Кырымлысын күрсәтсеннәр

Кырымлысын күрсәтсеннәр

Федерация Советы әгъзалары Сергей Цеков белән Ольга Ковитиди Русиянең Кырым һәм Акъяр кермәгән картасын рекламада күрсәтүне тыярга тәкъдим иткәннәр. «Мондый карталар илнең территориаль бердәмлеген какшатуга чакыру буларак кабул ителә ала», – диелә Дәүләт Думасына кертелгән канун проектында. «Кока-Кола», «Пепси-Кола», TripAdvisor рекламаларында Кырымсыз Русия картасы күрсәтелә икән.

«Новая газета»

Путин – ул…

Мәскәүнең Комсомольск мәйданында өч активистны тоткарлаганнар. Алар күпергә «Путин ул – сугыш. Путин ул – үлем» дигән язу элеп куйган булган. Активистларга карата «иҗтимагый чараны оештыру яки уздыру тәртибен бозу» маддәсе буенча «эш» ачылган.

«Медуза»

Йомырка белән каршылаганнар

4нче март көнне оппозиционер Алексей Навальный Уфада үзенең сайлау участогын ачты. Билгесез затлар Мәскәү кунагын йомырка атып каршы алган. «Безне вокзалдан ук шәп итеп каршы алдылар, өстебезгә азык-төлек очты. Күрәсең, шул рәвешле җирле хакимият үзләрендә яшәү дәрәҗәсенең югары булуын күрсәтергә теләгәндер инде», – дигән Навальный матбугат очрашуында.

«Интерфакс»

Комментарии