- 06.03.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №10 (7 март)
- Рубрика: Архив
Мәдинә МАЛИКОВА, язучы:
– Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең исеме, әлбәттә, зур, ә менә премиясе (үзем алырга җыенганнан түгел) чамалы гына. Республиканың мөмкинлекләре шулайдыр, дип уйлыйм. Талантлы иҗат итүчеләрнең барысына да бирәсе килә…
«Интертат»
Иван КУЗНЕЦОВ, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:
– Татар кызына гашыйк булсагыз, бу хис сезгә телне үзләштерүдә төп этәргеч булыр. Көнегезне, минем шикелле, эшкә кадәр иртәнге сәгать җиде-сигездә татар телен өйрәнүдән башларсыз.
«Шәһри Казан»
Тәэминә БИКТИМЕРОВА, тарихчы, тарих фәннәре кандидаты:
– 8нче мартны без Халыкара хатын-кызлар көне, хатын-кызларга хокуклар бирелгән көн дип шаулап-гөрләп бәйрәм итә идек. Хәзер ярый акылыбызга килдек: бу – хатын-кызларга хөрмәт күрсәтә торган яз бәйрәме.
«Реальное время»

Комментарии