- 05.12.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №49 (6 декабрь)
- Рубрика: Архив
4нче декабрьдә Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның эштән алынуы һәм аның урынына Дәүләт Советы депутаты Рафис Борһановның куелуы билгеле булды. Энгель Фәттаховның кире Актаныш районына кайтачагы әйтелде. «Азатлык» милли мәгарифне тирәннән белгән белгечләр белән бергәләп Фәттахов заманындагы уңыш һәм җитешсезлекләрне барлады, Борһановтан ни көтәргә мөмкин, дигән сорауга җавап эзләде.
«ЭШЛИСЕ ЭШЛӘРЕ КҮП ИДЕ»
Милли мәгариф белгече, физика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллин Энгель Фәттахов үз иреге белән китми, ул – татар теле өчен көрәш корбаны дип белдерә. «Министр Фәттаховның эшен уңай бәялим. Милли мәктәпләрнең эчтәлеген яңартты. Ничә еллар дәвамында дәреслекләр мәсьәләсе хәл ителмәде, ул аны башкарырга тотынды. Татар телен укыту концепциясе булдырылды, «Сәлам» дигән яңа укыту методикасы эшләнә башланды, китаплар басылды, аны заманча фикерли торган, милли җанлы белгечләр, галимнәр тупланган команда башкарды. Милли мәгариф үзәге булдырылды, милли мәгариф кадрлар белән ныгытылды. Районнарда мәгариф башлыклары урынбасарлары милли мәгариф өчен җавап бирә башлады. Планнары күп иде. Телләрне укытуның фәнни нигезен булдыру, институтлар төзү планнары да бар иде. Аның министр булудан туктавы татар теле өчен көрәшенә бәйле. Милләтләргә басым дәвам итәчәк. Фәттаховны эшеннән алу – башкаларга сабак, «баш калкытмагыз, урыныгызны белегез» дигән ишарә булды», – дип сөйләде Лотфуллин.
Марат әфәнде фикеренчә, Борһанов министр итеп куелгач та, татар мәгарифен үстерү концепциясе эшләвен дәвам итәчәк. «Рафис Борһанов – татар мәктәбен тәмамлаган кеше, туган телен камил белә. Татар мәгарифен үстерү министрлар теләгенә бәйле түгел, ул телләрне үстерү буенча дәүләт программасына нигезләнеп эшләнә. Милли мәгариф, татар телен укыту концепциясе, яңа министр килсә дә, дәвам итәр дип уйлыйм», – ди Лотфуллин.
«ФӘТТАХОВНЫ ЭШТӘН АЛУ – ЗУР ХАТА»
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков ана телен укыту мәсьәләсендә Татарстан хөкүмәте бөтен гаепне Фәттаховка аударып калдырды һәм федераль үзәкнең бөтен күрсәтмәләрен йөгерә-йөгерә үтәде дигән фикердә.
«Фәттахов министр буларак мәктәпләрдәге авыр вазгыятьне сындырырга тырышып карады. Ул үзгәреш кертергә тырышкан беренче министр иде. Аңа республикадагы сәяси вазгыять нәтиҗәсе белән эшләргә туры килде. Бөтен хәрәкәтләре төптән уйланылган түгел иде. Әмма бөтен гаепне аңа йөкләү дөрес түгел. Аны һәм урынбасары Илдар Мөхәммәтовны эштән җибәрүне хата дип саныйм. Фәттахов – корбан. Гаепне кемгә дә булса аударып калдырырга кирәк иде. Аңа Мәскәү белән уртак фикергә килү бурычы йөкләнелгән иде, ул аны башкарырга тырышты, ләкин барып чыкмады. Эшли алмаган өчен алып ташлангандыр. Мәскәүнең сәяси курсы татарларга, урыс булмаган милләтләргә карата басым ясауга корылган. Энгель машина астына эләкте. Ә республика җитәкчелеге Сергей Кириенко алып барган сәясәткә берсүзсез буйсынды, бөтен күрсәтмәләрен йөгерә-йөгерә үтәде. Алар, министрны алмаштырдык, барысы да эшләнде, дип хисап тотачак.
Рафис Борһановтан да, башка министрдан татар мәгарифе өчен берни көтмим. Ул миңа таныш кеше түгел, аның үзенчәлеге дип татарча яхшы белүен әйтәләр. Тик алга таба да милли мәгариф белән бәйле вазгыять начарая барачак», – диде Дамир әфәнде.
«БОРҺАНОВ БЕЛӘН БОРЧАК ПЕШӘРМЕ?»
«СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков әйтүенчә, Энгель Фәттахов аларның мәктәбенең багучылар (попечительләр) шурасы әгъзасы булган.
«Энгель Фәттахов – намуслы кеше. Министр итеп билгеләнүенең икенче көнендә янына бардым, мөһим мәсьәләләр килеп чыкса, шалтыратырга мөмкин булачакмы, дигәч, ул берсүзсез кесә телефонын язып бирде, теләсә кайсы вакытта шалтыратыгыз, диде. Эшен иртәнге 7дә башлый иде, аңа шул вакытка килгәнем дә булды. Безне сәер мәктәп дип гел ябарга теләделәр, әмма ул безгә булышты.
Мин төрле җитәкчеләрне күрдем, шуңа күрә Фәттаховны алар белән чагыштыра алам. Энгель әфәнденең күңеле татар теле өчен көя иде. Аның тәҗрибәсе юк иде, шул сәбәпле барысы да уңай килеп чыкты, дип әйтә алмыйм. Бу – бик авыр хезмәт. Татар теле өчен көрәштә аны хуплаучылар булмады диярлек. Түрәләрне үз кәнәфиләре, акчасы кызыксындырды. Әмма Фәттахов, ихластан, татар теленең дәрәҗәсе күтәрелсен, дип тырышты. Ул ахыр чиккә кадәр көрәште.
Ул китәр алдыннан без күрештек. Минем позициямне сорады, мәхкәмә ничек барганы белән кызыксынды. Минем белән күпләр сөйләште, туктатыгыз бу көрәшегезне дип «киңәш» бирде, судтан гаризаны алыгыз, диделәр. Энгель әфәнде исә минем кулны кысты һәм: «Сезне чын шәхес дип белә идем, чыннан да, шулай икән», – диде.
Рафис Борһановны мин әлегә бары тик татар теленнән баш тартуны хуплап тавыш биргән депутатларның берсе, акыллы, тәҗрибәле түрә, дип кенә беләм. Аның белән борчак пешәрме – белмим», – диде «Азатлык»ка Шмаков.
МИЛЛИ МӘГАРИФТӘ ФӘТТАХОВ ЧОРЫ
2012нче елның октябрендә Энгель Фәттахов Татарстанның мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнде. Эшкә керешкәч тә, ул Татарстанда сәләтле балалар өчен татар телендә дә белем бирә торган гимназия-интернатлар челтәре булдырылачагын белдергән иде. Һәм мондый белем бирү үзәкләре унга җиткереләчәк, дип тә әйтте. Сәләтле балаларны укытуның үрнәк мәктәбе Актанышта эшләп килә иде инде.
Фәттахов Русия төбәкләрендә татар телен укыту, татар мәгарифен торгызу эшенә ныклап кереште. Өлкәләрнең мәгариф җитәкчеләре, укытучылар, татар җәмәгатьчелеге белән очрашуларны гадәткә кертте. Соңгы сәфәре Курган өлкәсенә булган иде, анда Энгель әфәнде татар теле укытылмаган мәктәпләрдә ана телен укыту тәкъдиме белән чыкты.
Мәктәпләрдә яулыкны тыярга тырышу да Фәттахов чорына туры килде. Татарстанда гына түгел, ә чит төбәкләрдә дә яулыклы укучыларның һәм укытучыларның хокукларын саклау өчен үз сүзен әйтә килде. Хатын-кызларның элек-электән яулык бәйләп йөрүләренә дә басым ясады. «Мин монда проблема күрмим. Юк җирдән проблема ясамаска кирәк», – диде Фәттахов.
Чит төбәкләрдәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү җайга салынмаган, күп мәктәпләр узган гасырның 80-90нчы елларында басылган дәреслекләр белән укытканда эшкә керешкән иде элекке министр. Татар мәгарифенең бу четерекле мәсьәләсен дә Энгель әфәндегә хәл итәргә туры килде.
Фәттаховның министр булып эшләве бала саны аз, шуңа оптимальләштерәбез дигән сылтау белән татар мәктәпләрен күпләп япкан чорга туры килде. Бу мәсьәләдә дә ул татар мәктәпләре ягына басты. Энгель әфәнде тырышлыгы белән Әгерҗе, Теләче, Биектау районнарында дистәгә якын мәктәп сакланып калган иде.
Фәттаховка кадәр министрлыкта татар милли мәгарифен контрольдә тоткан урынбасар юк иде. Энгель әфәнде Илдар Мөхәммәтовны 2014нче елның җәендә үзенең урынбасары итеп алды. Аңа кадәр Мөхәммәтов Казандагы 2нче лицей-интернатның мөдире булып эшләгән иде.
Наил АЛАН,
Римма ӘБДРӘШИТОВА
Татарстан прокуратурасы «7 дней» тапшыруында экстремизм тапмаган
Татар телен укытуга багышланган «Семь дней» тапшыруында Татарстан прокуратурасы экстремизм чагылышы тапмаган.
Бу хакта Татарстан прокуратурасына һәм Тикшерү комитетына шикаять итүче журналист Алсу Газизова үзенең Твиттерында хәбәр итә. Газизовага прокуратурадан килгән җавапта да, Тикшерү комитеты җавабында да Илшат Әминов сүзләре нәфрәт тудырмый, аларда экстремизм чагылышы табылмады, тикшерү уздыру өчен нигез юк, диелгән.
Журналист әлеге карарларны югары инстанцияләргә шикаять итәргә җыенуын белдерә.
Журналист Алсу Газизова change.org сайтында Владимир Путинга мөрәҗәгать урнаштырган иде. Анда ул президентны «республикадагы хокукый чамасызлыкка һәм урыс телле ата-аналарның кимсетелүләренә» игътибар итүне сорады. Газизова шулай ук ТНВ ширкәте җитәкчесе Илшат Әминовның «7 дней» тапшыруындагы чыгышын «милләтара низаг уятуның апофеозы» дип атады. Ул алып баручы Илшат Әминовның «минем балама икенче дәүләт теле кирәкми диючеләрне сай белемле кешеләр дип саныйм» дигән сүзләрен тикшерүне сорады.
Азатлык радиосы һәм Idel.Реалии «ят агентлар» исемлегенә кертелде
Русия юстиция министрлыгының сайтында эленгән белдерүдә Русиянең мәгълүмат чаралары турындагы яңа канунына ярашлы, Азатлык радиосы, Idel.Реалии проекты, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) корпорациясе, Сибирь.Реалии, Фактограф, Кавказ.Реалии, Крым.Реалии медиапроектлары һәм Хәзерге Заман телеканалы «ят агент функцияләрен башкаручы чит ил мәгълүмат чаралары» исемлегенә кертелүе турында хәбәр ителә.
Чит ил матбугат чараларын «ят агент» дип атау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан 25нче ноябрьдә имзаланган иде.
Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта «чит ил агенты» буларак теркәүгә җавап дип атады.
АКШ рәсмиләре Мәскәү гамәлләре тәңгәл түгел, АКШ һәм Русия кануннары аерыла һәм Русия «ят агент» канунын башкача фикер йөртүчеләрне дәшмәскә мәҗбүр итү һәм идеяләрне ирекле алышуга киртә кую өчен куллана дип белдерә.
Азат Европа/Азатлык радиосы (RFE/RL) медиакорпорациясе президенты Томас Кент Русия юстиция министрлыгының әлеге гамәле «корпорациянең Русиядәге эшчәнлегенә тагын да зуррак чикләүләр сала», дип белдерде. «Ул чикләүләрнең нинди булачагы әлегә төгәл билгеле түгел. Без министрлыкның һәм Русиянең башка рәсми оешмаларының белдерүләрен җентекләп өйрәнәчәкбез. Шул ук вакытта без Русиядәге аудиториябезгә төгәл һәм объектив мәгълүмат бирү максатында журналистлык эшчәнлегебезне дәвам итәчәкбез», – диде Томас Кент.
Тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Мария Захарова 4нче декабрьдә белдерүенчә, ят агент буларак теркәлгән мәгълүмат чаралары министрлыкта аккредитациясен югалтмаячак һәм «Русиядә журналист эшчәнлеген тыныч һәм бернинди киртәләрсез алып бара алачак».
Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы әлеге канунны «мәгълүмат чаралары ирегенә һөҗүм», – дип атады.
ТИҮ Дәүләт Шурасыннан татар телен мәҗбүри укытуның механизмнарын булдыруны таләп итә
Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм депутатларга мөрәҗәгать итеп, тел мәсьәләсенә кагылышлы чираттан тыш утырыш уздыруны таләп итте.
Мөрәҗәгатьтә ТИҮ әгъзалары татар телен дәүләт теле буларак укытуны тыю Русия Конституция мәхкәмәсенең Татарстанда татар һәм урыс телләрен тигез дәрәҗәдә укыту мөмкинлеген тану турындагы 2004нче елгы карарына каршы килә, дип саный.
Дәүләт Шурасы карары шулай ук «Татарстан Конституциясенең «Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре» диелгән 8нче маддәне дә боза дип саный ТИҮ активистлары.
«ТИҮ Дәүләт Шурасы депутатларына, Татарстан җәмәгатьчелегенә Конституциянең 8нче маддәсе тормышка ашырылмый, Татарстанда бары бер генә дәүләт теле – урыс теле генә гамәлдә, дип әйтеп килә. Әгәр татар теле дәүләт теле буларак дәүләт оешмаларында, медицина оешмаларында, мәхкәмәләрдә, мәгариф һәм башка өлкәләрдә кулланылса, беркем дә аны мәктәпләрдә укытуга каршы булмас иде. Киресенчә, ата-аналар татар телен нәтиҗәлерәк укытуны таләп итәрләр иде», диелә мөрәҗәгатьтә.
Активистлар фикеренчә, «Дәүләт Шурасы, ниһаять, чын сәяси оешма, Татарстанның дүрт миллион халкының конституцион хокукларын, Татарстан Конституциясен яклаучы булырга тиеш».
ТИҮ әгъзалары парламенттан чираттан тыш утырыш җыюны һәм Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен тормышка ашыру механизмнарын булдыруны таләп итә. «Әлеге утырышны татар телендә уздыруны таләп итәбез. Шулай гына без туган телебезне саклый алачакбыз. Тел – татар милләтенең яшәү шарты», дип тәмамлана мөрәҗәгать.

Комментарии