Рафис Кашапов: «Русиягә кайтмыйм!»

Рафис Кашапов: «Русиягә кайтмыйм!»

Татар активисты Рафис Кашапов Русиядән киткән һәм хәзер Украинаның Киев шәһәрендә яши. Аның ни өчен илдән китүе һәм киләчәктә нишләргә җыенуы турында үзе белән сөйләштек.

– Рафис әфәнде, Русиядән ни өчен киттегез?

– Мин Татарстанда яшәгәндә төрле урам чаралары уздырган өчен зур-зур штрафлар түләдем. Атакай бала табу йортларында яңа туган балаларны чукындырып йөргәндә, «Христианизациягә – юк!» дигәнем өчен җинаять эше ачтылар. Миңа шартлы рәвештә ике елга хөкем карары чыгарылды. 282нче маддә нигезендә күп тапкыр мәхкәмә юлларында йөрттеләр. Аннары инде өч елга утыртып ук куйдылар.

7нче февральдә мине күзәтүгә алу буенча мәхкәмә булуы көтелә. Ул бит тиктомалдан гына түгел. Бу карар кабул ителсә, мин аена дүрт тапкыр полициягә барып теркәлергә тиеш булачакмын. «Планета Фитнес» спорт залына абонемент алган идем. Мәчеткә намазга да йөри башлаган идем. Ә күзәтүгә алынсам, мәчеткә дә, фитнеска да бара алмыйм, кибетләргә дә керергә ярамый. Халык күпләп җыелган бер җиргә дә барырга ярамый. Бу бит инде төрмә кебек.

Аннары китәр алдыннан хәбәр алдым: сине Русиядән читкә чыгып китә алмасын өчен күзәтүгә алу карары чыгарылачак, дип әйтте бер кеше. Тикшерү оешмаларына синең төрмәдән язган мәкаләләреңә экспертиза үткәрү өчен вакыт кирәк, диде. Шуңа син читкә чыгып китә алмасын өчен күзәтүгә алырга ашыгалар, диде. Шуңа мин китәргә булдым.

– Ни өчен Киевны сайладыгыз?

– Украинада тугандаш кырымтатар халкы яши. Шул ук украиннар да Русиядәге бөтен асаба халыкларга теләктәшлек белдерә. Беларусия, Балтыйк буе илләренә караганда, украиннар безне яхшырак аңлый, чөнки алар үзләре үк шушы авыр хәлгә төште.

– Киләчәктә Украинада төпләнергә исәплисезме?

– Әле танышлар һәм белгечләр белән ничек һәм нәрсә эшләү турында сөйләшүләр алып барам. Украиннар һәм кырымтатарлар сәяси сыенуны Украинадан ал дип киңәш итә. Кичә генә Польшадан чыктылар, Төркиядән дә шалтыраттылар. Мин әлегә кадәр кайда төпләнәсемне белмим. Кырымтатарларның җитәкчеләре Мостафа Җәмилев, Рефат Чубаров белән дә сөйләштек. Алар: «Сиңа, бәлки, бөтенләйгә Америкага китәргәдер», – дип тә әйтеп алды. Бу эштә аларның миңа булышырдай дәрәҗәле кешеләре бар.

Мин тиктән генә чыгып китмәдем. Русиядә, Татарстанда мин мәгълүмат чараларына бер генә мәгълүмат та бирә алмыйм. Президент посты, тел мәсьәләсендә дә нинди зур проблемалар килеп чыкты, республиканы юкка чыгарырга маташалар. Үзебезнең татар халкын яклап, төрки халыклар турында, мөселманнарның хәле хакында үземнең фикерләрне җиткерергә исәплим. Чит илдә була торып, үземнең җәмәгатьчелек эшләремне киңрәк җәелдерергә исәбем бар. Русиядә яшәүче урысларга да, асаба халыкларга да файдам тияр дип уйлыйм. Уйлап карасаң, төрки халыклар гына түгел, урыс халкы да нык авыр, мескен хәлдә. Навальныйны яклаганнарны, алар арасында күпчелеге урыслар, төрмәләргә ыргыталар. Русиядә халыкка яшәү мөмкинлеге бетте.

Төрмәдә булганда мин өйрәнә, хатлар яза идем. Шушы өч ел эчендә генә дә 1 миллион 200 мең кеше Русияне ташлап чыгып киткән. Мәгълүмат чаралары ирекле, сайлаулар бәйсез түгел. Путинның президент буласы билгеле, ә халык алдында театр уйныйлар.

Русиядә яшәүчеләрнең конституцион һәм ил гражданины буларак хокукларын яклауны, иң беренче чиратта татар халкының хокукларын яклауны үз эшчәнлегемдә беренче урынга куям.

– Мәхкәмәдә сезне күзәтүгә алу мөрәҗәгате кире кагылса, барыбер Русиягә кайтмыйсызмы?

– Кайтмыйм! Миңа мәгълүмат биргән кеше: «Син йә утырасың, йә сине үтерәләр!» – диде. Икесенең берсе. Төрмәдә утырганда мин аны үзем дә күрдем, чөнки соңгы ай калганда мин исерек кеше кебек диварларга тотынып йөрдем. Баш әйләнеп егылырга аздан гына калды. Шуннан соң мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәсми булмаган хат җибәрттердем. Аллаһның рәхмәте яусын, кешеләр миңа ярдәм иттеләр. Татарстан Президенты Коми республикасы башлыгына хат җибәрде. Анда минем төрмәдә утыруым, конституцион хокукларым бозылу турында һәм үз контролегезгә алыгыз дигән үтенеч язылган иде. Шуннан соң мин утырган Ухта шәһәрендәге 19нчы колониягә ФСБ, прокуратура, тикшерү комитеты, хокук яклаучылар, хәтта Коми Республикасының мөфтие дә керде. Аны да минем белән очраштырдылар. Әнә шулай итеп минем хәл әйбәтләнде. Бәлки, минем ризыкка берәр нәрсә ташлаган булганнардыр.

– Гаиләгез Татарстанда калдымы?

– Кайдадыр төпләнгәч, хатынымны, балаларымны алып китәчәкмен. Мин бит массакүләм мәгълүмат чараларына дип төрмәдән хатлар җибәреп тора идем. Соңгы бер елда минем җибәрелгән хатлар чыкмады, чөнки гаилә әгъзаларым, якыннар курыктылар. Шушы миннән килгән хатны матбугат чараларына тараткан өчен, ФСБ хезмәткәрләре өйләргә кереп тикшерүләр алып бардылар. Минем әйберләрем мәгълүмат чараларында чыкмасын дип, кызым белән улыма да, хатыныма да бернинди тынычлык булмады. Башка якыннарыма да басым көчле булды. Алар мин язган 15ләп хатны саклап барган. Мин ул хатларны әкренләп мәгълүмат чараларына таратырмын дип исәплим, чөнки аларны бастырып чыгару минем өчен бик мөһим.

Эт өрә, бүре нишли?

АКШ финанс министрлыгының ил Конгрессына әзерләгән «Кремль хисабы» дигән исемлек дөньяга чыгуга, Русиянең гаммәви матбугат чараларында шау-гөр килеп фикер алышу башланды. Анда безнең биш татарыбыз да бар.

Бу мәсьәлә Путинның киләсе сайлауларга тәгаенләнгән ышанычлылары белән очрашуда да күтәрелде. «Эт өрә, кәрван йөри», – диде Путин. Горурлык хисе күкрәгемә тулып, кая ташып чыгарга белми торгач, мин аны, гадәтемчә, ак кәгазь өстенә түгәргә булдым. Дөрес, безнең якта әлеге мәкальне «Эт өрә, бүре йөри» дип тә әйтәләр. Бүгенге вазгыятькә ул ныграк та туры килә, минемчә. Ни генә булмасын, ике вариант та безнеке! Юл чатында ләң-ләң өреп торучы әнчек кыяфәтендә күз алдына килде дә басты инде Әмерикә, тәгәрәпләр генә китим! Бүре – ә инде Путин кебек колачны киң алсак, кәрван! – аны искәрмәскә дә тиеш иде кебек, кибаранә кыяфәттә юлны дәвам итәргә генә дә бит… Ә монда шундый шау-шу… Ачыргалану, еламсырау, бер-берсен юату, янәсе, мондый исемлек АКШның үзенә генә зыян китерәчәк. Ә без, мать-ти-ти, тагын да ныгый гына төшәрбез, дөньяның бугазына басарбыз. Соң, алай булгач, атла инде үз юлыңнан, игътибар итмә ләң-ләң килгән әнчеккә.

Бераз күләгә төште, әлбәттә, горурлыкка. Путинның «Без алга ыргылырга тиеш!» – дигән өндәвеннән соң гына күңел тагын күтәрелде. Кәрванның алга ыргылуын мин, күпме көчәнсәм дә, күз алдына китерә алмадым алуын; сүз әлеге дә баягы бүре хәзрәтләре турында бара иде булса кирәк. Әйе, ул ыргылырга да, олы сикереш ясарга да бик маһир. Тамагы да ач булса, Алла сакласын. Ә тамагы аның һәрвакыт ач була гадәттә. Үлеп ятканда да бүренең ике сарык буарлык хәле кала, дигән безнең борынгы бабайлар. Алар бүре белән янәшә яшәгән – белми-күрми генә әйтмәгәннәрдер. Ә эт нәрсә, өрә бирсен, әле бит ул якында да түгел, әллә кайда океан артында.

Ничек горурланмыйсың!

Шулай ләззәт кичереп ятканда, башка янә бер вафа төште бит: нишләп исемлектә Путинның үзе юк? Монда Русиянең иң кодрәтле, иң бай кешеләре бергә тупланган ләбаса, ә юлбашчы үзе исемлектән сәер генә төшеп калган. Мондый сорау минем генә башка килмәгән икән, ышанычлы кемсәләрнең берсе очрашуда бу турыда кызыксынмый калмады. «Обидно, слюшай…» – диде Путин кавказ акценты белән. Шаяртты. Ләкин һәрбер шаяртуда үзегез беләсез нәрсә барын. Хакыйкать үк булмаса да, шуңа охшаш нидер чагылып китә анда гадәттә. Безнең дә күңелдә бераз юшкын калды. Исемлектә бит Русия хөкүмәтенең барлык әгъзалары, Дәүләт Думасы җитәкчелеге, кыскасы, элита! Ә Путинны аерып калдырганнар. Әллә соң эт дигәнебез дә аңа өрергә курка микән? Җылы дулкын булып, күңелне тагын горурлык хисе биләп алды.

Эльвира Нәбиуллина өчен генә бераз борчылып куйдым ләкин. Нигә бу безнең белән түгел, дип исемлектәгеләр аңа кырын караса? Аның чын асылыннан шикләнсәләр? Исбат итеп кара аннары үзеңнең дөя түгел икәнеңне!

«Бу кешеләрнең һәрберсе артында илебездәге гади ватандашлар, хезмәт коллективлары, сәнәгатьнең бөтен тармаклары тора, 146 миллион халыкны тәшкил итүче барыбызны да ниндидер исемлеккә керткәннәр», – диде Путин үз ышанычлыларына. Монда инде бөтен Русия, күкрәк киереп, горурланып куйгандыр. Исемлектә без барыбыз да икән бит! – Путин да, мин дә, син дә, Мөхәммәтәмин дә… Беребез дә моңаеп читтә калмаган. Күздән яшьләр килде перәме. Бергәлек хисе гаҗәеп нәрсә ул.

Ничек горурланмыйсың!

Ләкин минем өчен иң нык горурлык – исемлектә үз татарларымызның булуы. Наил Маганов, Айрат Шәймиев, Радик Шәймиев, Альберт Шиһабетдинов, Рөстәм Сүлтиев… Боларга бүгеннән үк Татарстанда берәр урын табып һәйкәл куярга иде бит. Югыйсә, Татарстанны дөньяда танытырга кирәк дип күпме лаф ормадык, ә болар тавышланмый-нитми генә менә шундый ыргылышка, сикерешкә әзерләнеп яткан. Ай-һай-һай! Совет заманында Татарстанда чыккан нефть белән горурланып, Сибгать Хәким болай дип язган иде:

Бер горурлык хисе яна миндә,

Эчтән бәреп яна битләрдә.

Сөйләр идем аны дөньядагы

Барлык-барлык парламентларда.

Бу абзыйлар, үзләре дә сизмичә шагыйрьнең васыятен үтәп, битләрендәге эчтән бәреп янган хисне парламентларсыз-нисез генә бөтен дөньяга чәчтеләр.

Ничек горурланмыйсың!

Иң мөһиме – татарны Әмерикәдә дә беләләр!

Үз тирәмдәге кешеләрнең аена 10-15 меңнән артык акча алмый эшләвен белгәнгә, Татарстандагы уртача хезмәт хакының утыз меңгә якынаюын ишетеп бик гаҗәпләнгән идем. Дөньякүләм танылган мондый абзыйлар булганда әлеге күрсәткеч илле меңгә якынлашса да гаҗәпләнмәм хәзер. Иң мөһиме – татарны Әмерикәдә дә беләләр!

Дөрес, безнең халык арасында элек тә байлар булган. Хөсәеневләр, Рәмиевләр, Апанаевлар, Юнысовлар… Тик аларгамы әлеге абзыйларга җитәргә! Дөнья банкларында Әмерикә күзенә чалынырлык акча әйләндерү аларның төшләренә дә кермәгән. Гел вак-төяк белән шөгыльләнеп ятканнар бичаракайларым – татар мәктәпләре, мәдрәсәләре ачып, анда меңләгән шәкерт укысынга акча сарыф итеп, мәчетләр салдырып, милли матбугат, нәшриятлар булдырып…

Нигә мин боларны искә төшердем әле? Ул вакытта бит бездә нефтьнең исе дә булмаган. Хәзер заман башка – малыңнан милләтен сорамыйлар. Ул барыбер иртәме-соңмы бүтән милләт кесәсенә керәчәк. Ә хәзергә исемлектәге бу биш кеше артында без торабыз – бөтен татар милләте! Горурланырга кирәк.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА,

язучы

Комментарии