ЯХШЫЛЫКНЫҢ ЯМАН ЯГЫ

Яхшырак булсын дип теләгән идек, һәрвакыттагыча килеп чыкты. Мәрхүм Черномырдин әйткән бу сүзләр бүген гыйбарәгә әйләнеп, тормышның һәр өлкәсендә актуаль яңгырый. Менә сугыш ветераннарына фатир өләшүне генә алыйк. Әби-бабайларга бәхетле картлык бүләк итәргә теләгән хөкүмәтебез тагын сынатты. “Салган баштан уйлап табылган, уйланылып бетмәгән, ярым-йорты нәрсәгә охшаган бу”, – диюче бер танышым белән 100%ка килешәм. Шуның сәбәпләрен язарга күптәннән кул кычытып йөри иде…

БАШНЫ АВЫРТТЫРУЧЫ КРЕДИТ

Фатир алучы бәхетлеләр исемлегенә кергән танышымны Габденур дип атыйк. Әлмәтнеке. Әлеге “бүләк” хакында иң беренчеләрдән булып ишетеп, май башында ук бөтен документларын җыеп, кирәкле җиргә тапшырган бик җитез бабай ул. Өч көн эчендә барысын да ерып чыгарга кушылган булган аларга. Үз дигәненә иреште Габденур бабай, афәрин, торак мәйданын эләктерде. “Бөтен җирем җитеш, картлык көнемдә гомер иткән нигеземнән аркан белән өстерәсәләр дә кузгалмыйм. Ә яңа фатирны оныгыма бүләк итәм!” – диде ул бер минут та икеләнмичә. Аннары бик шәп фатир алуларын, оныгының шунда яшәп ятуын кеше аша гына сыңар колак белән ишеттем. Шуннан бирле хәлләрен сорашканым, төпченгәнем булмады.

Беркөнне оныгы Марат белән очраклы рәвештә күрешеп, байтак кына сөйләшеп тордык. Ярлы кеше булмаса да, арткан җире дә юк Маратның. Фатир алгач, сөенгәндер, күктән төшкән акча бит дип уйлый идем, алай ук түгел икән әле. Кәефсез чагына туры килдемме, зарланудан башы чыкмады. Кем әйтмешли, бер рәхәтнең бер михнәте.

– Әй, аның артыннан йөргән айларны куркыныч кебек искә алам. Пычагыма да ярамаган бер белешмә артыннан өч кабинетка керә торган илдә 943 меңнең (әлеге программа нигезендә шушы сумманы дәүләт түли, ветеранның сайлаган фатиры кыйммәтрәк торса, калган өлешен үз кесәсеннән чыгарып сала – Л.З.) нинди бәягә төшүен чамалыйсыңдыр, – диде дә кул селтәп, җиргә төкереп куйды Марат. – Әлмәтнең яңа төзелгән бер йортында ике яруслы ике бүлмәле фатир алырга мәҗбүр булдым, чөнки юньлерәк тәкъдим ишетмәдем. Йорты матур, бүлмәләре иркен, фатирда бәдрәф кенә дә икәү! Ләкин бу фатирның бәясен ишеткәч, артка утыра яздым – 1 миллион 800 мең сум! Дүрт бүлмәле фатирны 1 миллион 200гә табарга мөмкин булган Әлмәт өчен бик кыйммәт бу. Аннары, ул соңгы катта урнашкан, ә лифт эшләми. Ветераннарны монда яшәтергә түгел, кунакка алып килеп күрсәтергә дә җай юк. Чөнки тугызынчы катка үрмәләргә яшь кешенең дә сәламәтлеге көчкә җитә. Кеше алмаган фатирны шулай ветераннарга таратып яталар, күрәсең.

– Башка чара, сайлау мөмкинлеге юк идемени?

– Нишләп булмасын! Күршедә генә яңа йорт калкып чыгарга тиеш. Шунда гади, арзанлы фатирлар да булачак, көтегез, диделәр. Ләкин минем һавадагы торнага ышанып яшисем килмәде. Кредит түләсәм түләрмен, аның каравы, урыным җылыда, үз фатирымда булыр, мин әйтәм. Менә ярты ел үтте инде, теге йортны төзи башлаганнары күренми, кайчан булачагы да билгесез…

– Ни генә дисәң дә, сез барыбер бәхетлеләр исемлегенә кердегез. Әби-бабаңның шатлыгы эченә сыймыйдыр?

– Баштан сөенделәр, бүген кыл өстендә яшиләр. Хәзер дәүләт ярдәменнән тыш кирәк булган теге 860 меңне кредит итеп, 15 елга бүлеп түләргә кирәк. Ятсаң да, торсаң да баштан шул бурыч чыкмый. Эш урыным да ышанычлы түгел, иртәгә җитәкчеләр нинди сюрприз күрсәтер икән дип торам. Тугызынчы дистәләрен ваклаган әби белән бабай да киләчәктән курка торган заманда яшәүләрен яхшы аңлый. Мин түли алмыйча, ул кредитның алар өстенә авуыннан дер калтырап торалар. Нәтиҗәдә, мин оттым, ләкин икенче яктан, бу программа ветераннарның тынычлыгын бозды дип әйтә алам. Кредиты-ние белән бергә фатирым миңа якынча 2 миллион ярымга төшәчәк. Аны соңыннан ул бәягә эт тә алмаячак. Җан асрарлык кына алучы ветеранга картаймыш көнендә мондый бәягә төшкән фатир кирәк булгандырмы, юкмы, анысын үзегез уйлагыз… – дип, сүзен җөпләп куйды Марат.

ӘБИ ҮЛДЕ, ПРОБЛЕМАСЫ КАЛДЫ…

Беркөнне редакциягә Минзәлә районы Югары Тәкәрмән авылыннан Шәмсия апа Гатина шалтыратты. Боларның проблемасы янында Габденур абыйныкы чүп кенә икән. Тиешле акчаны алырга чират торганда, ветеран әби җан-тәслим кылган. Хәзер Гатиннар теге фатирны да ала алмаячак, айлар буе кәгазь боткасында йөзүләре дә әрәмгә киткән, җитмәсә, беренче кертемнәре – 357 мең сумны да кайтарырга атлыгып торучы юк…

– Газетагызны укып барам, нишләп ветераннарга фатир өләшүнең проблемалы якларын язмыйсыз? Ул темага хатлар бөтенләй килмиме әллә? Бу михнәтләрне без генә күрәбезмени? – дип безне сүгеп тә атты Шәмсия апа. – Фатир каенанама – Миңнеҗәмилә Гатинага тиеш иде. Тик бу җәйне 40 градуслы эсселеккә йөрәге чыдамыйча, 97 яшендә үлде ул. Үзеннән соң менә нинди проблемалар калдырды бит, кем уйлаган! Авызга китергән ризыкны кире тартып алган кебек булды бу.

Дәүләтнең ветераннарга торак белән булышуы хакында Гатиннар соңга калыбрак ишетә. Шулай да тиз арада 20 мең сумга риэлтор яллыйлар, Яр Чаллыдагы 1 миллион 300 сумлык фатирны сайлыйлар, салымын түлиләр, килешүгә кул куялар, беренче кертемне ясыйлар… Ләкин ил җитәкчеләре вәгъдә иткән 943800 сум килеп җитми генә бит! Кайсы инстанциягә шалтыратсаң да, очына чыга торган түгел. Фатир хуҗасы да көтә-көтә көтек була. Алга китеп әйтәм – риэлторлар әйтүенчә, ветераннар белән сату-алу эшеннән фатир хуҗаларының да гайрәте чиккән, соңга табарак әлеге программа нигезендә эш алып барудан күбесе баш тарткан. Бәхетең булмаса, Кытайга барып та чәй эчә алмыйча кайтырсың, диләр бит. Август аенда әби үлеп киткәч, хәлләр бөтенләй икенче юнәлеш ала. Гатиннарның исәп-хисап счетын “туңдыралар” һәм вәссәлам! Һаман килеп җитмәгән 943 мең турында уйлау кайгысы калмый, Гатиннар үзләре салган 357 мең сумны кире алырга тели. Ләкин монысы да барып чыкмый. Закон буенча әлеге фатирны 6 айдан соң гына сатарга ярый икән. Димәк, бу очракта акчаны кайтару турында сүз февраль аенда гына булырга мөмкин. Анда да үзеңнең варис икәнеңне дәлилләп, суд юлы таптарга кирәк булачак. Кыскасы, алганда йолкып алалар, ә кире кайтарырга вакыт җиткәч, җелегеңә тияләр. Әйтерсең үзеңнең хәләл акчаңа түгел, башка кеше өлешенә кул сузасың…

– Бик читен, уңайсыз хәлгә калдык. Бу эшнең тәртибен рәтләп аңлатучы, бәйнә-бәйнә сөйләүче кеше дә булмады, ичмасам. Хәтта кредитка алырга мөмкин икәнен әйтмәделәр. Белгән булсак, хәзер эшли-эшли түләр идек. Өй сатып алу турында да башка килмәде. Ә болай никадәр акча, йөргән хакы әрәмгә китте! Күпме документ җыеп, мәш килдек. Каенатаның өч документында исеме өч төрле язылган булган. Паспорт өстәлендә утыручылар ясаган шул хата аркасында күпме юл газабы күрдек! Хәерлегә булсын, безгә язмагандыр, күрәсең, – ди 70 яшьлек Шәмсия Гатина.

– Әлеге программа уйланылып бетмәгән дип, хөкүмәтебезгә үпкәләп калучылар шактый шул…

– Әтием мин 3 айлык чакта сугышта үлгән. Гомеремдә бер генә мәртәбә дә “әти” дип әйтә алмадым. Без интекмәдекме әллә? Ире сугышта үлгән хатыннарны, аларның балаларын белүче дә булмады. Ә исән кайтучылар йә завсклад, йә колхоз рәисе кебек яхшы эштә эшләде, 5әр баланы иркенләп үстерделәр. Бөтенесе майда йөзде. Тол хатыннарны мыскыл итеп, ятим балаларны мәсхәрәләп тордылар. Хәзер шуларга фатир өләшәләр. Анда да тигезлек юк… Кемнедер аерып, үпкәләтеп калдырырлык булгач, берәүгә дә бирмәсеннәр иде. Моңарчы тыныч кына яшәдек әле, бер дә хәер сорашмадык.

ГЕРОЙЛЫКЛАР

Эзли китсәң, бу яхшылыкның яман ягы турында интернет челтәрендә дә мәгълүмат тулып ята. Тверь өлкәсендәге Вышний Волочек йортында булган вакыйга турында укыгач, тәнем чымырдап китте. Сугыш герое Николай Дудин, торак метрларын көтүдән туеп, үз-үзенә кул сала. Өстенә бензин сибеп, үзенә ут төртә ул! Шуның нәтиҗәсендә, аның белән бергә интернатның тагын 8 карты янып үлә. Ләкин бераздан ачыкланганча, Дудин үз үлеме белән 8 бабайга фатир алырга ярдәм иткән. Менә шундый геройлык!

– Янгыннан соң ике көн үтүгә, безнең төбәккә ветераннарга дигән торак субсидияләренең барысы да Мәскәүдән килеп җитте. Чиратта торучы 8 кеше дә шундук фатирлы булды! Дудинга дигән сертификат та килде. Кызганыч, аны тапшырырга кешесе генә юк, – дип хәбәр итә Вышний Волочек шәһәре социаль ярдәм бүлеге җитәкчесе Елена Казачук.

Менә шундый нервы бозулардан ветераннар сирәгәя тора, ә аларга дигән сертификатлар һавада эленеп кала. Ләкин моннан кәсеп ясап, баеп ятучы чиновниклар да бар. Мәсәлән, Сахалинда яшәүче ветеран Валентина Мельниковага бюджет 1,5 миллион сум бүлеп бирә. Ләкин бер социаль яклау хезмәткәре бу акчаны күпсенеп, яртысын үз кесәсенә шудырмакчы була. Чиновник хатынның риэлторлык сәләтләре дә калкып чыга – 700 мең сум торган фатир табып, аның хуҗасын: “1,5 миллионга саттым”, – дип, килешүгә язарга күндерә ул. Эш бетте генә дигәндә, уңыш бу хатынга арт ягы белән борыла. Үзенең саксызлыгы һәм сабырсызлыгы аркасында тотыла ул. Хәзер каракның язмышы суд эскәмиясендә хәл ителә.

Монысы медальнең икенче ягы. Әлбәттә, бәхет елмаеп, балаларын һәм оныкларын фатирлы итүче ветераннар да күп булды. Болар, гадәттә, документларын майның беренче яртысында илтеп тапшыручы җитезләр. Әмма гомуми саннар уйландыра. Русиядә чиратта торучы 137,5 мең ветеранның әле 45 меңе генә тораклы булган! Ә 9 меңе үлем һәм башка сәбәпләр аркасында исәптән төшерелгән. Татарстанда исә чиратын көтүче 12 мең ветеранның 6 меңенә генә өй туе үткәрергә насыйп булган, Мордовиядә – 4 мең 112 кешенең 1 мең 956сына гына… Сугыш белән чагыштырсак, без хәзер 1941-42 елларда: нәтиҗәләр аз, ләкин корбаннар күп. Гаделлек һәм ветераннарга булган хөрмәт шушы микәнни ул?! Йөзләгән миллиард сум бүленде дип шапырындылар, тик бөтен кешегә җитәрлек, үпкәләштән булмаслык итеп өләшү турында хөкүмәтебез уйлап бетермәде. 50шәр мең булсын, тик һәр тиешлегә җитсен. Һәм иң мөһиме – тоткарлыксыз, коррупциясез, караклык һәм мыскыллаулардан башка үтәлсен. Яшьләр мондый хаксызлыклар белән көрәшә алса, ветераннарның мөмкинлеге юк. Аларның гомерләре кыл өстендә кала. Сугыш вакытындагы кебек.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

“Тормыш тоткыны”

Тормышым минем – гүя төрмә,

Чикле һәрбер адымым.

Әчесен дә, төчесен дә

Үз җилкәмдә күп татыдым.

Очыйм дисәм кош булып

Каерылган шул канатым.

Түзә алмыйча авырлыктан

Сынауларда да күп сынаттым.

Елга түгел, гомерлеккә

Чикләнгән шул ирегем.

Сәгатьләрдән минут санап,

Яшим учка кысып йөрәгем.

Адым саен җир убыла,

Төпсез тирән аның упкыны.

Мин бу тормышның гомерлеккә

Хөкем ителгән тоткыны.

Мөнир ШАКИРОВ.

Әтнә районы, Күшәр авылы.

Комментарии