- 06.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №4 (2 февраль)
- Рубрика: Архив
Президент Д.Медведев 2011 елга үзенең юлламасында социаль мәсьәләгә аеруча басым ясады. Бигрәк тә балалар сәламәтлеген саклау һәм алар хокукын яклау буенча тәгаенләп чыгыш ясады.
Без шундый инде: авырып китеп хастаханәгә кергәч яки урынга егылгач кына, сәламәтлек искә төшә. “Терелеп чыккач, тормыш кадерен белер идем”, – дип уйлыйбыз. Кызганыч ки, күп очракта соң була: я гомерлеккә бу чирдән котыла алмыйсың, я өеңне даруханәгә әйләндерәсең. Дару алырга акчаң булса, билгеле.
Үзең чирләгәнгә караганда, балаң яисә оныгың авырып китү бигрәк тә борчуга сала. Нишләргә белмисең.
Берничә еллар элек Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы “Татарстан Республикасы балалары сәламәтлеге” дигән программа эшләде. Аның төп юнәлешләре дә билгеләнде, ләкин эчтәлеге белән танышып чыккач, конкретлык булмавы күзгә ташланды. Укучыларның сәламәтлеге торышын тикшерү, комплекслы чаралар күрү, кадрларны яңадан әзерләү системасы булдыру, матбугатта чагылдыру, алдынгы тәҗрибәне башка мәктәпләргә җиткерү һәм башкалар. 4-5 ел буена шул программа нигезендә мәктәпләрдән һәм укытучылардан кәгазь җыйдылар, нәтиҗәдә, бернинди дә үзгәреш сизелмәде. Ишетүем буенча, күп кенә мәгариф җитәкчеләре диссертация яклады, тагын да югарырак үрләделәр. Кәгазьләр өеменең файдасы шул булды.
Безнең авторитар мәгариф системасы һаман шул элеккеге стереотиплардан арына алмый: бер проблеманы күтәреп алган булабыз, девиз куябыз, язабыз, сызабыз, бозабыз, исәп-хисап тотабыз, тәҗрибә дә уртаклашкан булабыз, сөенешеп мактыйбыз, коры сөйләшүләр генә кала, нәтиҗәсе юк, өч-дүрт елдан онытыла, яңасы калкып чыга.
Әлбәттә, балалар сәламәтлеген мәгариф системасына гына аударып калдыру дөрес булмас. Аның өчен җәмгыять һәм гаилә бөтен көчен куярга тиеш. Мәктәптә: “Сәламәт бул, наркотик, спиртлы эчемлек кулланма, спорт белән шөгыльлән” дип сөйләп кенә яки аларга карата мөһим чаралар үткәреп кенә, бернәрсә дә үзгәртеп булмый. Тәрбия, сәламәт яшәү рәвеше турында мәктәптә биргән белемнәр урамда, гаиләдә бик тиз юкка чыга. Чөнки җәмгыятебез үзе сәламәт түгел, дәүләт тарафыннан мәгарифкә, мәдәнияткә һәм медицина хезмәте күрсәтүгә сыкканнан соң калган акча гына бүленә.
Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре һәм сәламәтлек министрлыгы наркотик матдәләр куллану ни дәрәҗәдә таралуны өйрәнү максатыннан, тикшерүләр үткәрә башлады. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, Казан шәһәрендә 14-15 яшьлекләрнең 17%ы наркотик матдәләр, малайларның – 46, кызларның 36%ы спиртлы эчемлекләр куллана. Тәмәке тартуны сөйләп тә, язып та торасы юк. Бу мәсьәлә буенча Русия дөньяда беренче урында, эчүчелек буенча да бер илгә дә бирешми. Авыл мәктәпләрендә дә спиртлы эчемлекләр куллану күзәтелә, сыраны исәпкә дә кертмәскә була. Мәктәптә укуга сәләтле балалар саны елдан-ел кими бара.
Бу юлларны язганда, үземнең буын кешеләре искә төшә. 1950-51 елларда беренче сыйныфка укырга кердек. Сугыштан соңгы авыр еллар: кияргә кием, ашарга ризык җитми, әти-әниләр, аннан-моннан он табып, өшегән бәрәңге кушып, кәлҗемә пешерә. Иртән әзрәк кенә капкалап, ике-өч кабымлыгын көндез ашарга дип, мәктәпкә алып киләбез. Мондый зур бәхет бар укучыга да тими.
Күбесенең ул да юк, гаиләсе ишле. Класста күп баланың аяк киеме юк, мәктәпкә килгәндә әтисе яки әнисе чанага утыртып алып килә, аннан яланаяк йөри. Көзен дә, кышкы салкында да бәдрәфкә чыкканда да шул рәвешле йөгерә. Шуңа карамастан авырган яшьтәшләремне хәтерләмим. Дәрес калдыручылар булмады, сирәк-мирәк кызамык белән чирләүчеләр яки күз авыруы белән интегүчеләр бар иде. Медицина хезмәткәре көн дә мәктәптә була, күзгә дару сала, башка ярдәмен күрсәтергә тырыша. Хәзер аларны мәктәптә елына бер-ике генә күрәсең.
Үзем мәктәптә 43 ел укыттым. Күпме укучыга белем биреп чыгарырга туры килде, барысы да күз алдында. Тормыш яхшырган саен, балалар сәламәтлеге начарлана килде һәм бүген кайбер мәгълүматларга караганда, 80-90% укучыларның сәламәтлеге начар, шулкадәр үк егетләр хәрби хезмәткә яраксыз, күбесендә чирләр бәйләме. Мондый хәлнең килеп чыгуын дәүләт тә, ата-аналар да, укытучылар да искәрмәде, әһәмият бирмәде. Сәбәп нәрсәдә соң? Күпчелек кеше балаларның сәламәт булмауларын бүгенге икътисадый торгынлыктан күрә. Имеш, ашарга җитми, азык-төлектә витаминнар юк, дарулар кыйммәтләнде һәм башка сәбәпләр таба. Күпчелек кеше тормыштан зарлана, төшенкелеккә бирелә, хөкүмәтне тирги, тора-бара үзе чиргә сабыша. Узган гасырның 50нче елларында, әйтеп киткәнемчә, бүгенге көннән 4-5 мәртәбә начаррак иде. Зарланучы булмады, киләчәктә яхшырыр дип өметләнде. Шул вакыйгалар белән чагыштырганда, бүген кеше рәхәткә чыдый алмый. Ашый, симерә, йоклый, хәрәкәтләнми, спорт белән шөгыльләнми, физик эштән баш тарта. Шуңа карап, баласы да үрнәк алып үсә. Бүген авылда урамда чаңгыда, тимераякта йөрүче баланы күрмисең. Төрле хәрәкәтле уеннар онытылды. Көне буе диярлек телевизор яисә компьютерда күзе күрми башлаганчы утыра. Минемчә, сәбәпне башкадан эзләргә кирәк. Аларны ачыклау өчен, балаларның үзләренә мөрәҗәгать итик. Лаеклы ялга чыкканчы, җәмгыять белеме дәресендә анкеталар һәм тестлар тутырта идем, шулар һаман да сакланып калган. Җаваплар бүгенгә дә тәңгәл килә, бернинди үзгәреш юк.
10-11 сыйныфларда балалар сәламәтлегенә кагылышлы сораулар тәкъдим ителде. “Балаларның еш авыруын, сәламәт булмавын нәрсәдән күрәсең?” – дигән сорауга җавапта укучыларның 26%ы экология проблемасын күрсәтә. Мәсәлән, “Җирдәге барлык химик калдыклар һавага, суга тарала, кеше организмына үтеп керә һәм авыруга әйләнә. Шулай ук чит илдән кертелгән азык-төлек, кием-салымнарда зарарлы матдәләр бар”, – дип яза. Ә икенче укучының җавабы шомландырырлык һәм уйландырырлык та: “…күп кенә кызлар тәмәке тарта яки аракы, сыра эчә, наркотик куллана. Шуңа күрә алардан гарип яки чирләшкә балалар туа. Минем әни аларның берсен дә кулланмаган һәм кулланмый, шунлыктан мин сәламәт, бертуганнарым да чирләми”. Күпчелек укучы баланың сәламәт булмавын ата-анадан күрә. 25-30%ы финанс яктан, акча җитмәүдән, дөрес тукланмаудан, гаиләдәге конфликттан дип яза. “Иртән торгач, физик күнегүләр ясыйсызмы?” – дигән сорауга 98%ы “Юк”, – дип җавап бирә. Малайларның – 45%ы, кызларның 12%ы спиртлы эчемлекләр кабып яки эчеп караганы барлыгын әйтә. Күбесе киләчәктә кулланмаячакларын искәртеп куя. Наркотик кулланучы юк, тәмәке тартучылар – 8%. Телевизор карау мәсьәләсенә килгәндә, көненә 3-4 сәгать каравын белдерә.
“Сәламәт, чиста күңелле булу, авырмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?” – дигән сорауга җаваплар төрлечә: “Спорт белән шөгыльләнергә һәм үзеңне чыныктырырга. Гаиләдә тынычлык сакларга, табигатьтә күп булырга, яшелчә, суган, сарымсак ашарга кирәк”, – дип язалар. Җаваплардан күренгәнчә, укучылар сәламәтлекнең ата-анага һәм һәр кешенең үзенә бәйле икәнен яхшы аңлый. Мәктәпкә һәм укытучыларга карата бернинди дә тискәре фикер, гаепләү юк, киресенчә, мәктәпнең дәресләрдән соң буш вакытны файдалы үткәрергә ярдәме бар икәнлеген күрсәттеләр. Кызганыч, бер генә укучы да физик хезмәт белән шөгыльләнүнең кирәклеге турында әйтми. Анкетадагы җавапларга нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк:
1. Сәламәт тормыш рәвешен киң пропагандалау: озак яшәүче әбиләр, бабайлар белән очрашу, танылган спортчыларны чакырып кичәләр уздыру, барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, сәламәт кешегә әверелгән, көчле ихтыярлы кешеләр белән фикер алышу оештыру.
2. Ата-аналарга сәламәтлекнең һәр гаилә әгъзасына кирәклеген төшендерү. Шуңа күрә һәркем үз гаиләсенең сәламәтлеге турында кайгыртсын иде. Һәр ата-ана моны үзен сәламәтләндерүдән башласын. Моны бернинди акчасыз да гамәлгә ашырып була. Гаиләдә үзара мөнәсәбәттә психологик киеренкелек тудырмыйча, милли, рухи, физик тәрбия бирүдә ярдәм күрсәтү кирәк. Исерткеч эчемлекләр куллана торган гаилә тормышын җайга салу өчен, укытучылар, медицина хезмәткәрләре, киң җәмәгатьчелек вәкилләре алар белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә тиеш. Өлкән кешегә аның эчкече булуы баланың бөтен тормышында ничек чагылыш табасын төшендерергә.
3. Ата-аналар балаларны җиңелчә физик хезмәткә күбрәк тартырга, дөрес тукландыруга игътибар итәргә тиеш. Балаларны кече яшьтән үк яланаяк йөртүгә әһәмият бирергә.
Укытучыга да үз сәламәтлеге хакында кайгырту мөһим. Әйе, аның эше җиңелләрдән түгел, бу хакта уйларга да вакыт калмый. Хәзер элек булган ял йортлары, санаторийлар, туристик сәяхәтләр – сагынып сөйләргә генә кала. Берәр укытучының бүген чит илгә сәяхәт иткәнен яисә курортка барганын ишеткәнегез бармы? Хәтта Русиянең кайбер өлкәләрендә дару алырга акчасы булмыйча җан тәслим кылган укытучылар да булды бит. Сугыш елларында да мондый хәлнең булганы юк иде. Өстәвенә, укытучы нервысын, психикасын туздыру йөзеннән, БДИ үткәрә башладылар. Аттестация чорында, мескен, ул чиргә сабыша.
Хөкүмәт җитәкчеләре һәм түрәләрнең шуны аңлавы зарур: сәламәт бала каршында сәламәт укытучы басып торырга тиеш. Җәмгыятьнең бүгенге халәте кешегә, аның сәламәтлегенә нык игътибар таләп итә. Колачлы эшләр башкарганда, бигрәк тә яшь буынны формалаштырганда, иң беренче чиратта, кешеләр аңын үзгәртүдән, аларга яңача тәрбия бирүдән башларга кирәк. Күп кенә алга киткән илләрдә үзгәртеп корулар чорында кешеләрнең тормышына авырлык килмәсен, алар сәламәтлеге какшамасын дип, чаралар күрәләр, чит илләрдә ял итәләр. Әйткәнемчә, укытучы халкының мондый оҗмахка эләккәне бик сирәк, булганнары да шул тормыш иптәше яңа байлар катлавыннан булса гына. Мин дә дүрт дистәдән артык балаларга белем-тәрбия биреп, бары тик бер тапкыр гына санаторийда булдым, анысы да совет чорында.
Авыру яки сәламәт булмаган укытучыдан эш таләп итеп булмый. Укучылар белән беррәттән, укытучылар сәламәтлеген яхшырту, социаль яклау чаралары буенча программа эшләп, конкрет эш башкарырга кирәк. Президент юлламасындагы сүзләр, проектлар, чыннан да, тормышка ашсын.
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
СҮЗ УҢАЕННАН: Русиядә сәламәт укучылар нибары 21,4 процент кына. Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова шулай дип белдерде. Мәктәп яшендәге балаларның 58%ы – амбулаториядә, ә 20,6% укучы стационарда дәвалануга мохтаҗ.
Санкт-Петербург институтлары тикшеренүләренә караганда, балаларның 19,4%ы сәламәт режим белән яши, 10,9%ы спорт белән актив шөгыльләнә. Ә балаларның 13,2%ы физик күнегүләрне үз итми. 26,8% укучы йокларга бик соң ята.
Министр мәктәпләр арасында физкультура дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән Бөтенрусия конкурслары оештырырга тәкъдим итә.
Комментарии