- 06.03.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №10 (7 март)
- Рубрика: Архив
Казанлылар интернетка футбол буенча дөнья чемпионаты вакытына фатирларын арендага бирү турында игъланнар куя башлады. Аларның бәяләрен күргәч, чәчләр үрә тора. Мәсәлән, Рамилә Бәдретдинова исемле берәү «Авито» сайтына игълан куйган. Чехов урамындагы биш катлы йортның бишенче катындагы 31 квадрат метрлы фатирын (фотода) тәүлегенә 20 мең сумга тәкъдим итә. Ә чемпионат 16нчы июньнән 30ына хәтле дәвам итәчәк. Әллә шундый ук игълан биреп, июньдә яшәргә авылга кайтып китәргә инде…

Комментарии