеп, мине тәмле прәннек яки кәнфит белән сыйлый иде.
Ә акчага килгәндә, беренче акчамны җырлап, баянда уйнап туй алып баргач, алган идем. Анда миңа 500 сум түләделәр. Ул акчаны нәрсәгә тотканымны хәзер инде төгәл генә хәтерләмим, тик миллион алган кебек шатлануым истә калган.

Комментарии