Ни генә күрми ир-егет башы

Әфган сугышыннан калган йөрәк яралары беркайчан да онытылмас, үзе турында гел искә төшереп торыр кебек. Сезгә Әфган сугышы корбаны булган абыем турында сөйлисем килә.

Нәфис Самат улы Сабитов 1964 елның 1 гыйнварында дөньяга килә. Уйнап, укып, баһадир егет булып үсеп җитә. Кулыннан килмәгән эше булмый аның. Кызлар да бик ярата, үз итә аны. Әнисенә зур ярдәмче, апасы һәм энекәшенә үрнәк абый була. 18 яше тулгач, Нәфис абыйны армиягә алалар. Әлбәттә, бер дә икеләнмичә, Ватан алдындагы бурычын үтәргә дип хезмәт итәргә китә. Ул кансызлык хөкем сөргән Әфганга килеп эләгермен дип уйламый да. Менә шунда күрә дә инде дөньяның бөтен ачысын. Нәфис абый анда “КамАЗ” шоферы була. Солдатлар бу зур йөк машиналарында самолет өчен ягулык ташый.

Шулай беркөнне солдатларны тагын юлга чыгарып җибәрәләр. Көтмәгәндә әфганчылар аларга һөҗүм итә, ут ача. Бәхетсезлеккә, бер снаряд Нәфис абыйның машинасына туры килә һәм янгын чыга. Абыем үзе дә яралана, госпитальгә озатыла. Җәрәхәтләр бераз төзәлгәч, авылына, аны өзелеп көтеп торган әнисе, туганнары янына кайта. Тик ул Әфганны тиз генә оныта алмый. Йөрәк яндыргыч истәлекләр, кайтмый калган дуслары, башындагы җәрәхәтләре һәм аяк-кулларында гомерлеккә кереп калган ядрә кыйпылчыклары – барысы да үткәнне искә төшерә.

Әфган турында сөйләгәндә, Нәфис абый: “Без анда еш кына, Аллага шөкер, бүген исән калдык. Иртәгә ни булыр?” – дип уйлый идек. Әфганга нигә һәм кемне яклау өчен килгәнебезне ачык кына аңламадык”, – дип искә ала иде.

Кайтып бераз вакыт үткәч, Нәфис абый яңа тормыш белән яши башлый. Уразай авылына тракторчы булып эшкә урнаша, өйләнә. Тик бәхетле тормышы озакка бармый. Сугышта алган яралар тынгы бирми: Нәфис абый бакыйлыкка күчә.

Әлбәттә, мондый язмышлы кешеләр күптер. Бу мәгънәсез сугышта газиз баласын югалткан аналар йөрәге һаман сыкрый. Күп егетләребез анда вафат булды, гомерлек инвалид булып калды, бихисап күз яше түгелде.

Бу сугыш корбаннарын онытмасак иде. Алар алдында баш иеп, һәрвакыт истә тотыйк үзләрен.

Регина САБИТОВА.

Азнакай шәһәре гимназиясенең 11 сыйныф укучысы.

Ни генә күрми ир-егет башы, 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии