- 05.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №47 (30 ноябрь)
- Рубрика: Архив
– Беренче эшләп тапкан хезмәт хакымны Балык бистәсе районы Күки авылында комбайн ярдәмчесе булып алдым. Ул вакытлар хезмәт кенәгәмдә дә теркәлгән. Мәктәптә югары сыйныфларда укыганда, колхозга комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә кердем. Җәй башында комбайннарны ремонтларга керештек, урак башланганчы эшләнгән ремонт өчен бирелгән акчаны гаиләгә алып кайтып бирдем. Безнең гаиләдә тәрбия шундый иде, эшләгән акчаны өйгә алып кайтып, гаилә башлыгы – әтигә бирү. Аннан инде аңа я кием, я башка әйбер алдылар. Яки киләчәккә торсын дип, саклык банкына салып куйдылар. Ул әллә ни күп акча түгел иде, ләкин тир түгеп тапканга, бик кадерле булды. Комбайнда эшләгәндә, гадәттә, ашлык, икмәк белән бирделәр. Ул вакытта келәт тутырып эш хакы алдык.

Комментарии