Жириновский төрки халыкларны үзенә тавыш бирергә өндәде

Русия телевидениесенең беренче каналында дебатлар вакытында президентлыкка намзәт Владимир Жириновский төркиләргә төрек телендә мөрәҗәгать итеп, үзенә тавыш бирүне сорады.

Дебатлар вакытында президентлыкка намзәтләр Русиянең мәгарифе һәм мәдәни төрлелеге турында фикер алышты. Владимир Жириновский: «Бездә төрки телле халыклар яши. Президент урыс телендә генә түгел, татар, башкорт һәм башка телләрдә дә сөйләшсә, аларга кызык булыр иде, бәлки», – диде һәм төрек теленә күчте.

«Мин барлык төрки халыкларны тавышларын миңа бирүләрен сорадым. Русия президентының аларның үз телендә сөйләшүе алар өчен күңелле. Бездә мондыйның булганы юк иде әле. Гел урыс теле генә, ә мин аларга татар телендә мөрәҗәгать итәчәкмен», – диде Жириновский.

Шул ук вакытта ЛДПР җитәкчесе төбәк телләрен мәҗбүри укытуны якламавын да әйтте. «Җирле телләрне мәҗбүри укыту кирәкми, бездә дәүләт теле – урыс теле. Башка дәүләт телләре дә булырга мөмкин, ләкин Русия ватандашы өчен ике-өч дәүләт телен өйрәнү мәҗбүри булырга тиеш түгел. Мин әле чит телләрне дә факультатив итәр идем», – диде Жириновский.

ЛДПР җитәкчесенең әлеге чыгышы турында беренчеләрдән булып «РИА Новости» хәбәр итте. Ул, Жириновский татар телендә сөйләде, дип язды һәм моны башка матбугат чаралары таратты. Нәтиҗәдә интернет 5нче март иртәсендә «Жириновский татарча сөйләшә» дигән хәбәрләр белән тулды.

Элегрәк ул Дәүләт думасында яшьләр катнашында узган түгәрәк өстәл сөйләшүе вакытында Чаллы студенты Дарья Аделшинаның милли телләр турындагы соравына җавап итеп, милли телләр ихтыяри гына өйрәнелергә тиеш, бер генә дәүләт телен – урыс телен генә яхшы белергә кирәк, дигән фикер белдергән иде.

«ЛДПР илнең географик яктан бүленүе тарафдары, милли сыйфат ягыннан түгел, чөнки бу сепаратизмга илтүче юл. Икенчесе – милли телләр статусы. Зинһар өчен, кем тели – өйрәнегез, ләкин ихтыяри. Икенче телне көчләп тагарга ярамый. Без хәтта урыс телен дә начар беләбез. Бер дәүләт телен – урыс телен яхшырак өйрәнергә кирәк. Калганнары – рәхим итегез, ләкин ихтыяри», –диде ул вакытта Жириновский.

Рәфис Борһанов: «Киләсе уку елында да татар теле ихтыяри укытылачак»

Яңа уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар татар телен дәүләт теле буларак – 2 сәгать, ана теле буларак 3 сәгать укуны сайлый алачак.

Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты коллегиясе утырышы алдыннан журналистларга министр Рәфис Борһанов хәбәр итте.

Ул шулай ук телләрне укыту мәсьәләсендә республика кануннарының федераль кануннар белән тәңгәлләштереләчәген дә белдерде. «Әлеге мәсьәлә киләчәктә каралачак. Аны хәл итүнең нормаль вариантлары табылачак. Мин моны компромисс дип атамас идем, бер дәүләттә ничек инде компромисс булсын, бу – проблеманы эшлекле хәл итү. Бүген телләр проблемасы, иртәгә – математика, иртәгәдән соң химия булырга мөмкин», – диде министр. Ул шулай ук: «Көймәне чайкалдырмас идем, Татарстан президенты әйтмешли, гаеп атта да, тәртәдә дә», – дип өстәде.

Утырышка Мәскәүдән мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе урынбасары Анзор Мурзаев та килгән иде. Ул, туган телләрне өйрәнүгә бәйле вазгыять аркасында Татарстан бөтен илгә яңгырады, дигән фикер белән килешмәве турында әйтте. Төрле хокук бозулар башка милли республикаларда да табылды диде Мурзаев. «Без, президент кушуы белән, төбәкләрдә тикшерүләр уздырдык. Күп төбәкләрдә башка төрле проблемалар бар. Милли азчылык вәкилләре үз туган телләрен өйрәнә алмый. Бу уңайдан кайбер төбәкләргә кисәтү белдерелде», – диде Мурзаев.

Аның фикеренчә, илдә бер генә дәүләт теле бар – урыс теле. «Ул – башка милләтләрне бәйләп тора һәм берничек тә республикаларның милли телләрен түбәнәйтми. Милли телләр – бер халыкның гына түгел, бөтен Русиянең байлыгы. Телләр проблемасына багышланган зур җыелыш көтелә. Һәр бала үзенең ана телендә дә, урыс телендә дә лаеклы белем алсын өчен нинди юлдан бару турында фикер алышу булачак», – дип белдерде Рособрнадзор вәкиле.

Татарстан баш прокурор урынбасары Олег Даминов чыгышы алдыннан, «ябык мәгълүмат» дигән сылтау белән, барлык журналистларга утырыштан чыгып китәргә куштылар.

Былтыр көз башында Русия Президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә биргән иде.

Татарстанда прокуратура һәм Рособрнадзор барлык 1412 мәктәпне, мәгариф идарәләрен, җирле үзидарә оешмаларын тикшерүе турында белдерелде. Барлыгы 3856 канун бозу ачыкланган. Боларны төзәтү өчен мәктәп җитәкчелегенә дә, республика дәрәҗәсендәге җитәкчеләргә, шул исәптән Татарстан Президентына да күрсәтмәләр җибәрелде.

2017нче елның 29нчы ноябрендә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясап, республика мәктәпләрендә узган прокурор тикшерүләрен йомгаклады һәм татар теленең дәүләт теле буларак бары тик ата-аналарның язма рөхсәте белән генә укытылачагы турында белдерде.

Авыл эшмәкәрләренең милләткә ярдәме кими

Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар сүзләренчә, аларның милләткә ярдәме кими. Алар моны эшмәкәрләрне кыен хәлгә куйган кануннар, хөкүмәт ярдәме булмау белән аңлата.

1-3нче мартта Казанда Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләренең VII җыены узды. Пәнҗешәмбе эшмәкәрләр үз проблемалары турында дүрт мәйданда сөйләште. Аерым алганда, сүз шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары, крестьян фермер хуҗалыклары, умартачылык һәм җитештерелгәнне эшкәртү һәм сату турында барды.

Татар эшмәкәрләре үз эшләре белән генә мәшгульме, әллә алар милләткә дә ярдәмгә киләме? Төрле милли чараларга хәйрия кылырга мөмкинлекләре бармы? Әлеге сораулар белән эшмәкәрләргә мөрәҗәгать иттек.

Башкортстаннан килгән Ирек Бәкиров табыш кимү сәбәпле хәйриячелектә дә кыенлыклар туа ди.

«90нчы елларда милли мәсьәләләрдә, мәдәнияткә, мәктәпләргә ярдәм итү, мәчетләр төзү үзенә күрә модага кергән иде. Мөмкинлек тә булгандыр. Шәһәрләрдә ничектер, хәзер авылларда, кызганыч, эшмәкәрләрнең бу юнәлештә мөмкинлекләре кими. Берничә ел рәттән табыш кими. Хәйриячелекне югалтмас өчен төрле юллар эзлибез.

Үзем әллә кайчаннан бирле балалар бакчасына пластик ишекләр куйдырырмын дип хыялланам. Иртәгәгә кала, нишләтим. Башкача ярдәм итәбез. Теләк бар ярдәм итәргә, әмма керем җитми», – диде Бәкиров.

Марат Ваһапов татар авыллары эшмәкәрләре җыенына Мордовиядән килгән. Авыл-хуҗалыгында эшләүчеләрнең хәлләре кыен дип әйтә.

«Сөт ризыкларына, бодайга бәяләр проблема булып кала. Куйган чыгымнарны гына каплап була. Мондый темплар белән барса, авыл хуҗалыгының үсеше бик авыр хәлдә дип әйтер идем. Мордовиядә (хакимиятләр – ред.) татарларга ярдәм итәбез дип тормыйлар. Алар үз көчләренә генә таяна», – ди Марат әфәнде.

Пенза өлкәсе татар мохтарияте рәисе Бәкир Акъегетов тә, соңгы бер-ике ел эчендә авыл хуҗалыгы эшмәкәрләренә хөкүмәттән ярдәм юк, ди. Аның сүзләренчә, Пенза өлкәсендә татар халкы үз тырышлыгы белән генә татар авылларын саклап кала.

«Авылда эшмәкәр булса, ул нинди дә булса ярдәм кыла, чөнки аның машинасы, тракторы була. Тракторы булгач, ул зиратка юл салырга да булыша. Ә мәчетләр салганда юл төзү, төзелеш бизнесы булган шәһәрдә яшәүчеләр булыша», – ди Акъегетов.

Башкортстаннан килгән Илһам Акчурин да хөкүмәт ярдәменең көннән-көн азаюы турында сөйләде.

«Чыгарылган кануннар безгә ярдәм итми, киресенчә, зыян сала. Мисал өчен, итне сату мәсьәләсе борчый безне. Мал чалу цехлары төзеп бетерә алмадык, ә бүгенге таләпләр буенча, шундый цехта чалганны гына сатып була», – ди эшмәкәр.

Вәсим Кәримов шулай ук Башкортстан вәкиле. Ул да, бүгенге шартларда хәйрия белән шөгыльләнерлек мөмкинлекләр калмый, дип әйтә.

«Без ничек ягулык алырга һәм ничек чәчәргә дип уйлап торабыз. Чәчә алабызмы, юкмы дип тә борчылабыз. Сүз ашламалар, төрле химик матдәләр алу турында бөтенләй бармый. Быел күреп торабыз – кар юк. Корылык булса, игенчелектән акча кермәскә мөмкин. Шуңа күрә, ягулык алып, тиз генә чәчсәк иде дип торабыз», –ди Вәсим әфәнде.

Узган ел Миңнеханов татар авыллары эшмәкәрләре җыенында чыгыш ясап, аларның татар милләтен, динне саклауга зур өлеш кертүен телгә алган иде.

«Бүген телебез, милләтебез, гореф-гадәтләребезне саклау мәсьәләсе барыбызны да борчый. Әлбәттә, безнең нигез – авыл җирлеге. Авылыбыз бетсә, телебезне, гореф-гадәтләрне, динебезне саклау авыр булачак. Без моны яхшы аңлыйбыз һәм төрле программалар булдырабыз», – диде ул.

Татарстан министрлыклары Милли университет төзүне хуплаган, әмма бюджетка кертмәгән

Татарстанның Мәгариф һәм фән, мәдәният, Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыклары Милли университет булдыру тәкъдимен хуплаган, әмма соң булу сәбәпле, бу максатка финанс бүлүне быелгы бюджетка кертеп булмавын язган. Бу җавап хаты Мәскәүдә яшәүче татар активисты Илшат Сәетовның Татарстан Президентына тапшырган тәкъдименә килгән.

Милли университет төзү тәкъдимен Сәетов узган елның ноябрь ахырында Мәскәүдә татар яшьләре белән очрашу вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырган иде. Концепция Татар яшьләре форумы бюросы белән хезмәттәшлектә әзерләнгән.

«Очрашу вакытында бу концепцияне Татарстан мәдәният министрына биргән идем. Аннары алар миңа, аны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына бирдек, дип хәбәр иттеләр. Шул ук вакытта мин аны электрон кабул итү бүлмәсе аша Татарстан премьер-министрына да җибәрдем», – диде элегрәк Сәетов.

Концепция шулай ук Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров, Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә дә җиткерелгән.

Чаллыдан Алмаз Имамов салым хезмәтен татарларны дискриминацияләүдә гаепли

Чаллыдан Алмаз Имамов, шәһәрнең салым хезмәте мине татар буларак дискриминацияли, дип, прокуратурага гариза биргән. Салым хезмәтендә бөтен мәгълүмат урыс телендә генә, ди ул.

Гаризасында Имамов «Федераль салым хезмәтенең республика бүлекчәләре сайтларында мәгълүмат урыс телендә генә», «салым хезмәтенең Чаллы бүлекчәләрендәге диварларда эленгән гариза һәм башка мөрәҗәгать үрнәкләре урыс телендә генә», «татар телендә бернинди мәгълүмат юк», «халык белән эшләүче хезмәткәрләрнең татар телен белүен раслаган документлары юк», дип язган.

Ул шулай ук салым хезмәте бүлекчәләрендәге банкоматларда «татар телендә текст җыяр өчен хәрефләр юк», дип тә зарлана.

Имамов белдерүенчә, Татарстанда салым хезмәте татарларны дискриминацияләү белән 1990нчы еллардан бирле шөгыльләнә.

Гаризасында ул «Татарстан салым хезмәтенең Чаллы бүлекчәләре хезмәткәрләрен, җинаятьчел төркем буларак, 132нче һәм 182нче маддәләр нигезендә җинаять җаваплылыгына тартуны» сорый.

Элегрәк Алмаз Имамов Сбербанкның да татарларны дискриминацияләве турында белдергән иде. Имамов Банкта хезмәтләр урыс телендә генә күрсәтелә дип, гариза бирде.

Комментарии