- 05.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №47 (30 ноябрь)
- Рубрика: Архив
– 8 сыйныфта булганмындыр. Безне сыйныфташым Ләйсән белән Әлмәтнең Сабантуй мәйданына, зур бәйрәмдә дуэт белән чыгыш ясарга җибәрделәр. ИлСаф репертуарыннан «Кыр казлары җыры иде ул. Инде җырлап автобуска утыргач, кулыбызга ниндидер конверт тоттырдылар. Без әле башкалар белән чагыштырганда, бөтенләй кечкенә идек, аның ни икәнен дә аңламадык. Ачып карасак – 600 сум. Бу акчаны икегә бүлдек. Минем иң беренче эшләп алган хезмәт хакым 300 сумлык гонорар булды. Бик горурланып кабул иттем мин аны. Шундый зур бәхет иде! Нәрсәгә сарыф иткәнемне хәтерләмим. Ә менә 10нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, җәй көне Сәләт яшьләр үзәге белән Анапага ял итәргә бару максатыннан, 1 ай «Кока-кола компаниясендә реклама менеджеры, мерчендайзер булып эшләдем һәм ай ахырында 3 мең сум акча алдым. Әти-әни юллама акчасын гына түләде, үзем эшләп тапкан акчаны тегендә туздырдым. Шунда үзең эшләп алган акчаны сарыф итү ничек авыр икәнен аңладым. Үзең эшләп алган акчаның кадерен күбрәк беләсең.

Комментарии