Элек «фермер» сүзе – сүгенү сүзе кебек иде…

Элек «фермер» сүзе – сүгенү сүзе кебек иде…

Авыл җирендә иң актив, эшлекле, булдыклы кешеләр кемнәр? Әлбәттә, яшәгән җирлектә нинди дә булса шөгылен булдырып, үз көнен үзе күрүчеләр. Алай гына да түгел, андыйлар башкаларга да эш урыннары тудыра, үзләренең тормыш итү рәвешләре белән авылларны да яшәтәләр…

Тарих китапларыннан укып белгәнебезчә, элек, октябрь инкыйлабыннан соң, колхозлашу чорларында андый булдыклыларны «кулаклар» дип атаганнар. Барлык кешеләрне тигезләштерү режимын алга сөргән җәмгыятьтә аларны нәселләре белән корытырга омтылыш булуы мәгълүм.

Инде соңыннан, совет чоры таркалган елларда, янәдән авыллардагы эшлеклеләр хәрәкәте башлана. Бу юлы инде авыл хуҗалыгы тармагы эшмәкәрләрен фермерлар дип атыйлар. Бүген әлеге сүз, ниһаять, мәгънәсе ягыннан җәмгыятьтә лаеклы урынын тапты кебек. Тик, 1990нчы еллар башында, әле фермерлык хәрәкәте башланган гына вакытта, «фермер» төшенчәсенә шактый кеше шикләнеп, кемнәрдер каш җыерып карый иде. Хәтта, аны сүгенү сүзе кебегрәк кабул итүчеләр булды. Аеруча җитәкчелек: җирле хакимият һәм авыл-хуҗалыгы оешмалары директорлары, колхоз рәисләре тыныч кына кабул итә алмады фермерлык хәрәкәтен. Чөнки, фермерлар җир алып, аерылып чыгучылар бит. Бу – күмәкләшеп яшәүче колхоз-совхозлар эшенә комачаулык тудыра. Андый аерылып чыгарга омтылучыларга хуҗалык рәисләре: «Белер-белмәс, йөрделәр инде, кычытмаган җирләрен кашып!» – дип кенә җибәрә иде.

Ничек кенә булмасын, эволюция үз юлы белән бара. Шәхси милекчеләрдән башка үсеш була алмый. Фермерлык хәрәкәте дә, хәзер инде киң җәмәгатьчелек аңында ныгып, җәмгыятьтә үзенең лаеклы урынын алды. Тиздән, 2021нче елның февраль аенда, Татарстанда да фермерлык хәрәкәте башлануга 30 ел тула. Шул вакыт эчендә республикада фермерларның дәрәҗәләре шактыйга күтәрелде, дияргә мөмкин. Әлбәттә, беренче чиратта, алар үзләре, тырыш хезмәтләре бәрабәренә, күтәрделәр ул дәрәҗәне. Дөрес, ниһаять, ил күләмендә фермерлар мәнфәгатьләрен яклаучы шактый законнар да кабул ителде. Хәзер инде җирле хакимият җитәкчеләре дә аларга борын чөеп кенә карый алмый. Дөресрәге, карый алмыйлар диярлек. Чөнки, кызганычка каршы, әле дә аерым җирлекләрдә фермерларны кимсетергә, санга сукмаска тырышу омтылышлары очрап тора, анысы.

Хезмәт белән чыныгып үскән әлеге «җир кешеләре», гадәттә, сабыр, түзем. Алар юкка-барга зарланып, шаулап йөрми. Алар эш белән мәшгуль.

Инде агымдагы елда фермерларның, авыл җирлекләрендә үз кәсебен булдырып көн күрүче актив, эшлекле затларның ил табынына керткән өлешләренә игътибар итеп китик.

– Алар ел саен җитештерү күрсәткечләрен 15-18 процентка арттыра бара, – дип, нәтиҗә ясый Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов. Тулаем аграр тармакта быел үсеш 6 процент булганын исәпкә алганда, авыл эшлеклеләренең өлеше шактый зур икәнлеге аңлашыла. Традицион юнәлешләр – игенчелек һәм ит-сөт җитештерүдән тыш, соңгы елларда республикада фермерлар тарафыннан сарык, ат үрчетүгә, кошчылыкка һәм җиләк-җимеш үстерүгә игътибар көчәя бара. Аграр министр сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда 3 меңнән артык фермер хуҗалыгы эшләп килә икән.

– Һәрхәлдә, министрлык шул чаклы фермерга субсидияләр бирә. – ди Ришат Хәбипов. – Шуларның 1384енә төрле программалар буенча грантлар өләшенде. Мисал өчен, быел «Эшен башлаучы фермер» программасы буенча тулаем күләме 260 миллион сумлык 66 грант, «Агростартап» буенча – 289 миллион сумлык 64 грант тапшырылды. Болардан тыш, «Гаилә фермалары» программасы нигезендә 350 миллион сумлык, «Кооперативларны үстерү» максатында 478 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде. Тагын шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда сыер санын 5 башка чаклы арттырырга теләүчеләргә сарай төзергә 200 мең, әгәр инде 3 тән 8 башка кадәр җиткерергә ниятләсә – 400 мең сум акча бирелә.

Сүз дә юк, хәзер дәүләт тарафыннан фермерларга, авыл җирлегендә үз эшен башларга теләге булганнарга саллы гына ярдәм күрсәтелә. Әнә бит, шәхси ярдәмчел хуҗалыгында терлек асраучыларга да, аз күләмдә булса да, 5 төрле программа нигезендә акчалар өләшенә. Мәсәлән, бер сыер асраса – ике мең, ике сыер булса – һәр баш өчен өчәр мең, өч баш һәм аннан да күбрәк сыерга – дүртәр мең сум күләмендә субсидияләр бирелә. Һәр баш савым кәҗәсе өчен андый ярдәм 500 сум күләмендә каралган. Мөгезле эре терлек сатып алган очракта да, һәр килограммына 40 сум күләмендә компенсация каралган. Шул рәвешле, быел гына авылда мал-туар тотучыларга 265 миллион сумлык ярдәм таратылган.

Дәүләт тарафыннан бирелә торган әлеге ярдәмнәрнең нәтиҗәсе дә күренә кебек. Аграр министр урынбасары аңлатуынча, шул өләшенгән грантлар, субсидияләр ел саен авыл җирендә 500дән артыграк яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итә икән. Һәм, сыер саны да ел саен 4 мең башка якын арта бара, ди.

Әлбәттә, күркәм күрсәткечләр! Ләкин, инде грантлар турында сүз чыккач, шунысына да игътибар итми мөмкин түгел. Быел «Агростартап» программасы буенча дәүләт ярдәмен алырга теләк белдереп, конкурста 300 фермер катнашкан иде. Аларның 162се җиңүче дип табылды. Әмма, коронавирус, пандемия һәм башка көтелмәгән сәбәпләр аркасында чыгымнар артканга күрә, бюджетта акча кимегән. Конкурста җиңүчеләрнең барысына да җитәрлек булмады. Нибары 64 фермер белән генә килешү төзелеп, грантлар тапшырылды. Ә калган 98 фермер, «Агростартап» программасында җиңүче булса да, акчасыз калды.

– Сарымсак үстерү проекты белән катнашкан идем «Агростартап» программасы конкурсында, – ди Әлки районы фермеры Павел Савинов. – Конкурс шарты буенча, крестьян-фермер хуҗалыгы 6 айдан артык эшләгән булырга тиеш түгел бит. Шунлыктан яңа КФХ ачып, пай җирләрен рәсмиләштереп, бизнес-планнар төзеп һәм тагын бер кочак документлар тутырып йөрдем. Ул Казан белән ике арада гына ничаклы чабарга туры килде. Әле конкурс шартына туры килсен дип, арендага склад бинасын да алдым. Барысы да акча сорый бит. Ничаклы мәшәкать аша уздык. Һәм… файдасызга! Конкурста оттым, тик акчасы булмады. Хәзер ул КФХны кире яптым инде.

Павел Савинов шулай моң-зарын сөйләсә дә, ачуланып, зәһәрләнеп әйтмәде. Тыныч кына бәян итте. Әйтәм бит, фермер халкы сабыр, түзем ул! Һәм, тагын да мөһимрәге: гадәттә, фермер дәүләттән акча алыр өчен генә эш башлап йөрми. Киресенчә, ярдәм булмаса да, үз эшен дәвам итә. Павел да КФХны ябып куюга карамастан, шәхси ярдәмчел хуҗалык буларак, 6 гектар мәйданда орлыкка сарымсак утырткан. Хыялы – киләчәктә сарымсак мәйданнарын 20 гектарга җиткерү.

Шул ук Әлки районында конкурсны отып та, акчадан мәхрүм калган икенче фермер – Энже Гобәйдуллина. Гомумән, Гобәйдуллиннар 4 туган икән. Ә Энже шуларның берсенең хатыны. Гобәйдуллиннар, берничә КФХ буларак, берләшеп эшли. Энженең абыйсы Булат Шәрипов исә, төп оештыручы, идеолог. Миңа шул Булат белән әңгәмә корырга мөмкинлек туды.

– Без атчылык белән шөгыльләнергә ниятләдек. «Агростартап» программасында шул юнәлештәге бизнес-проект белән катнаштык, – дип сөйли Булат Шәрипов. – Конкурста 3 миллион сум күләмендәге грантны оттык. Тик безгә акча җитмәде. Грант акчасына өметләнеп, аз гына алданрак кредит алган идек. Атларны сатып алып, кайтарып та куйдык. Хәзер менә кредит бурычына батып калдык инде. Түли алмагач, 5 атны кире кайтарып бирергә туры килде.

Ләкин, бу фермерлар да авырлыкларга бирелә торганнардан түгел икән. Калган 39 баш бияне асрауны дәвам иткәннәр. Алар инде хәзер колынлаган. Бүген 70ләп баш атлары бар. Ачкан КФХны да кире ябып куярга ашыкмаганнар. Һәм, бик дөрес эшләгәннәр, дияргә мөмкин. Чөнки, яңа кагыйдә нигезендә, алар шул ук КФХ белән 2021нче елда үткәреләсе «Агростартап» программасы конкурсында да катнаша алачаклар. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов шундый яңалык әйтте:

– Моңарчы гамәлдә булган кагыйдә шартлары буенча, конкурста 6 айга чаклы гына эшләгән КФХлар катнаша ала иде. Быел бу шарт төшереп калдырыла.

Димәк, узган елда ачылган КФХлар да конкурста катнашу хокукына ия, дигән сүз. Ә бу программалар: «Агростартап» та, «Кооперативларны үстерү», «Гаилә фермалары» да киләсе елда, шулай ук, гамәлдә булачак икән. Бары «Эшен башлаучы фермер» программасы гына бетәчәк. Дөрес, киләсе елда да эшләячәк программаларның финанслану күләме генә әлегә куанырлык түгел. Мисал өчен, «Агростартап» программасына 130 миллион (быел 289 миллион сум бирелгән), «Кооперативларны үстерү»гә – 146 (быел 478 миллион сум бирелгән), «Гаилә фермалары»на – 250 миллион (быел 350 миллион сум бирелгән) сум каралган.

– Ул ел саен шулай: алдан суммалар азрак күләмдә билгеләнә, соңыннан арттырыла төшә, – дип, аграр министр урынбасары Ришат Хәбипов дәүләт ярдәменә өметләрне көчәйтеп җибәрде.

Шулай булсын иде инде, арттырылсын иде дәүләт тарафыннан фермерларга, авыл җирлекләрендәге эшлекле кешеләргә бирелә торган ярдәм күләме. Югарыда бәян ителгән Әлки районы фермерлары Гобәйдуллиннар да, Савинов та, тагын, конкурста отып та, мәхрүм калган 96 фермер – барысы да лаек ул грант акчаларына. Ришат Хәбипов үзе дә әйтеп тора бит:

– Акча ала алмасалар да, фермерлар эшләрен туктатмады. Күбесе үз юнәлешләрен дәвам итә, – ди. Дөрес, «көтүдә бер пычрак сыер» дигән кебек, грант алучылар арасында да, сирәк-мирәк, җавапсызлар, намуссызлар очраштыргалый икән. Дәүләт ярдәмен алып та, килешенгән шартларны үтәмәгән 35 фермердан быел суд аша акчалар кире кайтарылган. Ә таләпләрне катгый бозган берничә фермерга җинаять эше дә кузгатылган. «Грант акчаларын максатчан кулланмаган фермерларга», – дип төгәллек кертә Ришат Хәбипов.

Сүз дә юк, дәүләттән ярдәм алу гына түгел, фермерларның үзләре тарафыннан җаваплы караш та булу – актуальлеген югалтмый.

Дәүләт ярдәме алучы фермерларның һәммәсен киләсе елдан бер яңалык та көтә икән: барлык отчетлар бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә башлаячак. Ягъни, һәр фермерга үзендә компьютер булдырып, анда эшләргә өйрәнү мәҗбүри. Отчетларны махсус формаларда тутырып, үзләре интернет аша тапшырырга тиеш булалар. Монысы инде цифрлаштыруга күчү галәмәте. Дөресрәге, цивилизация таләбе, дияр идем.

Әлбәттә, мондый яңалык фермерларның берникадәр өлешенә өстәмә кыенлык тудырачак. Алар арасында компьютер белән дус булмаганнар да бар бит. Әмма, көчле рухлы, авырлыклар алдында баш ияргә күнекмәгән фермерлар бу кыенлыкны да зур мәшәкатьләрсез генә җиңеп чыгарлар дип ышанасы килә. Яңа ел гына хәвеф-хәтәрсез, уңышлы булсын!

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии