250 меңлек автограф

250 меңлек автограф

Интернетта нәрсә генә сатмыйлар! Менә Казанда яшәүче Татьяна З. исемле кеше «Юла» сайтына Русия Президенты Владимир Путинның култамгасын сатуга куйган. Татьяна 2012нче елда ук Президенттан автограф алуга ирешкән булган, ни өчендер хәзер генә сатуга куйган. Президентның имзасын әллә ни кыйммәт тә бәяләмәгән үзе – 250 мең сум гына сорый.

Комментарии