Cайлаудан соң халык урамга чыкты

Cайлаудан соң халык урамга чыкты

5 мартта Казанда берьюлы ике җыен үтте. тарафдарлары, өч меңгә якын кеше, Ирек мәйданына чыгып, аның «чиста җиңүен» җырлап-биеп бәйрәм итте.

Ул арада Русия Президенты сайлауларының рәсми нәтиҗәләре белән килешмәүчеләр Мулланур Вахитов һәйкәле янында җыелды. Бу та, пикет та түгел иде, чөнки Казан мэриясе үткәрергә рөхсәт бирмәгән.

200ләп кеше мәйданга килеп, бер-берсе белән аралашып торды, журналистлар сорауларына җавап бирде. Казан телеканалларыннан гайре җыенны Петербургның 5нче каналы да яктыртты.

Килүчеләр арасында студентлар да, урта буын кешеләре дә, өлкәннәр дә бар иде. Берничә полиция хезмәткәре җыенны читтән күзәтеп торды. Ә бер ханым полициянең бер вәкиле белән бәхәскә кереп: «Сез кануннарны үзегез дә белмисез, хәрәмләшүгә дә юл куясыз», дип үз позициясен аңлатып торды.

Шулай ярты сәгатьләп басып торганнан соң, кешеләр таралыша башлады. »Азатлык» радиосы бу җыеннан турыдан туры трансляция тәкъдим итте.

Мәскәүдә

Якшәмбе үткән Президент нәтиҗәләре белән риза булмаучылар 5 мартта Мәскәүнең Пушкин мәйданында да урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда 20 меңләп кеше катнашкан. Җыенда түбәндәге эчтәлектә резолюция кабул ителде:

– президент сайлавын ирексез һәм гаделсез дип санарга;

– сайланган хакимиятне канунсыз дип санарга;

– Сазлык, Сахаров мәйданы таләпләрен көчендә калдырырга;

– вакытыннан алда парламент һәм Президент сайлаулары үткәрергә;

– каршылык чараларын бар таләпләр дә үтәлгәнче дәвам итәргә.

Киләсе каршылык чарасы 10 мартка билгеләнде.

Мәскәүнең Пушкин мәйданында үткән каршылык чарасыннан соң анда катнашучыларны тоткарлаулар башланды. Көч куллану протест митингында катнашучыларның төп өлеше таралып беткәч, бары өч меңләп кеше генә калгач башланды. Кичке сәгать унга Пушкин мәйданы оппозиция тарафдарларыннан арындырылды, әмма җыенда катнашучылар башка урамнарга таралгач, тоткарлаулар анда да дәвам иткән. Интерфакс агентлыгы тоткарланучылар санының 250гә якынлашуын белдерә. Алар административ җәза протоколлары әзерләү өчен төрле полиция бүлекләренә китерелгән.

Петербургта

5 мартта Петербургта да Президент сайлау нәтиҗәләренә протест җыены үтте. Ул хакимият белән килештерелмәгән иде. Шәһәр канун чыгару җыены янында җыелган халыкны полиция тоткарлаулар һәм көч куллану белән таратты. Полиция белдерүенчә, анда 800ләп, журналистлар һәм оештыручылар әйтүенчә дүрт меңләп кеше җыелган булган. Җыенда катнашучылар «Путинсыз Русия!» дип кычкыра башлау белән полиция аларны тоткарларга керешкән.

«Сукыр» күзәтүчеләр

Ничек кенә сәер яңгырамасын, гадел сайлау үткәрүгә аяк чалучылар арасында хакимият вәкилләрен генә түгел, кайбер кандидатларның күзәтүчеләрен дә күреп була. Казанның бер сайлау бүлекчәсендәге хәлләр моны яхшы күрсәтә.

Башта фактлар. Казандагы 425нче сайлау бүлекчәсендә (ул Сахаров урамында урнашкан) көндезге 2гә түбәндәге хокук бозулар ачыкланды:

– тавыш бирү башланганнан бирле, күзәтүчеләр сайлаучылар исемлеге белән таныша алмый, аларның исемлектәге санын дәүләт середәй саклыйлар;

– сәгать 2гә тавыш бирүчеләр санындагы аерма 300ләп иде. Ягъни комиссия бер сан бирә, ә күзәтүчеләр санаганы – бөтенләй икенче;

– күзәтүчеләр тавыш бирү урынында ирекле йөри алмый, аларны бюллетеньнәр сакланган сейф бөтенләй күренми торган җайсыз урынга утырттылар, фото һәм видео төшерү тыелган;

– күзәтүчеләрнең кисәтүләре һәм зарлары искә дә алынмый.

Менә шулай барды тавыш бирү. Гәрчә, күзәтүчеләр дим, әмма канун бозуларга бары тик Прохоров күзәтүчеләре генә зарланды. Алар анда икәү иде. Калганнары бик канәгать утырды. Хәтта бар бозуларга шикаять язылган кәгазьне дә имзалаудан баш тарттылар.

Гаҗәпләнеп каравыма, калган намзәт вәкилләре бернинди хокук бозу очракларын күрмәвен әйттеләр. Һичьюгы сайлаучылар санының төрле булуын да күрмисезмени, сез шуңа канәгатьме дип соравыма «Гадел Русия» күзәтүчесе мине сорау алуда гаепләде. Имеш, ул монда үз фиркасе мәнфәгатьләрен генә якларга килгән, калганы аны һич кызыксындырмый.

«Соң, җаным, биредә бит без сайлауның гадел үтүен карарга тиеш», – дигән әрнүле сүзләремә «Гадел Русия» күзәтүчесе үзендә башка максатлар булуын әйтте һәм мине аңа үз карашымны тагарга маташуда гаепләде.

Нәтиҗәдә Михаил Прохоров күзәтүчеләре югарыдагы сайлау комиссиясенә һәм полициягә шикаять юллады. Моңа бернинди дә реакция булмады. Булыр микән – анысына да шикләнәм.

Резидә САФИУЛЛИНА,

Тарих институты фәнни хезмәткәре.

Олуг сайлау уңаеннан халык өмидләре

Янә тавыш бирдек. Бу юлы шушы сайлавыбызның нәтиҗәләрен элеккечә 4 ел түгел, ә 6 ел буе җилкәбездә йөртергә тиеш булабыз. Татарстан, Башкортстан, Мордовия һәм Кавказ республикаларындагы киңкүләм яклауга «рәхмәт».

– Сайлауга барасыңмы? Кемгә тавыш бирәсең?

Соңгы көннәрдә таныш-белешләр минем белән шулай гына күреште. Аннары төп сорау яңгырады:

– Кем Президент булыр икән?

И Ходаем, кем булсын! Путин инде! Иске бер тиен кебек һаман шул Путин.

Моңа ирешү өчен махинацияләр, хәрәмләшүләр, ялганнар, бюллетень ташлаулар – барысы да хәтфәдән юрган булды.

Әмма күпләрнең күңеленә никадәр генә авыр булса да, чынбарлыкны да танырга кирәк – халыкның күпчелеге чыннан да Путинга ышанып тавыш бирә. «Минем танышлар арасында аңа тавыш бирүчеләр булмады», диючеләр урамга чыгып халыктан сораштыру үткәреп карасын. Бауман урамында эшсезлектән интегеп йөргәннәрдән түгел. Әйтик, Максимов урамында яки Фучикта. Шәһәр ошамаса, авылда. Чытыда йә Әлдермештә.

Моның сәбәпләре күп: халык алданган да, буталган да, туйган да. Иң мөһиме – аңа үз сайлавының әһәмиятен, мәгънәсен аңлау мөмкинлеге бирелмәгән. Аның өчен инде барысы да алдан хәл ителгән.

Ни өчен Путин?

Бу сорауга ике төрле җавап аласың. Беренчесе – Путинны сайларга кушалар. Икенчесе –Путинны булмаса, кемне? Башка кандидатлар юк бит, янәсе! Олигархнымы, 1996 елгы сайлауда авызына үзе пешеп төшкән коймакны дә эләктерә алмаган ата коммунистнымы, котырган Жириновскийнымы, әбиләр әйтмешли «ни ултара, ни пултара» булган аумакай Мироновнымы? Ә Путин «пенсияне биреп бара, хезмәт хакын түлиләр». Путин – ул стабильлек. Ә без – стабильлек яклы. Башкалар килсә, сугыш башлана, Алла сакласын! Сугыш кемгә кирәк? Сугыш кирәкми икән, димәк, Путинны сайлыйбыз!

Нәкъ шушы Путин хакимияте вакытында милли мәгарифкә иң зур һөҗүм булганын таныган кешенең дә авызыннан «Ярар инде, аның каравы стабильлек…» – дигән сүзләр сытылып чыга. Шулай булгач, Путинны сайламыйча, кемне сайлыйбыз инде! Бәрәңге белән ипидән аермады бит Путин, сайламыйча тагы! Әле бер танышым сөйләп тора: «Путин үтмәсә, әти урамга мылтык күтәреп Путинны якларга чыгам дип әйтә», – ди.

Бу сайлау таныш безгә. Русия халкы өчен бераз яңалык бу күренеш. Ә без бит инде «стабильлек һәм сугыш булмасын» өчен тавыш биреп пешкән халык. Атларны кичүдә алыштырмыйлар, «иске сәгать дөрес йөри» дип тукылдау безнең инде канга сеңгән.

Русия кат-кат бер кешенең кәнәфидә утыруына тәки ияләнә алмый. Ә без, Татарстан-Башкортстандагылар, инде аңа күптән ияләнгән. Без бит егерме ел бер Президент белән яшәгән халык – тулы бер кеше гомере! Кемдер туган, үскән, укыган, эшли башлаган – ә җитәкче шул бер үк кеше. Затлы, гомергә бер генә ала торган тун кебек. Модадан чыкканын беләсең, ләкин чыгарып ташлап та булмый, нәгъләт…

Рәмис ЛАТЫЙПОВ.

Путинның өченче срогыннан ни көтәргә?

Премьер-министр Владимир Путин өченче срокка Президент булып сайланганнан соң, аннан ни көтәргә? Британиянең «The Economist» журналының күптәнге хәбәрчесе, Русиядәге хәлләрне инде бик озактан күзәтеп килүче Эдвард Лукас, «Азатлык» радиосы сорауларына җавап биреп, соңгы арада реформа таләп итүләр көчәеп китсә дә, Путинның аларны үтәвен көтәргә кирәкми, ди.

– Инде көтелгәнчә, Владимир Путин тагын бер срокка Президент булып сайланды. Хәлләр кая таба бара дип уйлыйсыз?

– Минемчә, Путин бу бәрелештә җиңсә дә, сугышны оттырды һәм ул сугышны ике яклап оттыра. Аның сайлау алды вәгъдәләре үтәлерлек түгел. Бер мичкә нефть бәясе 110 доллар булганда, Путин ул вәгъдәләрен үти алмаячак. Шулай итеп ул үз тарафдарларының күңелен кайтарачак. Протест белдерүчеләрне Русиянең модернизациягә һәм плюралистик сәяси системага таба баруына ышандыра алмавы аның икенче җиңелүе булачак.

– Сәяси элитадагы күпләр, элекке финанс министры Алексей Кудрин кебекләр Путинга реформалар үткәреп икътисадны төрлеләндерергә, нефть һәм газга бәйлелекне киметергә, сәяси системаны ачыграк итәргә кирәклеген әйтеп килде. Сез андый үзгәрешләр мөмкинлеген күрәсезме?

– Әгәр Путин чыннан да реформалар үткәрергә җыенган булса, ул Президент булып утырган сигез елда аның сәяси көче дә, акчасы да чикләнмәгән иде. Әмма ул реформалар үткәрмәде. Соңгы дүрт елда да аның мөмкинлекләре бар иде. Йөртүче урынына утырган кеше реформалар турында сүз сөйләсә дә, реформа булмады. Хәзер инде ул реформалар булыр дип ышануы бик кыен.

– Путинның илне кая таба алып барачагын нәрсәләргә карап чамалап була?

– Ниләр булуын тыштан без яңа хөкүмәтнең ничек төзелүенә карап чамалый алабыз. Аңа динозаврлар, каты кул кешеләре керерме яки Кудрин кебек либерал булып күренүчеләрме? Әмма чын көрәш сәхнә артында барачак, чөнки Путин тирәсендәгеләр һәм Путин артында торучылар бу нәрсәләрдән инде туйган. Алар табигый байлыклардан һәм бюрократик түләүләрдән үзләренә дистәләрчә миллиард доллар китерүче талау машинасы төзегән һәм аны туктатырга теләми.

– Реформаларга нинди дә булса киртәләр бармы?

– Иң мөһиме – һәртөрле чын реформа кануннарның үтәлүен һәм киңкүләм матбугат чараларының бәйсезлеген таләп итү. Кануннарның өстенлеге һәм бәйсез матбугат булу белән Путин һәм аның якыннары турында бик кыен сораулар күтәреләчәк. Алар ничек итеп шулай нык баеп киткән? Барлык акчалар кая киткән һәм шулкадәр күп кешене кемнәр үтергән? Кыяфәт өчен генә түгел, ә чын-чынлап ачык сәяси система урнашу белән кешеләр бу сорауларны күтәреп җаваплар таләп итәчәк.

– Халык арасында реформалар, бүлешү һәм тәэсир мәсьәләсендә бик тирән бүленеш бар. Моның нәтиҗәсе нинди булыр?

– Элита беркайчан да бердәм булмады. Бүленеш һәрчак тирән иде. Ул бераз бүре өерен хәтерләтә. Алар барысы да бер-берсен тешли, әмма барыбер баш бүрегә буйсыналар. Баш бүре хәзер картрак һәм таушалганрак күренә. Хәзер бүре өерендәге кайберәүләр баш бүре булу турында уйлый яки ахыр чиктә башкасы баш бүре булса, миңа начаррак булмас микән дип курка. Гадәттә, сәхнә артында этеш-төртеш бик күп булса да, Путин көчсезрәк күренү сәбәпле, хәзер ул тагын да артты.

– Протест хәрәкәте әле дә шактый көчле, сез дә элитаны буйсынырга теләмәүче итеп сурәтлисез. Алга таба безгә ни көтәргә кирәк?

– Минемчә, буталчык булачак. Оппозициянең җиңәрлек хәле юк. Хакимиятнең дә оппозицияне ныклап бастырырлык мөмкинлекләре юк. Хакимият аларны бастыра алыр дип уйламыйм. Шуңа күрә озакка сузылган һәм нәтиҗәсез көрәш булыр дип исәплим. Иң мөһиме хакимият хәзерге хәлдән чыгу өчен нинди хәйлә уйлап чыгарыр.

Наиф АКМАЛ.

Комментарии