Намазны нинди телдә укырга: татарчамы, гарәпчәме?

Намазны нинди телдә укырга: татарчамы, гарәпчәме?

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровның, Әбү Хәнифә фарсыларга намазны ана телендә укырга рөхсәт иткән, дигән белдерүе күп бәхәсләр уятты.

Татарстан голәма шурасы вәкиле Рөстәм Нургалиев «Азатлык»ка, намазны бары тик гарәпчә генә укырга ярый, дип әйтте. «Коръәнне сезгә уңайлы булган теләсә нинди телдә укырга мөмкин. Әмма без аңламасак та, мәгънәдән тыш, Коръәндә тылсымлы гарәп хәрефләре аһәңе бар. Моның белән бөтен дини тәгълимат белгечләре килешә.

Шуңа Коръәнне төрле телдә укырга мөмкин, әмма намазны Аллаһ Тәгалә Мөхәммәд пәйгамбәр аркылы тапшырып калдырган тәртип нигезендә, ягъни гарәп телендә уку тиешле», – ди ул.

Нургалиев исә Әбү Хәнифәнең көчле дин белгече булуын һәм аның дин белеме тәгълиматы бернинди тышкы сәяси һәм башка өлкәләр тәэсиренә дучар булмавын искә ала.

«Фарсы телендә намаз укырга ярый, дигән фәтвага килгәндә, Әбү Хәнифә соңрак моны кире кага. Ул үзенең беренче карашы хаталы булуын таный. Дин тәгълиматы белгечләрендә мондый хәл булгалый, чөнки динне күбрәк өйрәнгән саен, чыганаклар һәм дәлилләрне күбрәк белә башлыйлар.

Әбү Хәнифә дә яңа фикергә килә һәм намазны гарәп телендә генә укырга ярый, дип әйтә. Ул үзенең беренче фәтвасыннан баш тарту сәбәпле, без, хәнәфиләр, намазны гарәп теленнән кала башка телләрдә уку ярамый дип саныйбыз», – ди ул.

Батров «Бизнес Online»да имам Әбү Хәнифә мисалында ислам теологиясенең мондый ысулын куллану бер яктан татарларга янаган ассимиляция, ә икенче яктан гарәпләшү куркынычыннан саклап калыр иде, дигән фикер үткәрә. Галим Рафаэль Мөхәммәтдинов, кешеләргә аңлы рәвештә намаз укыр өчен үз телендә уку кирәк, дип саный.

«Гарәпчә берни аңламыйча укыйлар бит. Европада алманнар, инглизләр, итальяннар барысы борынгы яһүди телендә түгел, ә үз ана телендә гыйбадәт кыла. XVI гасырда Европа халыклары китапларны үз телләренә тәрҗемә иткәннәр һәм аларның әдәби телләре нәкъ шул Тәүрәтне, Инҗилне латин яки яһүди теленнән тәрҗемәдән башлана. Аны тәрҗемә итү өчен үз ана телләрен үстерү, терминологияне барлыкка китерергә кирәк булган һәм әлегә тәрҗемә рухи тормыштагы сүзләрне мәйданга китерергә ярдәм иткән.

Мантыйк ягыннан караганда намазны гарәпчә укудан нинди файда? Мөхәммәт пәйгамбәр сөйләшкән, дип, гарәпләргә табынабыз булып чыга. Бу – сукырларча гарәп теленә табыну», – ди Мөхәммәтдинов.

Публицист, ислам турында китаплар авторы Рәсим Хәбибулла, намазны бары тик гарәпчә генә, Аллаһыдан ничек иңгән булса, бер хәрефен дә үзгәртмичә укырга тиешбез, дип әйтә.

«Алай гына түгел, милләтебезнең элекке галимнәре әйтүенчә: «Әгәр имам намаз эчендә укыла торган Коръән сүрәләрен тәҗвид белән укый белмәсә, андый имам артына оеп намаз укырга ярамый», – дигәннәр. Габдерәхим Утыз Имәни дә шул карашта торган. Ә монда татар телендә уку турында язып, Рөстәм Батров мөселманнарның башын катырырга тотынды», – ди ул.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов «Азатлык»ка Батров, татарча намаз укырга ярый, дип әйтмәде, бары тик Әбү Хәнифә мисалын гына китерде, ди.

Кайберәүләр әлеге мәсьәлә фетнә тудырырга мөмкин, дип, аңлатма бирүдән баш тартты.

Башкортстан министры: «Уфада татар гимназиясенә ихтыяҗ юк»

Казанда беренче тапкыр «Русия мәгарифе» форумы узды. Башкала җыенга төрле төбәкләрдән министрларны, аларның урынбасарларын, укытучыларны кабул итте. Зур җыенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Президент сәлам сүзләреннән ары әллә ни сөйләмәде, каядыр китәргә ашыкты. Аңлашыла да, «Татфондбанк» белән «Интехбанк»ның лицензияләрен гамәлдән чыгару – Мәскәү тарафыннан көтелмәгән «бүләк», аны хәл итәсе бар.

Укытучылар җыенына Мәскәүдән зур кунаклар килмәгән иде. Хәтта федераль министр Ольга Васильева да бу зур мәгариф җыенына Казанга килеп торуны кирәк санамаган, алдан яздырылган видео аша гына сәламен җибәрде. Казанда аның урынбасары гына күренде.

Әйтергә кирәк, пленар утырышта гомум сүзләр күп булды һәм ул артык озакка сузылмады. Татарстан ягыннан түрәләр, барысы да ал да гөл, дип хисап тотты, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та югары уку йорты эшчәнлеге белән мактанды, педагогларны әзерләүнең уңышлы баруы турында сөйләде. Ә югары мөнбәрдән Татарстандагы университетта татар теле укытучыларын әзерләүнең инде юкка чыгарылуы турында ләм-мим.

Секцияләрдә милли мәгариф үсеше турында фикерләшү мөмкинлеге булды. Әмма милли республикалардан килгән министрлар, укытучылар бу хакта артык сүз куертмады. Мәсәлән, БДИны ана телендә узарга мөмкинлек тудыру турында сүз булмады. Мәктәпләрдә православие динен укытуга ныклап керешүгә ризасызлык белдерүчеләр дә күренмәде. Шулай да туган телдә белем бирү, ана телен өйрәнүчеләр саны кими дигән чыгышлар яңгырады. Бу фикер Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Гөлназ Шәфыйкова чыгышында ачык күренде. «Төрле төбәкләрдә ана телен укыту төрлечә куелган. Кайдадыр атнасына 6 сәгать, кайдадыр 1 сәгать. Милли үзаңны югалтмас өчен, кимендә ничә дәрес булырга тиешлеге хәл ителмәгән. Урыс теле фәнен карагыз (нинди генә китаплар, методик әсбаплар юк) һәм милли телләрнең уку-укыту әсбапларына күз салыгыз (сайларлык мөмкинлек чикле). Башкорт, татар, мари, чуашлар арасында урыс телен ана теле итеп укучылар артты. Урыс теле белән ана теле дәресләре арасында баланс табу мөһим», – дип сөйләде Гөлназ ханым.

Министр федераль үзәк белән хәл итәсе мәсьәләләргә дә тукталды. Ул 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар арасында ана теленнән бирелгән имтихан уку йортына кергәндә исәпкә алынырга тиеш дип белдерде. «Бүген бу имтихан исәпкә алынмагач, аны тапшырырга атлыгып торучылар да юк», – диде Шәфыйкова.

«Азатлык» Башкортстанда ничә татар мәктәбе булуы һәм соңгы 10 елда аларның саны никадәр кимегәне хакында кызыксынды. Әмма Гөлназ ханым төгәл саннарны белми булып чыкты, артык кыскару булмады, балалар санын саклау юнәлешендә эш бара, дип кенә чикләнде.

Уфа татарлары күп еллар дәвамында Башкортстан башкаласында тагын бер татар гимназиясен ачу мәсьәләсен күтәрә. «Азатлык» Башкортстан министрына мондый уку йортын ачуга ихтыяҗ бармы дигән сорау бирде. Министр: «Юк, ата-аналарның сораганы булмады», – дип җавап кайтарды. «Әлегә кадәр татар мәктәбе, гимназиясен ачу тәкъдиме булмады. Ә менә тагын бер татар сыйныфы булдыру турында мөрәҗәгать булды. Без бу юнәлештә эш алып барабыз», – диде министр.

Уфада бүген татар ике гимназия эшли. Биредә уку-укыту тулаем татар телендә түгел, татар теле һәм әдәбияты гына фән буларак укытыла. Башкортстан башкаласында шулай ук татар якшәмбе мәктәбе эшли. Тагын бер татар гимназиясе Бәләбәй шәһәрендә бар.

Римма ӘБДРӘШИТОВА, Бикә ТИМЕРОВА

Татарстан мәктәпләрендә шыпырт кына православ динен сеңдерәләр

«Окружающий мир» («Әйләнә-тирә мохит») дәреслеге балаларга табигать белеме бирәсе урынга, әкрен генә православ дине кыйммәтләрен сеңдерә.

Татарстан мәктәпләрендә, хәтта саф татар авылларында һәм шәһәрләрдәге татар гимназияләрендә дә шыпырт кына православ динен укытып яталар икән бит! Юк, бу эш, «православ динен укытабыз», дип, ачыктан-ачык эшләнми, ә шул дин турында язылган дәреслекләр аша укучылар аңына сеңдерү юлы белән башкарыла.

Казан һәм Чаллыда, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында, шулай ук башка күп кенә мәктәпләрдә 2нче сыйныфтан башлап православ дине бәйрәмнәре турында язылган дәреслек буенча укытулары билгеле булды.

2016нчы елда А.А.Плешаков һәм М.Ю.Новицкая авторлыгында Мәскәүдә басылып чыккан «Окружающий мир» китабы әнә шундыйлардан. Китап Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. Әйе, тәкъдим генә ителгән, чөнки «рекомендовано» дип язылган, ә Татарстанда бу дәреслекне инде рәхәтләнеп укытып яталар! Башта ата-аналарга бу китапны исемлектә бирәләр, ата-аналар үз акчаларына аны сатып алып килгәч, «үзегез сатып алдыгыз бит, башта карарга кирәк иде», дип, шушы «Окружающий мир» дәреслеге буенча укыта башлыйлар икән.

Бу китапның аңлатмасында «Русия халыкларының балалар уены мәдәниятен актуальләштерү» («актуализация детской игровой культуры народов России») дип матур гына язылса да, аның башыннан ахырына кадәр урыс рухы, православ дине кыйммәтләре ярылып ята.

Әйтик, китапның 12нче битендә, «22 июня – день летнего солнцестояния, самый длинный день в году. По православному календарю это день памяти святого Кирилла Белозерского», дип язылган. Шунда ук «Святой Кирилл Белозерский» дип, аның рәсемен дә ясап куйганнар. Шул ук биттә, «12 июля по православному календарю отмечается день святых Петра и Павла», дип язылган, бу юлы инде сакаллы ике ир-атны бастырып куйганнар. 8 яшьлек татар баласы ни өчен әле бу христиан дине әһелләрен «изгеләр», дип кабул итәргә тиеш?

Китаптан күренгәнчә, әле 14нче мартта да «урыс изгеләре» көне икән бит ләбаса. «Это 14 марта – день святой Евдокии, или Евдокия-Весновка», дип язганнар да, яулыклы бер хатын рәсемен ясап куйганнар.

Шул ук вакытта Русия мәктәпләрендәге яулыклы мөселман-татар укучыларын һәм укытучыларын мәктәптән куалар, мәхкәмәләргә җәлеп итәләр. Ә монда, православ «изгесе» булгач, яулыктан да ярый икән.

Китапта православ динен зурлауда иң зур бүлекләр, әлбәттә инде, пасха бәйрәменә багышланганы. Ул хәтта аерым бүлек белән «Бәйрәмнәрнең бәйрәме» дип бирелгән. «Главный весенний праздник – Пасха, Воскресение Христово. Недаром его называют «Праздников праздник», дип язганнар да, бу дини урыс бәйрәме белән бәйле рәсемнәр куйганнар. Йә, моның татар балаларына ни катнашы бар? Нигә ул алар өчен «иң зур бәйрәм» булсын? Әллә Татарстан мәгариф министрлыгында башка төрле уйлыйлармы, татар балаларын әкрен генә мәктәпләр аша чукындыру сәясәте алып баралармы?

Әлбәттә инде, булгач-булгач, китапта бөтен христиан бәйрәмнәрен аңлатып чыкканнар. Әле «Праздник Святой Троицы» да бар икән бит, 8 яшьлек татар баласы аны һич кенә дә онытырга тиеш түгел! «Через пятьдесят дней после Пасхи наступает праздник Святой Троицы. На Троицу храмы и дома украшают травой и ветвями березы», дип язган китап авторлары. Әгәр балагыз мәктәптән кайткач, өегезне каен ботаклары һәм яшел үлән белән «бизәп» йөри икән, аптырамагыз, ул дәресне яхшы үзләштергән, дигән сүз.

Кайбер мәктәпләрдә ата-аналар моңа каршы күтәрелеп караганнар, аларга прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кушканнар. Кайберләрендә бу битләрен төшереп калдырып укытырга вәгъдә биргәннәр, кайберләрендә ата-аналар белән сөйләшеп тә тормаганнар, шушы дәреслек буенча укытуларын дәвам иткәннәр.

Эшләр болай барса, инде чиркәүгә кереп чукынырга да күп калмады, дигән сүз. Китапта шулай ук «Рождество Христово»га да зур урын бирелгән, бала кызыгырлык итеп төсле рәсемнәр ясап куелган. Кыскасы, 127 битлек бу дәреслек менә шулай «бик оста» итеп баланы христиан дине, аларның бәйрәмнәре һәм «изгеләре» белән таныштыра, балаларга табигать белеме бирәсе урында, әкрен генә аларга православ дине кыйммәтләрен сеңдерә. Эшләр болай барса, башлангыч сыйныфларда ук шушындый «тәрбия» алган татар баласының мәктәптән муенына тәре асып чыгып китүенә дә гаҗәпләнергә туры килмәячәк.

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,

язучы, җәмәгать эшлеклесе

Комментарии